+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 декабрь 2021, 04:35

Данир Сабиров Салаватка төркеменә укырга ничек кергән?

Җиңел булмагандыр инде ул әй.

Данир Сабиров Салаватка төркеменә укырга ничек кергән?Данир Сабиров Салаватка төркеменә укырга ничек кергән?
Данир Сабиров Салаватка төркеменә укырга ничек кергән?
Пародияләр остасы Данир Сабиров инстаграмда үз сәхифәсендә биографиясен язуын дәвам итә.

Данир чираттагы бүлегендә ничек итеп Салават төркеменә укырга керүе турында язган.

«Салават төркемендә бер генә буш урын, ә анда укырга күчәргә теләүчеләрнең саны — өч. Бер егет курчак театры бүлегеннән, икенчесе театральныйдан, өченчесе - мин - хореография бүлегеннән. Комиссия җыелган. Керү белән сораулар яудыралар.

Беренче малай керде дә, Салават абый сорый:
— Кайдан кердең?
— Курчак театры факультетыннан.
— Курчаклар туйдырдымыни? Ярар, нәрсә эшли беләсең?
— Җырлый беләм.
Җырлап күрсәтте.

Икенче малай керде.
— Кайдан кердең?
— Театральныйдан.
— Нәрсә эшли беләсең?
— Монолог сөйлим.
Сөйләде монологын.

Мин кердем.
— Кайдан кердең?
— Бәй, абый, күрмәдегезмени? Ишектән!
— Нәрсә эшли беләсең?
— Нәрсә кирәк — шуны эшлим.

Салават абый кычкырып көлеп җибәрде һәм шулчак телефоны шалтырады да, комиссиягә: «Бу малайда акыл юк, әмма юмор бар. Кәефне күтәрде. Ярар, алабыз!» — диде дә, телефоннан сөйләшергә дип чыгып китте.

Ура! Мин Салаватта укыйм! Ике җөмлә әйткән өчен укырга алдылар», — дип язган юморист.

Фото: blogger.ru 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас