+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 гыйнвар 2022, 11:15

Шау-гөр килде Пима бәйрәме

Кырмыскалы районының Иске Муса авылында йолага әверелгән Пима бәйрәме бу юлы да шаулап-гөрләп үтте.

Шау-гөр килде Пима бәйрәмеШау-гөр килде Пима бәйрәме
Шау-гөр килде Пима бәйрәме

Күңел җылысын салып басылган, халык яратып кигән аяк киеменең яшәешебездә мөһимлеген күрсәтү һәм онытылып барган халык бәйрәмнәрен тергезү максатында Иске Муса авыл биләмәсе хакимияте башлангычы белән мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган матур чарага авылның олысы да, кечесе дә җыелды.
Оештыручылар бу кышкы аяк киеменең барлыкка килүе, нинди материалдан һәм ничек итеп ясалуы, аның файдасы турында сөйләде. Ә безнең якта салкын кышны пимасыз үткәрү мөмкин дә түгел. Бераз салкынча көнне бәйрәмгә җыелучыларның да аякларында пима иде. Искемусалылар һәм кунаклар бу аяк киемендә рәхәтләнеп биеде дә, төрле ярышларда, спорт эстафеталарында да катнашты. Интеллектуаль уеннарга да зур әһәмият бирелде, ә сорауларга дөрес җавап бирүчеләр татлы бүләкләр алды.
Бу көнне мәдәният йорты алдындагы мәйданчыкка пима сатучылар да чакырылды. Ниндиләре генә юк иде: күңелең теләгәнен сайлап ал гына! Шулай ук аяк киемнәрен төзәтүчене дә читтә калдырмадылар, оста пима төпләү белән дә шөгыльләнә.
Әлбәттә, нинди бәйрәм сый-хөрмәтсез үтә инде?! Кунаклар өчен бәйрәм табыны әзерләнде: салкын көнне майлы коймак белән кайнар чәй бик урынлы булды.
Ә фотозона бер минутка да буш тормады: бизәкле зур пима янында фотога төшүчеләр һәм бу бәйрәм мизгелләрен истәлеккә калдырырга теләүчеләр бик күп булды.
Бәйрәмдә катнашучыларның шат йөзләренә карап шуны әйтергә мөмкин иде: бәйрәм шәп булды һәм анда катнашучыларның һәммәсенә онытылмаслык тәэссоратлар, күтәренке кәеф бүләк итеп, авыл тормышын тагын да җанландырып җибәрде.

Фото: Иске Муса авыл биләмәсе хакимияте.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас