1960 елда без, Учалы районының бер тирәдәрәк утырган Гаделша, Яһүдә, Ташкыя, Мәскәү, Сораман, Көчек-Маяк авылларында башлангыч сыйныфларны тәмамлаганнар, Науруз урта мәктәбенә укырга төштек. Мәктәп, яңа интернат һәммәбез өчен дә икенче туган йортыбызга әйләнде.
Ахун авылында туып-үскән, ул чакта инде яше шактый өлкәнәйгән Әсма Мөслимова безне башкорт теле һәм әдәбиятыннан, немец теленнән укытты. Үтә дә гадилеге, ихласлыгы, балаларга искиткеч ихтирамлы булуы, һәркемне тиң күрүе, фикер тирәнлеге, төпле тел һәм әдәбият белеме аны укытучылар, ата-аналар, авыл кешеләре арасында чын мәгънәсендә халык мөгаллимәсенә әйләндергән иде. Игелекле, олы йөрәкле Әсма Әхмәтвәли кызының тормыш юлын күздән кичерик.
Журналист Фәрит Фаткуллинның 2018 елда чыккан “Кызыл таң” шәхесләре” дигән китабында Әсма апа турында да мәкалә бар. Автор аны язарга әзерләгәндә апаның бердәнбер улы Батыр, укучылары — җырчы Наҗия Аллаярова, композитор Абрар Габдрахманов, журналист-тарихчы Рәүф Насыйров белән сөйләшкән, алардан мәгълүматлар алган.
Китабында автор яза: “Безнең гәзит редакциясенең элекке хезмәткәрләре арасында теге яки бу җәһәттән беренче яисә бердәнбер саналырлык кешеләр дә байтак җыела. Ә менә Әсма Мөслимованы беренче дип тә, бердәнбер дип тә әйтергә мөмкин. Ул — безнең редакциягә эшкә кергән беренче хатын-кыз журналист...”
Чынлап та, озак вакытлар журналистика ир-егетләр һөнәре дип кенә исәпләнгән. 70нче еллар уртасында да әле “Кызыл таң”да ике, күп дигәндә өч хатын-кызның журналист булып эшләгәнен мин дә хәтерлим. Әсма апага килгәндә, ул — бу гәзит хезмәткәрләре арасында бердәнбер булган БАССРның һәм РСФСРның атказанган укытучысы.
Учалы районының Ахун авылы халкы борын-борыннан үзенең дини һәм укымышлы булуы белән аерылып торган. Әсма Мөслимова биредә 1905 елның декабрендә дөньяга килгән.
Тарихка күз салсак, беренче Бөтендөнья сугышы вакытында ук әле авылда тәү башлап китапханә (“изба-читальня” дип йөрткәннәр), кызлар өчен мәктәп эшләгән. Гыйлемгә омтылучан кыз шунда укырга-язарга өйрәнеп ала, китапларны йотлыгып укый, аеруча әдәби әсәрләрне кулыннан төшерми. Тукай, Гафури иҗаты белән ныклап кызыксына, Гафуриның “Укучы кызлар җыры” шигыре аңа нык тәэсир итә. Әсма бөтен күңеле белән арытаба белем алырга, иҗатка омтыла. Каләмен эшкә куша башлый. 1924 елның җәендә Уфа педагогия техникумына укырга керә. Шул ук елда “Яңа авыл” гәзитендә “Хатын-кыз авазы” дигән беренче шигыре чыга. Акчага кытлык кичереп йөргән Әсмага урамда Гобәй Дәүләтшин очрый: “Шигырең өчен гонорар барып ал, сеңлем!” — ди.
Гобәйнең сеңлесе Асия ахирәте Әсманы редакциягә алып бара. Асия бүлмәгә керү белән: “Менә өстәл артында язышып утырганы Гариф Гомәр, икенчесе Мәҗит Гафури абыйлар, таныш бул”, — дип Әсмага борыла. “Шигырьгә күп үзгәртү, шомарту кирәк булмады, сеңлем, синдә өмет бар, котлыйм, язышуыңа шатмын”, — дип Гариф абый оялчан Әсмага алчак елмая. Мәҗит абый да боларны күзәтеп утырганнан соң канәгатьләнүен йөзенә чыгарып: “Әсма сеңлем, язуыңны дәвам ит, яхшы укы, редакция юлын онытма. Мин Учалы якларын, Ахун авылын, анда яшәгән Даушевларны беләм, бик хуп”, — дип уңышлар тели.
Бу очрашудан соң Әсмага канат куялармыни! Бихисап шигырьләр шәлкеме җыела, алары да Мәҗит Гафури катнашлыгында тикшерелә, киңәшләр бирелә, язганнары гәзит битләрендә ешрак күренә башлый. 1927 елның 23 февралендә Әсманы “Яңа авыл” гәзитенә эшкә алалар. Хыялы тормышка аша! Югарыда телгә алынган язучылар, аларга өстәп Даут Юлтый, Имай Насыйри, Төхвәт Янәби, Булат Ишемгулов белән тыгыз аралашып иҗат дөньясына чума ул.
1928 елның җәендә редакция хезмәткәрләренең байтагы хәрби өйрәнүләргә, берничәсе ялга китә, гәзит чыгару, хәбәрчелек эшен оештыру Мәҗит Гафури һәм Әсма Мөслимова җаваплылыгына калдырыла. Гафури соңрак редакциядән китсә дә, атнасына ике тапкыр кереп-чыгып йөри, киңәш-тәкъдимнәрен әйтеп китә. 1929 елның 8 Март бәйрәме уңаеннан М. Гафури, С. Кудаш, Г. Гомәр, Т. Янәби, Г. Габбасов Әсма торган фатирга килеп, әдәбият хакында чын күңелдән әңгәмә коралар, яшь шагыйрь-әдибәгә уңыш-
лар телиләр, җырлашып та утыралар. Соңыннан да мондый итагатьле очрашуларның дәвам итүе әдәбиятка кереп барган Әсмага илаһи көч, милли рух өсти.
