Һәрхәлдә, ул үзе шулай уйлый. Һәм хейтарларына җавапны да оста кайтара.
"Тазаргансың!", "дуңгыз кебек", "симез" - сез мине бу хакта белми дип уйлыйсызмы? Мин бит ул корсакны бәлеш ашап үстермәдем. Мин бит өч бала анасы. Әйе, мине бу борчый. Ләкин диастаз (расхождение брюшных мышц) операция белән генә җыела. Аны ачып тегәргә кирәк!... Ләкин әле эшли алмыйм, балам кечкенә, гел кулда", - дип язган ул.
Үзенә 42 яшь булуын да әйткән. "Сезгә НЛ тынгы бирми. Ник булышмый дисез. Миллион да беренче тапкыр язам: НЛ ябыктырмый. Ябыгу проектлары гына ябыктыра", - дигән ул. Ул үзен кимсетер өчен шулай язуларын аңлый. Ләкин бу сүзләргә ушы китмәвен билгели. Һәм дус яшәргә чакыра.
Фото: intertat.ru