Салават шәһәрендәге сәнгать мәктәбенә — 50 ел. Ярты гасырлык тарихы белән ул шәһәр елъязмасында матур сәхифәләр калдырды. Нәкъ биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга үзләренең сәләтләрен ачарга, тирә-якның матурлыгын тоярга, яратырга өйрәтәләр. Бүген биредә йөзләрчә малай һәм кыз матурлык дөньясы серләрен өйрәнә һәм иҗат итә.
Сәнгать мәктәбенең тарихы бай һәм кызыклы. Ул 1971 елда ачыла. Сәнгать мәктәбе башта алты катлы торак йортның мансардасында урнаша. Беренче елны анда 60 укучы шөгыльләнә. Мәктәпнең беренче директоры Петр Карпенконы шәһәрдә һаман да зур башлангычка юл яручы педагог буларак искә алалар. 1979 елда мәктәп директоры итеп Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Арданкин тәгаенләнә һәм ул биредә 36 ел уңышлы җитәкчелек итте.
Шәһәрнең үсеше, эшчәнлеккә бәйле таләпләр һәм балаларның күбрәк кабул ителүе мәктәпне берничә тапкыр күченеп йөрергә мәҗбүр итте. Һәм, ниһаять, безнең коллектив балалар бакчасы бинасында “төпләнде”. Бу вакытка төрле секция һәм түгәрәкләрдә шөгыльләнүче сабыйлар саны 300дән артып киткән иде инде. Зур һәм иркен иҗат мәйданында сәнгать сөючеләр үзләрен чын талантлар итеп танытты.
2013 елда балалар сәнгать мәктәбенә махсус иҗат йорты бирелде. Монысы инде озак көтелгән куаныч иде. Һәм безгә тагын да кинәнебрәк иҗат итү мөмкинлеге артты.
Әлбәттә, балалар сәнгать мәктәбенең данын яшь талантлар гына түгел, ә исемнәре республика һәм ил күләмендә билгеле шәхесләр дә таратты. Алар арасында атказанган рәссамнар да бар. Шунысы куанычлы, алар нинди генә иҗат биеклегенә күтәрелсә дә, үзләре “канатларын ныгыткан” мәктәпне онытмыйлар. Без алар белән даими очрашып, аралашып торабыз. Ә инде билгеле шәхесләребезнең осталык дәресләре чын-чынлап иҗади сабантуйга әверелә.
Балалар сәнгать мәктәбе озак еллар гомерен малайлар һәм кызларга иҗат серләрен өйрәтүгә багышлаган педагоглары белән дә дан тота. Аларның күбесе республика бәйгеләрендә катнашучылар.
Татьяна Андрееваның мәктәптәге эшчәнлегенә, мәсәлән, 48 ел. Шушы вакыт эчендә ул 12 чыгарылышны олы юлга озаткан. Әле дә үзе тәрбияләгән һәр укучының исемнәрен онытмый һәм һәркайсының иҗатына, казанышларына куанып яши.
Педагоглар коллективының тагын бер горурлыгы бар. Укучылары арасында үзен сәнгатькә багышлап, махсус уку йортын тәмамлаганнан соң туган мәктәбенә эшкә кайтучылар да аз түгел. Татьяна Рәфыйкова — шуларның берсе. Ул 1988 елда балалар сәнгать мәктәбен тәмамлагач, югары уку йортына укырга керде. Диплом алып, эшкә кайткач, директор урынбасары вазыйфасына тәгаенләнде. Укучыларыбыз арасында Наталья Данилова — Башкортстан рәссамнары ассоциациясе әгъзасы.
Сәнгать мәктәбенең данын күтәрүдә Галина Арданкина, Елена Миңнегалиева, Елена Фазылова һәм башка бик күп педагогларның тырышлыгы олы бәһага лаек. Элекке укучыларыбыз арасында Салават мәктәбенең исемен чит илләрдә таныткан сәнгать осталары да горурлыгыбыз булып тора. Владимир Лобанов, Сергей Леликов — Рәссамнар берлеге әгъзалары, беренчесе Уфада скульптор буларак танылу яуласа, икенчесе — Санкт-Петербургта рәсем сәнгате остасы. Владислав Пантелькин да — Санкт-Петербург шәһәрендә рәсем сәнгате белгече. Виктор Кузьмин Мәскәүдә дизайнер һөнәрен үз итте. Германиядә яшәүче дизайнер һәм рәссам Римма Рәхимкулова белән Наталья Чупахинаның да тәүге иҗат сукмаклары безнең мәктәптән башланды.
2015 елда сәнгать мәктәбенә җитәкчелек итү Сергей Филатовка тапшырылды.
Билгеле, шәһәрдә сәнгатьнең башка төрләренә дә ихтыяҗ үсте һәм тү-ләүле белем бирү алымнары артты. Хәзер бары тик шундый шартларда белем алучы малайлар һәм кызлар саны гына да 400дән артты. Шулай ук, түләүле шартларны куллану югары һөнәри осталыкка ия булган педагогларны җәлеп итәргә һәм мәктәптә шөгыльләнүче балаларга уңайлырак шартлар тудырырга ярдәм итте.
Әйтергә кирәк, мәктәпнең иң зур байлыгы сәләтле балаларыбыз булса, казанышларыбыз — алар яулаган бүләкләр һәм җиңүләр. Ел саен Салават шәһәре хакимияте башлыгы стипендиатлары булабыз, өч елга бер тапкыр Башкортстан Башлыгы бүләгенә лаек булуыбыз да зур казаныш. Мәктәпнең “иң-иң”нәре Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган “Сириус” белем бирү үзәгендә катнашты.
2019 елда сәнгать мәктәбе Халыкара педагог-рәссамнар берлеге белән хезмәттәшлек итү кысаларында сурәтләр сәнгатендә сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү буенча инновация мәйданчыгы булды. Без Башкортстанда беренчеләрдән булып Бөтенрусия сурәт диктанты үткәрү мәйданчыгы оештырдык һәм республикада балалар конкурсын бәһалау буенча эксперименталь советны җитәкләдек.
Яшь иҗатчыларның сәләтен ачуда, яңалыкларга омтылып эшләүдә аларның төрле бәйгеләрдә катнашуы һәм балалар иҗаты конкурсларында җиңеп чыгуы да зур этәргеч бирә. Бүләкләребез арасында халыкара конкурсларда яуланганнары да аз түгел. Балалар сәнгать мәктәбенең “җимешләре” Франция, Чехия, Һиндстан, Швейцария, Венгрия, Польша, Германия, Австрия һәм АКШтагы мәртәбәле конкурсларда тәкъдим ителеп, яхшы бәя алды. Ә инде район һәм республика дәрәҗәсендә узган чараларда катнашуыбыз табигый иҗат көндәлегенә тиң.
Юбилейга әзерлек барган көннәрдә сәнгать мәктәбенә җитәкчелек итү Гүзәл Ситдыйковага йөкләтелде. Гүзәл Ринат кызы да — безнең укучыбыз. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлады һәм озак еллар туган ягыннан читтә эшләде.
— Мин һич тә очраклы хәлләргә ышанмыйм, әмма бирегә эшкә кайтуым нәкъ шулай булды да, — ди Гүзәл Ринат кызы. — Башка районда шушы ук вазыйфада эшләвем, әлбәттә, тәҗрибә тупларга, республикада балалар сәнгать мәктәбе проблемалары белән якыннанрак танышырга ярдәм итте. Биредә тату, бердәм коллектив эшли. Педагоглар вазыйфаларын иҗат дәрте белән, күңел биреп башкара. Кайчандыр үземә һөнәр сайларга һәм матурлыкны тоярга өйрәткән яраткан педагогларым белән кабат очрашып, бер үк уй-хыяллар белән янып эшләвем белән горурланам. Чөнки без сабыйларны иҗат серләре аша матурлыкны аңларга, җәмгыятькә, кешеләргә кирәкле булып үсәргә ярдәм итәбез.
Бу көннәрдә республиканың, илнең төрле нокталарында яшәп иҗат итүче һөнәр осталарыннан һәм сәнгатьтән ерак булган элекке укучыларыбыздан җылы сүзләр белән котлаулар килә. Без, педагоглар, алар белән берлектә сәнгать мәктәбенең елъязмасын тагын да матуррак сәхифәләр белән баетырга тырышабыз. Буыннар бәйләнеше дәвам итә һәм 50 яшьлек мәктәбебезнең традицияләре тагын да яңарыр, дип ышанабыз.
Наталия Безпалько,
47 еллык хезмәт стажына ия педагог.
Салават шәһәре.