

Әлеге гаилә 20 ел элек корылган булган. Җырчы ире биюче хатынын бер көн дә эшләтмәгән, билгеле. Үзе шул вакытта, күршем әйтмешли, "апарууук кына" мөлкәт җыйган. Күзлекне киеп, счет төймәсен тартып, байтак кына утырсаң да санап бетерерлек түгел.
Гаиләнең Хамовники бистәсендәге иркен фатиры 230 миллион сумга якын тора. 300 квадрат метрлы апартаментлар Анна ханыма рәсмиләштерелгән. Лепсның үз милкендә премиум-класслы торак комплексында төзелә торган фатир бар. Әлегә 1905 ел урамындагы 83 квадрат метр мәйданлы торакның бәясе 70 миллион сумга бәяләнә.
Җырчы Яңа Рига шоссесындагы ике йортка ия – берсе 1555 квадрат метрдан артык, ә икенчесе - 2421 метр. Ике йорттан да искиткеч табигать пейзажлары күренә. Лепс 49 елга ике гектар урман арендалый.
Моннан тыш, биш ел элек Григорий Тверь өлкәсендә Идел буенда 4,2 гектар җир сатып алган. Төзелеш өчен зур участок урман эчендә, елга үзәненнән 650 метр ераклыкта урнашкан. Ир белән хатын бүлешәчәк мөлкәтнең гомум бәясе 1 миллиард сумнан артык.
Бу кадәр йортларда яшәр өчен берничә гомер кирәктер инде ул... Тик менә ирнең - 13, хатынның 7 затлы машинасында йөрергә вакытлары булырмы икән?
Әйткәндәй, ире эшләп тапкан мөлкәтнең нәкъ яртысы хатынга күчә. 30, 40 процентлар белән вакланып тормаган, Анук түтәй, маладис!
Фото: "ВКонтакте"