+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 декабрь 2021, 12:50

"Идел буе музыкасы"н ишетми калмагыз

"Идел буе музыкасы" - табигать үзе язган көй ул. Идел буе федераль округы - илдә беренчеләрдән булып үзенең уникаль көйләрен булдырган төбәк.

"Идел буе музыкасы"н ишетми калмагыз"Идел буе музыкасы"н ишетми калмагыз
"Идел буе музыкасы"н ишетми калмагыз



Композициясенең нигезендә округ төбәкләрендәге төрле географик объектларның биеклек күрсәткечләрен "Роскартография" белгечләре тарафыннан тавыш тирбәлешләренә салынган көй ята. Шул рәвешле алынган 14 аерым композиция «Идел буе музыкасы» бердәм музыкаль әсәренә әверелде.
20 декабрьдән төбәк телеканалларында теге яки бу төбәкнең аудиовизуаль йөзен күрсәтүче композицияләр тизер-фрагментлары барлыкка киләчәк. Ә туган җиребезнең музыкасын һәм ландшафтларның бөтен матурлыгын Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты сайтында күрергә һәм ишетергә мөмкин булачак http://pfo.gov.ru
"Идел буе музыкасы" премьерасы бүген була.
"Музыкаль проект Русия рельефын актуальләштерү буенча эшләрне башкару процессында барлыкка килде. Без аның өчен Идел буе федераль округын, чыннан да, уникаль ландшафтны сайладык. "Роскартография"нең композитор Михаил Мищенко һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты белән хезмәттәшлеге экспериментның нәтиҗәсе булды», - дип сөйләде "Роскартография"нең генеральный директоры Сергей Карутин.
«Белгечләр Идел буе федераль округы калкулыкларының, тигез җирләрнең, елгаларның һәм тауларның күрсәткечләрен тавыш тирбәлешләренә әверелдерде. Нәтиҗәдә, безнең округның һәр төбәге – Киров өлкәсеннән алып Ырынбур өлкәсенә кадәр, Идел ярларыннан алып Пермь краендагы Урал тавы итәкләренә кадәр – «яңгыраш алды». Тауларның тибрәлеш графиклары Русиянең иң эре территориаль берәмлекләренең берсе булган тектоник музыка нигезенә ятты", - дип хәбәр иттеләр Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә.
Графикларны музыка тирбәлешләренә яраклаштыруны «Космонавтика» төркеме үткәрде. Аранжировка белән композитор Михаил Мищенко шөгыльләнде: «Миңа музыка һәм табигать симбиозы һәрвакыт кызык булды, һәм монда без бу ике төшенчәне берләштердек. Хәзер сәнгать һәм фән бәйләнешен күрергә генә түгел, ишетергә дә мөмкин», - диде Михаил Мищенко.
Туган җиребез музыкасын һәм ландшафтларның бөтен матурлыгын проектның видеоклибын карап бәяләргә мөмкин. http://pfo.gov.ru/), ә композицияне түбәндәге адрес буенча күчереп алырга була: https://yadi.sk/d/_l5xgkOQE9r6lw
Михаил Мищенконың «Идел буе музыкасы» альбомының пресс-релизы 2022 ел башына Яндекс мәйданчыкларында чыгачак: Яндекс.Музыка һәм Apple Music.
Вәкаләтле вәкилнең рәсми сайты: pfo.gov.ru
Идел Буе Музыкасы-Яндекс.Тәлинкә
disk.yandex.ru

Фото: http://pfo.gov.ru

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас