Стәрлетамак районында 16 татар авылы бар. Шуларның иң борынгысы булып 2019 елда 350 еллыгын билгеләгән Талач авылы тора. Шушы датага багышлап, Светлана һәм Әмир Гобәйдуллиннар “Талач – 350 ел” дигән китап әзерләп бастырган. Авыл тарихын тирәнтен өйрәнүчеләр буларак, район хакимияте музей ачуда ярдәм сорагач, Гобәйдуллиннар бу эшкә җиң сызганып тотынган. Талачтан һәм тирә-як авыллардан татар халкының көнкүреш әйберләрен, җиһазлар җыярга алыналар. Экспонатлар туплангач, стендлар ясау эшен башлыйлар.
Музей алдында татар халкының көнкүреш җиһазлары урын алган. Эчкә үткәч, килүчеләр диварга урнаштырылган тәрәзә аша авыл тарихы белән таныша ала. Монда салам түбәле йорт, үрелгән читән, баткак юллы авыл урамнары төшерелгән фотоларны XXI гасырның профнастил белән тышланган биек, матур йортларының сурәтләре алыштыра.
Музейның бер бүлмәсендә татар йорты тергезелгән. Монда халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләренә бәйле бай экспонатлар урнаштырылган. Шуларның берсе – йортны җылытучы һәм ризык пешерү урыны да булган мич. Бабаларыбыз өчен бик мөһим роль уйнаган сәке дә куелган. Сәкедә көндез ашасалар, кич – кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, төнен ул йоклау урыны булган. Йорт җиһазлары арасында сандык та бик кирәкле саналган, аңа түрдән урын бүленгән. Сырлап эшләнгән сандыкта гаиләнең иң затлы һәм кирәкле әйберләре сакланган. Аның ачкычы да гаилә башлыгының үзендә саклана торган булган.
Түрдә эленеп торган бишекне дә гаилә башлыгы, гадәттә, үз куллары белән ясаган. Ә инде аның япмасын яшь әни матур бизәкләр белән чиккән. Менә шушы тарихи җиһазларны, татар халкының киемнәрен, көнкүреш әйберләрен, савыт-сабаның барысын да татар йортында күрергә була.
Хәрби һәм Хезмәт даны залы да зәвык белән эшләнгән. Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында материаллар урнаштырылган стендларда Советлар Союзы Геройлары, орденнар кавалерлары белән танышырга мөмкин. Бу бүлектә, шулай ук, китаплар, истәлекләр, көндәлекләр куелган. Бу залда Стәрлетамак районы картасы, татар авыллары, тарихы чагылдырылган стендлар да урнаштырылган. Шулай ук, Социалистик Хезмәт Геройлары, Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, Хезмәт Даны орденнары кавалерлары һәм башка казанышларга ирешкәннәр, халык хуҗалыгы тармакларының атказанган хезмәткәрләре, герой-аналар турында стендлар аша бик күп мәгълүмат алып була. Стәрлетамак районы язучылары, шагыйрьләре, туган якны өйрәнүчеләр турында тупланган мәгълүматлар витриналарга урнаштырылган. Шулай ук, 7 авыл Советы һәм аларның территорияләрендә урнашкан 16 татар авылы тарихы турында стенд куелган.
“Татар ихатасы” аша хуҗалык эшчәнлеге һәм кәсепләр турында күзалларга мөмкин. “Ихата” Талач авылы фотосурәте фонында читән белән әйләндереп алынган. Умарталык рәсеме фонында колхоз умартачылык белән шөгыльләнгән чорда кулланылган кирәк-ярак куелган. Шулай ук балык тоту җайланмалары, агач эшкәртү кораллары, талдан үрелгән савытлар һәм башка көнкүреш әйберләре дә үз урынын алган.
Авыл янындагы таулар фонындагы фотосурәттә көнкүрештә кулланылган балчык төрләрен дә күрергә мөмкин. Монда кирпеч сугу, киез итек басу өчен калыплар, көянтә һәм аны ясар өчен кулланылган коралларны да күреп була. Бу бүлектә, шулай ук, бик күп эш кораллары куелган.
“ХХ гасыр казанышлары” залында татар авылларында белем һәм мәктәпкәчә тәрбия бирүне үстерүдә, журналистлар һәм актив язучылар, сәламәтлек саклау, спорт һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр турында мәгълүмат бирелгән. Бу залда шушы чорның җиһазлары, көнкүреш әйберләре куелган.
— Музейны ачуга бик күпләр үз өлешен кертте. Иң беренчеләрдән булып ярдәм кулын сузучы Заһир Гаделшин булды. Ул — җырчы Асия Смакованың бертуган энесе. Кызганыч, Заһир абый вакытсыз вафат булды. Шулай ук, беренчеләрдән булып Руслан Насыйров, Илдар Тимергалин да акчалата ярдәм күрсәтте. Талач фермерлары Хәниф Мәхмүтов, Илнур Гобәйдуллин, “Авангард”тан Рамил Ибраһимов, эшкуарлар Илдус Нигъмәтуллин, Дамир Әһлиуллин музей ачуга үз өлешен керттеләр. Социаль хезмәткәрләр Фәйрүзә Хөснетдинова, Луиза Фәйзуллина һәр йортка кереп, авылдашлардан акчалата ярдәм итүләрен үтенде.
Экспонатларны Стәрлетамак, Күгәр-чен, Авыргазы, Әлшәй, Ишембай районнарыннан авылдан-авылга йөреп җыйдык. Шушы зур эшне башкарып чыгарга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтләремне җиткерәм. Шулай да, әлеге көндә дә музейга спонсорлар ярдәме кирәк, – ди музей җитәкчесе Светлана Гобәйдуллина.
“Ил төкерсә, күл була” дигәннәре нәкъ шушы очракта әйтелә дә инде. Талачлыларның бердәм булып, үз авылының тарихына ихтирам белән караулары мәртәбәле эшләрендә чагыла.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Стәрлетамак районы.