Халыкның “Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый”, дигән асыл сүзләре, гүя, үз бәхетен үзе тудырып, Федоровка районының Балыклыбаш авылында туып-үсеп, байтак еллар Мәләвез шәһәрендә гаиләсе белән күпләргә үрнәк булып яшәүче Фәнисә Бикбаевага да төбәп әйтелгән. Ул – чын-чыннан Мәләвезнең горурлыгы, маягы!
“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, ди халык. Үзе дә үрнәкле гаиләдә туып-үскән Фәнисә ханым кызы Лилиядә дә матур сыйфатлар тәрбияләгән. Лилия Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, ире Нияз белән – эшкуарлар, уллары Моратны тәрбияләгәннәр. Морат Уфа дәүләт нефть техник университетында белем алып, Себердә эшли.
Ихлас күңелле, кечкенәдән матур әдәбиятны үз иткән, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ иҗатларын якын күргән Фәнисә ханым – булмышы белән иҗади шәхес. Рәсем төшерүгә, җыр-биюгә гашыйк кыз заманында режиссура һәм сынлы сәнгать юнәлеше буенча белем ала. Хезмәт юлын ул Куергазы районында башлый, “Куергазы” совхозы профсоюз мәдәният йорты директоры вазыйфасын башкара, сәнгать җитәкчесе була, урыс, башкорт, татар ансамбльләре, төрле иҗади клублар оештыра. Ул җитәкчелек иткән мәдәни коллективлар район, республика бәйгеләрендә даими җиңүләр яулый. Моннан тыш, ул Пионерлар йортында – театр һәм бию түгәрәкләре, мәктәптә рәсем дәресләре алып бара.
Һәркем белән уртак тел табып эшләүче, заманча карашлы, көчле рухлы Фәнисә Муса кызы Ермолаево поселок Советына ике тапкыр депутат итеп сайлана, әлеге төбәктәге халык мәнфәгатьләрен кайгырта, бу поселокның, районның үсешенә зур өлеш кертә.
Моннан 32 ел элек язмыш җилләре аны Мәләвез шәһәренә алып килә. Биредә ул сөт-консерва комбинатының мәдәният сараенда директор вазыйфасын башкара. Монда да ул җиң сызганып, башкорт, урыс, татар, чуваш фольклор, кубызчылар ансамбльләре, ветераннар хоры, бию коллективы оештыра, сәхнә киемнәре тектерә. Ул җитәкчелек иткән милли ансамбльләр күп тапкырлар республикада җиңү яулый, ветераннар хорына “халык” исеме бирелә.
1993 елда үзенең шәхси фирмасын булдырып, кибет ачып, гаиләсе белән эшкуарлыкка тотыналар. Илебезнең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән кием-салымнар алып кайтып, сәүдә итәләр. Аннары күмәртәләп сату эшенә керешәләр.
Тынгы белмәс, матурлыкка гашыйк Фәнисә ханым берничә эшне бергә алып барырга мөмкинлек таба. Төп эше авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, фермер хуҗалыкларын сыйфатлы орлыклар белән тәэмин итү булса, буш вакытларында төрле бәйрәмнәр, кичәләр, юбилейлар, туйлар алып бара. Һәр бәйрәмне җыр-моң, уен-көлке, театрлаштырылган тамаша белән үреп алып бара ул. Туган авылы Балыклыбашта да ул – һәрвакыт көтеп алынган кунак. Аның тырышлыгы, хәстәрлеге белән биредә “Саумысыз, авылдашлар!”, Шәҗәрә, Корбан бәйрәмнәре, театрлаштырылган тамашалар, башка чаралар үткәрелә. Дини гаиләдә алган тәрбия, мәдрәсәдә, Русия Ислам университетында алган белем аңа һәрчак ярдәм итә. Мәләвездә тәүге тапкыр Корбан бәйрәмен оештыручы да, аек туй, эчкесез мәҗлесләрне үткәрүче дә ул була.
Шуны да билгеләп үтәсе килә: республика районнарында театр тамашалары өчен тәүгеләрдән булып курчакларны да Фәнисә ханым ясый. Шәһәр мәдәният сараенда эшләгәндә “Маскарад” курчаклар студиясе оештыра. Моңа Мәскәүдә югары уку йортында алган белеме дә ярдәм итә. Бүген аларның барысы да Фәнисә Бикбаеваның өендәге музейда саклана. Бу эштә аңа җәмәгате Ришат Гайнелгыйлем улы да ярдәм итә. Өенең бер бүлмәсендә ата-бабалардан калган борынгы комарткылар да урын алган. Аларны күрергә ата-аналары белән мәктәп укучылары да килә. Күпләре махсус кенәгәгә рәхмәтләрен дә язып калдыра.
Үзе яшәгән “Шикәрчеләр” бистәсен күркәмләндерүгә дә гаять зур өлеш кертә ул.
Һәр эшкә уңган Фәнисә Муса кызы – Мәләвездә “Кызыл таң” гәзитенең иң тугры дусты. Кечкенәдән укып үскән әлеге олуг тарихлы гәзитне күп еллар алдыра, аны халыкка таратуда үз өлешен кертә.
Республика күләмендә узган байтак бәйгеләрдә җиңү яулаган бу гүзәл ханым төрле Хөкүмәт бүләкләренә, Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына, “Профсоюз оешмаларының мәдәният учреждениеләрендәге фидакарь хезмәте” медаленә, Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗат смотрларында лауреат исемнәренә лаек була.
Йөзеннән һәрвакыт иман нуры, мәрхәмәтлелек сирпелеп торучы Фәнисә Бикбаева күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек шигырьләр дә иҗат итә. Күңел җимешләрен туплап, “Могҗизалы мәктәп еллары” дигән китап нәшер иткән. Әлеге китабын ул авылдашларына, сыйныфташларына бүләк иткән. Аның туган җиренә, туган халкына дан, ихтирам һәм мәхәббәт белән сугарылган иҗат җимешләре шигърият, матбугат сөючеләргә илаһи көч, яшәү дәрте бирә. Иң мөһиме, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә, фәһем бирә, кешеләрне, тормышны сөяргә, кечелекле, итагатьле булырга чакыра.
Якташларының ихтирамын тоеп, хәйрия йөзеннән һәрвакыт матди ярдәм күрсәтеп яшәүче, кунакчыл һәм юмарт Фәнисә Бикбаеваның тырышлыгына хәйран калырлык. Якташлары әйтүенчә, кем нинди генә ярдәм, киңәш сорап мөрәҗәгать итсә дә, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер тора ул.
Гомумән, күңеле чәчәкле җәй сыман булган Фәнисә ханымның башкарган намуслы хезмәте, матур гомере күпләргә үрнәк булырлык. Балалар, оныклар, туган җанлы, ярдәмчел, юмарт, игелекле булуы белән дә күпләргә кадерле һәм якын ул.
Әхнәф ӘМИНЕВ.
Мәләвез шәһәре.