+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 декабрь 2021, 07:25

Залның яртысы да тулмады...

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның концерты ничек узган?

Залның яртысы да тулмады...
Залның яртысы да тулмады...
Күптән түгел ул Самарага килгән. Ләкин аның концертын оештыручы кеше "Бердәмлек" хәбәрчесенә концертларның бик авыр узуын белдерә. Барысы да куар-кодка барып тоташа икән.

- Хәл катлаулы. Күпләрдә ул юк. Концертларга килүче халык саны да нык кимеде. Күбесе чир йоктырудан курка. Алдагы елларда Әнвәр Нургалиев чыгышларын карарга теләүчеләр залга сыймый иде. Ә соңгы концертында залның яртысы да тулмады.

Шулай да концерт югары дәрәҗәдә оештырылды. Барлык чикләүләрне дә күздә тотып, 300ләп тамашачы җыелды. Төркемгә яңа җырчы Айгөл Рәхимова кушылган. Җырларны Әнвәр чын күңеленнән башкарды. Гомумән, ул үзе ихлас күңелле, игелекле һәм талантлы кеше, - дигән ул.

Фото:  tatar-infopm

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: