Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Фаткуллин хәбәр итте. Яңа ел бәйрәмнәренең төп вакыйгаларының берсе «TERRA ZIMA» фестивале булды, анда 16 меңнән артык кеше катнашты.
1 гыйнварда узган йөгереш (ул 2016 елдан бирле уздырыла) - иң киңкүләмлесе булды. 1000нән артык йөгерешче 2022 метр араны йөгереп үтте. Шул ук көнне Уфада костюмнар конкурсы белән Яңа ел карнавалы да булды. Тантана АРТ-квадраттан алып Кәрвансарай янында сәхнәгә кадәр узды.
Кышкы сабантуйда Мәскәү, Санкт-Петербург кунаклары һәм Уфа халкы атларда йөрде, башка кышкы уеннарда катнашты. Самоварлар конкурсы төп чара булды. Катнашучылар кайнар чәй эчте, милли кунакчыллыкны презентацияләүдә үзләрен күрсәтте. Конкурста барлыгы 100дән артык самавыр катнашты. Ярышлар 6 номинациядә үткәрелде. Гран-при Нефтекама шәһәреннән килгән катнашучыга тапшырылды.
Кыш Бабай һәм Карсылу Бөтенрусия парады илнең төрле төбәкләреннән, аерым алганда, Мәскәү, Чиләбе өлкәсеннән, Пермь краеннан, Татарстан Республикасыннан килгән кунакларны һәм, әлбәттә, Башкортстаннан мең ярымнан артык вәкилен берләштерде. Республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре Карсылуларын тәкъдим итте. «Карсылу-2022» конкурсы Гран-приын һәм 100 мең сумлык акчалата сертификатны Екатерина Михеева яулады. Карсылуларның иң яхшы командасы булып Сибаяй шәһәре командасы танылды. Кыш бабайлар парадының хедлайнеры популяр актер һәм шоумен Никита Джигурда булды.
Агыйдел яры буенда икенче тапкыр җигүле атлар экипажлары парады узды. Иң матур һәм үзенчәлекле бизәлгән экипаж исеме һәм төп акчалата приз (100 мең сум) өчен быел республиканың 25 районыннан килгән вәкилләр көрәште. Гран-прига Дүртөйле районы лаек булды.
Фото: Башинформ