+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 декабрь 2021, 11:40

"Теләкләр чыршысы" акциясе дәвам итә

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашуын хәбәр итте.

"Теләкләр чыршысы" акциясе дәвам итә"Теләкләр чыршысы" акциясе дәвам итә
"Теләкләр чыршысы" акциясе дәвам итә


"Инде традициягә әйләнгән «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнаштым. Аның асылы - мөмкин кадәр күбрәк балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә бәйрәм бүләк итү. Шуңа күрә без Хөкүмәт әгъзалары белән акциягә бик теләп кушылдык.

Бүген мин Яңа ел чыршысыннан теләкләр язылган өч шарны алдым. Баймак, Уфа һәм Илеш районнарыннан килгән балаларның хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәм. Алар смартфон, планшет һәм самокат сораган. Алар өчен бик теләп Кыш бабай булам", - дип яза ул үз сәхифәсендә.

Фото: instagram.com

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас