+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 декабрь 2021, 05:43

Салават Айдарның помадасын ашаган

Зәкиечның теленә эләктеңме, чыда гына инде ул!

Айдар Галимов белән Салават Фәтхетдинов икесе дә Башкортстанның да, Татарстанның да халык артистлары, икесен дә халык бердәй ярата. Күптән түгел «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге зур концертлар залында 22нче Халыкара «Татар җыры — 2021» фестивалендә алар, гадәттәгечә, бер-бер артлы чыгыш ясаган. Кайбер башка җырчылардан аермалы буларак, алар икешәр җыр башкарган.

Салават Зәкиевич беренче җырын башкаргач, кулъяулык белән иреннәрен сөртеп куйган. «Гомер буе Айдар Галимов артыннан җырлап, шуның помадасын ашадым инде», — дип шаярткан ул. Бу шаярту гына җитмәстәй тоелгач, тагын бер хәл турында сөйләгән. «Уфада Айдар сәхнәгә чыкты да, мин барлыгын онытып җибәрде, ахры. Мин монда ветеран дип сөйли. Чыккач әйттем инде: «Син ветеран булгач, мин кем? Памятник?» — дип сөйләгән халык артисты.

"Ну кто его посадит, он же памятник!" Айдар да түзгән инде...

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас