+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 гыйнвар 2022, 14:43

"Terra Zima" фестивале югары дәрәҗәдә узды

31 декабрьдән 4 гыйнварга кадәр Уфада Башкортстан туризмны үстерү үзәге ярдәме белән узган "Terra Zima – 2022" Яңа ел фестивалендә республиканың 16 меңнән артык кешесе һәм кунагы катнашты.

"Terra Zima" фестивале югары дәрәҗәдә узды"Terra Zima" фестивале югары дәрәҗәдә узды
"Terra Zima" фестивале югары дәрәҗәдә узды
Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Туризм буенча төбәк дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Ринат Фаткуллин сөйләде.

31 декабрьдә "Кәрвансарай" каршындагы мәйданда республика һәм Русия эстрадасы йолдызлары катнашлыгында бәйрәм концерты булды. Яңа елны Уфада Чиләбе, Ырынбур, Самара өлкәләреннән, Удмуртиядән һәм Татарстаннан килгән кунаклар каршы алды.

2022 елның беренче көннәрендә фестиваль кысаларында традицион «Вәгъдәләр узышы», Яңа ел карнавалы, «Кышкы сабантуй», Карсылулар һәм Кыш бабайлар парады, ат чабышы узды. Ринат Фаткуллин сүзләренә караганда, "Terra Zima" фестивале инде дүртенче ел Башкортстанга туристларны җәлеп итә һәм Уфаны Яңа ел башкаласы буларак танытуга ярдәм итә.

– Республика халкын да, башка төбәкләрдән һәм илләрдән килгән кунакларны да җәлеп итүче кызыклы чара ясаучы туризмны үстерү үзәгенә рәхмәт, - диде Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас