-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
14 гыйнвар 2022, 10:10

Дима Биланны Габдрахман Әпсәләмов белән нәрсә бәйли?

Танылган җырчы Дима Билан Инстаграм сәхифәсенә кызыклы пост куйган.

Дима Биланны Габдрахман Әпсәләмов белән нәрсә бәйли?
Дима Биланны Габдрахман Әпсәләмов белән нәрсә бәйли?
«Русия, мин ышанам сиңа! Син - берләшкән милләтләр иле. Мин Карачаево-Черкесиядә тудым, мәктәпкә кергәнче балачагым Татарстанда үтте, 1991 елга кадәр туганнарым янына Казан, Чаллы һәм Питрәчкә кайтып йөрдем. 16 яшьтән алып бүгенге көнгә кадәр Мәскәүдә яшим. Туганнарым ягыннан Казахстан якын.

Яраткан Тамара апам - кабардин кызы, әти ягыннан тамырларыбыз казакларга барып тоташа, ерак туганнарыбыз Николай II патшаның сараенда хезмәт иткән, гаиләсен һәм балаларын корал һәм ат эшенә өйрәткәннәр (документлар бар).

Әни ягыннан катнаш никахлар күп, ә әбинең әбисе татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ярдәмчесе булган. Аның әтисе сугышта катнашкан, герой булган.

Бу тарихны җанымнан, нәселемнән беркем дә тартып алалмый. Мин беркемне дә аерып карамыйм, тормышым күпмилләтле халык белән бәйле. Мин кешеләрне яратам!

Бабаларыбыз яулап алган исән-имин киләчәк өчен чын күңелдән борчылам. Дөньяда тынычлык булсын өчен берләшергә һәм шуңа ышанырга кирәк. Туган ил, Ватаныбыз өчен. Катгый яңгырыймы? Вакландык, киләчәк турында уйларга кирәк булган вакытта инстаграмга пост яки сториз куюны мөһим әйбер дип саныйбыз. Акча югалтудан куркабыз. Ә кайда соң батырлык, намус, вәгъдә иткән сүз, ышаныч, дуслык?!» — дип язган Дима Билан.

Фото: versiya.info

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: