Юлбарыс елын каршыладык. Шушы билге астында туучылар өчен ел бигрәк тә уңышлы киләчәк дигән ышаныч яши. Юлбарысны тиз һәм дөрес карарлар кабул итү, горурлык, мөстәкыйльлек, тәвәккәллек, сизгерлек, шул ук вакытта кайгыртучанлык, ныклы ихтыяр көче кебек сыйфатлар аерып тора. Алар тормышында, эшендә матур казанышларга ирешә. Без дә шушы билге вәкилләре арасында киң танылу алган шәхесләр белән әңгәмәләр оештырырга карар иттек. Бүген сезнең игътибарга Башкортстанның мәдәният министры Әминә ШӘФЫЙКОВА белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
– Хөрмәтле Әминә Ивниевна, Яңа ел алдыннан, гадәттә, һәркем узган елга йомгак ясый. 2021 ел Сезне нинди вакыйгалар белән шатландырды? Борчыган хәл-вакыйгалар булдымы?
– 2021 ел, гомумән алганда, мәдәни өлкәдә уңай ел булды дип әйтер идем. Республикада бик күп чаралар узды. Иң нык шатландырганы, бу ел безгә ковид белән бәйле вәзгыятькә кадәр булган кайнап торган мәдәни тормышка әйләнеп кайтырбыз дигән өмет бирде. Чөнки 2020 елда бик күп чаралар, шулай ук зур колачлылары да, кичектерелгән иде. Бигрәк тә берничә ай дәвамында кешеләр белән аралашу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә булган вакыт авырга туры килде. Февраль аенда залларны тутыру буенча чикләүләр алынгач, барлык коллективлар да яңа сулыш һәм дәрт белән эшкә тотынды. Алар гастрольләргә чыгу, тулы залларда чыгыш ясау мөмкинлеге алды. Әлбәттә, барлык саклык чаралары да төгәл үтәлде. Шулай булуга карамастан, без элекке эзгә төшәбез, дип әйтә алабыз. Кызганыч, арабызда авыр югалтулар да булды, шулай да, бу катлаулы чорда барлык коллективларны саклап кала алдык. Иң мөһиме – яңадан сәхнәгә чыгу, тамашачылар белән очрашу, музейга, кинога, китапханәгә килүчеләр белән тере аралашу мөмкинлегенә ия булдык.
“Борчыган хәл-вакыйгалар булдымы?” – дигән сорауга җавап та дөньяга килгән афәт белән бәйле. Бу чирнең әледән-әле туып торган яңа дулкыннары безне тагын өйләргә бикләп куймасмы, дип борчылдык. Мәдәният өлкәсендә эшләгән һәркемгә үзен кирәкле итеп тою бик тә мөһим. Артист кеше тамашачысыз яши алмый!
– Сезнең карашка, 2021 елда Башкортстанның мәдәни тормышында иң тирән эз калдырган вакыйга нинди?
– 2021 елдагы иң зур, берничә ел дәвамында көтеп алынган һәм билгеле сәбәпләр аркасында кичектерелеп килгән чара – ул VI Бөтендөнья фольклориадасы. Бу чарага безнең яктан 100 процентка әзерлек булса да, анда катнашучыларның килә алуы мәсьәләсе соңгы минутка кадәр борчыды, чөнки күп илләрнең чиге ябык иде. Уфа аэропортында 37 илдән килергә тиешле катнашучыларның беренче дүрт ил вәкилләре утырган самолетны каршы алгач кына җиңел сулап куйдык. Дөньяда пандемиядән соң шушы күләмдә катнашучылар белән үткәрелгән беренче халыкара чара – Фольклориада булгандыр. Бу чара вакытында катнашучылар һәм соңыннан республика халкы арасында чир таралмасын өчен барлык юнәлешләр буенча да эшләдек һәм, бәхеткә, инфекция таралуга юл куймадык. Монда барлык министрлыкларның һәм ведомстволарның да бердәм эшен ассызыклап үтәргә кирәк.
Шулай ук, мөһим чараларның берсе булып быел беренче тапкыр узган “Арт-Корылтай” мәдәни форумы тора. Монда республикадан, илебезнең башка төбәкләреннән мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Форумны ел саен үткәрербез дип ниятлибез.
Халыкара балаларны яклау көнендә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында узган “АРТ-Корылтай. Балалар 0+” мәдәни форумы файдалы, кызыклы булды. Балаларны тыңлау, эшебезгә нинди төзәтмәләр кертергә кирәклеген аңлау өчен яхшы тәҗрибә булды ул.
Сәнгать өлкәсендә Владимир Спиваковның III халыкара скрипкачылар конкурсын атап үтәм. Өч көн дәвамында Уфада узган конкурс заманча технологияләр ярдәмендә онлайн-режимда да күрсәтелде. Анда аны ике миллионнан артык кеше карый һәм тыңлый алды. Бу инде конкурсның абруен һәм республикабызның бөтен дөньяга билгеле булуын да дәлилли.
Шулай ук, Башкорт опера һәм балет театрының Мәскәүдә Зур театрда Жюль Массненың “Дон Кихот” операсын күрсәтүен, Милли симфоник оркестрның беренче тапкыр Мәскәү һәм Санкт-Петербург дәүләт филармониясе сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясавын атап үтәр идем.
– Әминә Ивниевна, бәйрәмнәрдә Мәдәният министрлыгы җәлеп ителмәгән бер генә чара да юк. Үзегезнең гаиләгез белән Яңа елны каршыларга вакытыгыз каламы?
– Гаиләм минем эш графигына өйрәнеп беткән. Аллаһка шөкер, якыннарым аңлый, алар миңа һәрвакыт терәк. Миңа калса, кызым өйдә генә утыра торган башка әнине белми дә. Ул туганнан бирле минем тыгыз график шартларына күнеккән. Шулай да гаиләмә вакыт бүлергә тырышам. Бераз буш вакытым килеп чыкса, әлбәттә, мин аны гаиләм белән үткәрәм. Ничек кенә булса да, һәр көнне кызым белән аралашырга, сөйләшергә вакыт табам. Ә инде бергәләп өйгә эшләрне эшләү сирәгрәк эләксә дә, әни ягыннан булырга тиешле тәрбияне бирәм. Кызым Камилә өченче сыйныфта укый. Мәктәптә үткәрелгән төрле олимпиадаларда катнаша. Без аларга бергәләп әзерләнәбез. Минемчә, мондый чараларда катнашу баланың белемен арттыра һәм килеп туган төрле катлаулы мәсьәләләрне җиңеп чыгарга өйрәтә. Олимпиада, имтихан – болар барысы да бала өчен стресс халәте. Әгәр бала мондый чараларда даими катнашса, ул моңа күнегә һәм аны белем бирү процессының бер өлеше буларак кабул итә.
– Яңа елга бәйле балачак хатирәләрегез белән уртаклашсагыз иде.
– Җиде яшькә кадәр балачагым Бөрҗән районының Ыргызлы авылында үтте. Балалар бакчасындагы бәйрәм иртәләренә әнием костюмнар тегеп кидерә иде. Искиткеч матур “Кызыл башлык” костюмын хәтерлим: кызыл атлас тукымадан тегелгән, кабарып торган итәк, камзул, кулыма тоткан кәрзин әле дә күз алдында. “Кызыл башлык”ның җырын да башкарган идем. Бер елны Әнисә апамны әнием папуас итеп киендергәне дә хәтердә сакланган. Гәзиттән кечкенә бигудилар ясап, кичтән апамның чәчләрен бөдрәләттеләр. Иртән тәненең күренеп торган өлешен кара төстәге гуашька буядылар. Кап-кара йөзле, кабарып торган бөдрә чәчле кызны бәйрәмдә танымыйча “ах” иттеләр. Тагын, әтиемнең урманнан купшы чыршы алып кайтканы, кәгазьдән чылбыр, фонарь ясавыбыз матур хатирә булып саклана. Әти-әнием – күңеле белән иҗади кешеләр. Алар икесе дә матур җырлый. Әнием оста итеп сурәт төшерә, мандолинада уйный, әтием баянда өздерә. Аллаһка шөкер, алар икесе дә исән-сау һәм гаиләбезгә ныклы терәк булып торалар. Камиләне тәрбияләргә дә ярдәмләшәләр.
– Әминә Ивниевна, Сезнең гаиләгә генә хас Яңа ел бәйрәме традицияләре бармы?
– Гаиләбездә килгән бердәнбер традиция – ул әти-әни, минем һәм апамның гаиләләре белән Яңа елны бергә каршылау. Соңгы 15 елда 31 декабрьдә бергә җыелырга тырышабыз.
– Яңа ел табынына нинди ризыклар куярга яратасыз?
– Бәйрәм табынына, һичшиксез, традицион рецепт белән әзерләнгән “Оливье” салаты куела. Мин аны үзем әзерлим. Бу салатны безнең гаиләдә барысы да яратып ашый. Калган ризыкларны табынга куюга әллә ни артык таләпләр юк.
– Кызыгыз Кыш бабайга ышанамы?
– Кызым ел саен Кыш бабайга хат язса да, ул аңардан нәрсә сораганын җентекләп миңа аңлатып бирә. Димәк, ул Кыш бабайның барлыгына ышанса да, шул ук вакытта бүләкне әти-әни алганын аңлый, дип уйлыйм. Камилә Яңа елны ярата. Соңгы ике елда алар әтисе белән миңа сюрприз ясый. Декабрь башында ук эштән кайтуыма чыршы бизәп куялар. Әйткәндәй, Камилә балалар бакчасына йөргәндә мин дә аңа Яңа ел бәйрәменә костюмнар тегә идем. “Ябалак” костюмын соры төстәге яулыклардан эшләгәнем хәтердә.
– 2022 ел Кытай календаре буенча Юлбарыс елы булачак. Сезнең туган елыгыз да шушы билгегә туры килә. Юлбарысның кайсы сыйфатларын үзегездә бар дип уйлыйсыз?
– Юлбарыс елында, Кучкар йолдызлыгында туганмын. Бу билгеләрнең икесенә дә хас сыйфатлар – ул максатчанлык һәм, сүзеңдә тору. Кайвакыт бу миңа комачаулый да. Башкаларның фикерен тыңласам да, алдыма максат куям икән, аны үтәргә тиешмен. Холкымның бу ягы әтиемнән күчкән һәм балачактан ук килә. Гомумән, бу тормышта максатсыз яшәү, минемчә, күңелсез. Тормышның җай гына агымына кушылу миңа туры килми.
– Әминә Ивниевна, Сез гаиләгез өчен – хәстәрлекле әни, яраткан хатын, оста хуҗабикә. Шул ук вакытта Сез – музыкант, педагог, дәүләт эшлеклесе. Сезнең күңелгә шуларның кайсы якынрак?
– Бу вазыйфаларда булган җаваплылык йөген тулысынча аңлыйм. Бервакытта да кешеләрне уңайсыз хәлдә калдырырга тырышмадым. Әгәр үз өстемә җаваплылык алам икән, димәк, ул эшне җиренә җиткереп башкарып чыгарга тиешмен. Шул ук вакытта яхшы әни һәм ир хатыны булу җаваплылыгыннан да мине беркем дә азат итмәгән. Әлбәттә, бу да зур хезмәт һәм бар күңелеңне бирмичә, яхшы нәтиҗәгә ирешеп булмый. Биләгән вазыйфаңда эшеңнең нәтиҗәсе булып, ниндидер чара, проект тормышка ашса, әлбәттә, күңел күтәрелә. Гаиләдә дә шулай ук: өйгә кайтып керүгә кызчыгым йөгереп килеп муеныма сарылса, “Әнием, арыдыңмы, әйдә чәй куям”, – дисә, бу да бит зур бәхет. Камилә үскән саен әни белән кыз бала арасында булган элемтә дә ныгый, серләр арта. Бу да минем өчен бик мөһим һәм шатлыклы хәл. Биләгән вазыйфам белән гаиләм бер-берсен тулыландырып тора дип, әйтә алам. Мин һәрвакыт: “Министр яки дәүләт эшлеклесе вазыйфасыннан хаклы ялга китмәс идем”, – димен. Күңелем белән мин – музыкант. Шуңа күрә дә үземне укытучы итеп күрәм, әле дә Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институтында укытам.
– Әминә Ивниевна, кызыгыз Камиләне дә фортепианода уйнарга өйрәтәсезме?
– Әйе, ул сәнгать мәктәбендә фортепиано классында белем ала. Кызым белән өйдә үзем дә шөгыльләнәм. Әлегә зур казанышлары булмаса да, ул тырыша. Берәр әсәрне яхшы итеп үзләштерсә, “Әнием, әйдә игълан ит. Мин чыгыш ясыйм”, – ди. Шуннан инде мин аның чыгыш ясаячагын игълан итәм, ул фортепианода уйный. Кызым белән бергәләп дүрт кул белән берәр әсәр уйнау – минем хыялым. Аллаһ боерса, бу хыялым да тормышка ашар дип, уйлыйм.
– Сез – һәрвакыт нәзакәтле, нәфис, зәвыклы хатын-кыз. Яхшы формада торырга нәрсә ярдәм итә?
– Минем бервакытта да махсус диеталар тотканым юк. Шулай ук, артыгын да ашамыйм. Бар нәрсәдә дә чама булырга тиеш, минемчә. Хатын-кыз буй-сынының нәфислеген нәкъ күлмәк ассызыклый. Шуңа күрә күлмәк, итәк киеп йөрергә яратам. Кеше арасына чыкканда күлмәктә булсам, үземне эчке яктан ышанычлы хис итәм. Аннары, хатын-кыз хатын-кыз булып калырга тиеш һәм матур киенгән, өс-башы каралган кеше белән аралашуы рәхәт һәм күңелгә ятыш.
– Әминә Ивниевна, гәзит укучыларыбызга Яңа елда нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?
– Барлык гәзит укучыларга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим. Болар – тормышта иң мөһим әйберләр. Барлык мәдәният хезмәткәрләре дә кешеләр күңелендә иң матур хисләр уятып, алар бер-берсенә карата мәрхәмәтлерәк булсын һәм шатлыкка, бәхеткә төренеп яшәсен өчен хезмәт куя. Шулай ук, “Кызыл таң”ны укучылар мәдәни учреждениеләргә сукмакларын суытмасын, концерт, спектакльләрне карасын, музейларга йөрсен, китаплар укысын иде. Бу дөнья мәшәкатьләреннән арындырып, күңелләрне сафландырачак һәм һәркем якыннары янына кайткач, аларны кочагына алып, “Әл дә сез бар!” – диячәк.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.