Әсманың арытаба югары белем алуына өлкән абыйларының теләкләре, киңәшләре, соңрак ярдәмнәре дә булып тора. 1929 елның августында Казанга юл тота, педагогия институтына укырга керә, каникулларда Уфага кайтып эшләп ала. Утызынчы еллар, коллективлаштыру чоры. Урындагы власть вәкиле буларак, район авылларында аң-белем тарату эшен үз кулына ала. Үзе иҗат иткән патриотик, илгә, туган җиренә багышланган шигырьләре, ялкынлы чыгышлары ярдәмендә агитатор-шагыйрә Әсма халыкка изге иман нурлары өләшә. Бу мәлдә Әсма Мөслимова чын мәгънәсендә халык трибунына әйләнә. Шагыйрә, журналист буларак аның исеме Татарстанда да киң тарала, студент елларында дистә-дистә мәкаләләрдән тыш, шигырьләр җыентыгы да нәшер итеп өлгерә.
Диплом алгач та Уфага коммунистик институтка укытырга кайта. Әсманың педагогик, әдәби һәм җәмәгать эшчәнлеге белән Мәҗит Гафури гомеренең соңгы көннәренә кадәр кызыксынып тора, очраган саен акыллы киңәшләрен дә җиткерә.
Утызынчы еллардан соң Әсма Мөслимованың исеме озак кына вакыт билгесезлектә калып, югалып тора.
Ул фаҗигале еллар искә төшсә, тәннәр калтырый. Шәхес культы аркасында язмышлар кыйратылуы, асыл затларның атылуы, сөргеннәргә озатылуы, гаиләләр тамыры белән корытылуы — болар барысы да тоташ илгә килгән коточкыч системаның үз халкына каршы гафу ителмәслек җинаяте иде. Муса Мортазин, Әхмәт һәм Әхмәдулла Исәнчуриннар кебек йөзләрчә, меңнәрчә гүзәл шәхесләребез юк ителде, халык хәтереннән озак елларга алып ташланды. (Әхмәдулла Исәнчурин Әсма Мөслимованың тормыш иптәше була).
Әсма апа Уфаны калдырып, кечкенә улы Батыр белән районыбызга укытырга кайта. Науруз авылында яши башлый. Шунда үскән Батыр да, Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлап, шул ук мәктәпкә эшкә кайта. 9нчы сыйныфта ул безгә дә машиналарны өйрәнү буенча дәресләр бирде. Бик шәп шахматчы да иде.
Батыр Әхмәдулла улы ихлас күңелле, юмарт сүзле, фотога төшерүче, Ирәмәлгә оештырылган походларда алыштыргысыз җитәкче-юл күрсәтүче, курайчы, башкорт халкының милли уен коралларын агачтан сырлап ясаучы, аларда өздереп уйнаучы, пропагандалаучы, Учалының, Башкортстанның какшамас, һәрчак юлдагы рюкзаклы патриоты, киң мәгълүматлы эзтабары булып күңелләребездә уелып калган. Арытаба М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының физика лабораториясе җитәкчесе хезмәткәре булып, гомеренең соңгы сәгатенә кадәр һөнәренә тугры калды. Студентлар, педагоглар бүген дә ул абзыйны үз кеше дип телгә ала.
Батыр Әхмәдулла улы түбәндәгеләрне сөйләгән иде: “Әти-әни утызынчы еллар башында өйләнешкән. Тәүге ике кызлары скарлатина авыруыннан үлгән. Әтием — Ырынбур өлкәсендәге Имангул авылыннан (Бәхтигәрәй Шәфиев та шуннан). Мәскәүдә Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясенең агрономия факультетын тәмамлагач, Йомагуҗа районына эшкә җибәрелә. Әни дә шунда мәктәптә укыта. Әтигә бер генә ел эшләргә насыйп була.
Партиянең Башкортстан өлкә комитетының икенче секретаре Әхмәт Исәнчурин “халык дошманы” дип кулга алына, хөкем ителә. Аның икетуганы — минем әти Әхмәдулла Исәнчурин да 1937 елда кулга алына, атып үтерелә. Мин исә аның вафатыннан соң — 1938 елның апрелендә дөньяга килгәнмен...”
Балачактан салынган сүз кодрәтенә, шигъри юллар осталыгына, ялкынлы чыгышлар трибунына, хатын-кызлар советы җитәкчесенә, гомеренең соңгы көненә кадәр район, республика гәзитләре, үзе яратып әйткәнчә, милли матбугатыбызның тынгысыз хәбәрчесенә әйләнгән Әсма апабыз районыбызның йөзек кашы булды.
Әсма апа 1970 елда Уфага күченде. Шуннан башлап улы Батыр аның уң канаты, ныклы терәге булды. Әнисе соңгы сулышын алганчы, сигез ел ярдәменнән, игътибарыннан ташламады.
Мондый гүзәл затларыбызның намуслы хезмәте, чиксез рухи байлыгы, халкына булган тирән сөюе, иманына тугрылыгы кешеләр күңелендә саклана.
Рәүф Шаһиев,
филология фәннәре кандидаты.
Учалы шәһәре.