Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә әледән-әле яңа язмалар калдыра. Бүген ул чираттагы язмасын урнаштырган.
"Республика телевидениесе хезмәткәрләре белән очрашуда менә шушы фотоны бүләк иттеләр. Биредә мин яшь һәм ябык. Төзелеш отрядлары арасында милли көрәш буенча ярышлар үткәрәм.
Сүз уңаенда, билбау көрәше буенча соңгы дөнья Кубогында Башкортстан командасы барлык медальләрне дә күбрәк яулады," - дип язган республика Башлыгы.
Фото: vk.com