+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 гыйнвар 2022, 10:20

Самавыр кайный сызгырып...

Тәтешледә самавыр бәйрәме үтте.

Самавыр кайный сызгырып...Самавыр кайный сызгырып...
Самавыр кайный сызгырып...

Мәдәни традицияләрне популярлаштыру максатыннан район үзәге Югары Тәтешледә "Самавыр бәйрәме" үтте.

Авыл советы биләмәләре бирегә үз өстәлләре, самавырлары белән килде. Өстәлләр төрле халыкларның милли ризыклары белән тулды, күмер самавырлары хуш исле үлән чәйләре белән үзләренә чакырып торды. Кыскасы, бәйрәм ямьле үтте.

Аның концерт программасы белән үрелеп баруы халык күңеленә хуш килде, олылар һәм балалар җыр-биюгә, уеннарга кушылды.

Шулай ук районда "карлы өмә" үтте. Тәтешледә кар күп яуды, дип аптырап тормыйлар, һәркем кулына көрәк тота белә. Өмәгә чыкканнар да район үзәгенең чиста һәм матур булуын тели. Ә күмәк көч яу кайтарып кына калмый, ул кар-бураннарын юк итәргә, көртләрне таратырга да булдыра.


Гөлнара Гыйлемханова.
Тәтешле районы.


Автор фотолары.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас