Хәсән Мөдәрис улы Назаровның мактаулы исемнәре һәм бүләкләре байтак кына. Бу әле шулай. Ә аларның кайчан тапшырылуына игътибар итсәң, икенче бер данлыклы шагыйрь язганча, “барысы да соңлап килде миңа...” Райондашлары тәкъдим итүе буенча 2000 елның октябрендә, 59 яшенә якынлашканда, бирелгән Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе шагыйрьнең беренче бүләге булып тора. Күгәрчен һәм Салават районнары хакимиятләренең Зәйнәп Биишева һәм Рәми Гарипов исемендәге премияләре — 2007 ел. “Башкортстанның халык шагыйре” исеме — 2017 ел. “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен” мактаулы билгесе, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның “Ал да нур чәч халкыңа” медале — 2019 ел... Болар — шагыйрь иҗатының, әдәбиятны үстерүгә салган хезмәтенең хакимият тарафыннан рәсми танылуы, бәяләнүе.
Хәсән Назар шигърият өлкәсендә уңышларга бик вакытлы, хәтта иртә иреште дип әйтергә мөмкин.
1942 елның 15 гыйнварында Зианчура районының Таулыкай авылында колхозчы гаиләсендә туган Хәсән исемле малай сабый чагыннан ук михнәтне күп татыган. Әтисе — Бөек Ватан сугышы корбаны. Хәсән — җиде айлык кына булып корсакта калган сабый. Ачлы-туклы укып йөрү. Дүрт ел үз авылларында укый, аннары Куҗанак җидееллык мәктәбен тәмамлый. 14 яшеннән колхозда терлекче була, көтү көтә. Бөре шәһәрендәге кооператив училищесында укып, район кулланучылар җәмгыятендә эшли.
Солдат хезмәтендә чакта башлап язучы булып таныла. Аның шигырьләрен югары бәяләгән, яшь талантлар киләчәге турында хәстәрлек күргән шагыйрь, ул заманда “Совет Башкортостаны” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлегендә эшләгән Рәми Гарипов 1965 елда армиядәге яшь каләмдәшенә хат яза. “Кайт Уфага, Хәсән туганкай, муены булгач, камыты табылыр. Авыл эгоизмы сине йотачак. Солдат муштрасын болай да татыдың бит. Тел ярдәме булса да тияр. Сиңа бит арытаба укырга да кирәк...”
45 яшендә кинәт вафат булганнан соң күп еллар үткәч иҗаты Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе, “Башкортстанның халык шагыйре” исеме белән билгеләнгән Рәми Гарипов турында сүз чыккач, Хәсән Назарның шушы остазы хакындагы истәлекләреннән өзек тә китерим:
“Моңача китаплары аша гына таныш шагыйрь иҗади дөньяга әйдәде. Кайткач, Рәми агай, юллап йөреп, эпосларыбыз төяге сиңа күпне бирер, дип Бөрҗәнгә озатты. Анда “Таң” гәзите редакциясендә журналистлык хезмәтен башлап җибәрдем. Өч ел үткәч, тагын Рәми агай хәстәрендә Уфага килеп эшли башладым. Төгәл ун ел аның белән бергә-бергә яшәлде. Мәскәүдәге Әдәбият институтында читтән торып укырга да ул дәртләндерде. Кайчакта таңгача сузылган күпме сөйләшүләр, тормышка, әдәбиятка кагылышлы, шәхсән темага да күпме уртак сөенечләр һәм әрнүләр... Бу миңа иң зур университет булды. Ниндидер мәртәбә юллап түгел, ә ничек бар — шул көенчә Рәми агайның миңа язып биргән китапларындагы сүзләрен, көндәлекләреннән миңа кагылышлы кайбер юлларын китереп үтәм. “Хәсәнемә — гомер буе шигъриятеңә, үзеңә тугры бул, гәүдәң — олы ышаныч, үзеңә шушы ышанычтан да олырак мәхәббәт белән — Рәми агаең! 9.1.70”. Бу —“Әманат” китабыннан. Тагын бер автографтан: “Хәсән кустыма — шагыйрьсең бит — адәм кайгыларын күтәр. Рәми агаең”.
Көндәлекләреннән: “Ә минем, ичмасам, Равилләрем, Тимерләрем, Мөхәммәтләрем, Хәсәннәрем бар...” (1968 ел, 14 июнь). “Барысы да чын әдәбиятчылар — чын күңелдән элеккечә фамилиясез, үз кешеләрем булып калды”, — дип, 1972 елның 12 февралендә санаулы гына исемнәр арасында мине дә әйтеп үтә”.
Уфага килгәч, Хәсән Назаров “Ленинец” — “Ленинсе” (хәзерге “Йәшлек”), “Башкортостан пионеры” (“Йәншишмә”) гәзитләрендә, “Ағиҙел” журналында эшли. “Совет Башкортостаны” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлегендә чагында без аның белән якыннан аралаштык, хезмәттәшлек иттек, дияргә була. Бер үк темаларга язганда, бер үк чараларны яктыртканда киңәшләштек, бәхәсләшеп киткән чаклар да булды. Тугандаш ике гәзит журналистлары кулга-кул тотышып эшләдек! Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында мөхәррир чагында ул Әдәбият институтын читтән торып укып тәмамлады.
Хәсән Назарның “Бөркетләр төяге” дигән беренче җыентыгы 1971 елда басыла, әдәби җәмәгатьчелек һәм укучылар аны бик җылы кабул итә, китап кибетләрендә ул тиз арада сатылып та бетә. Китапка Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Рәми Гарипов һәм башкаларның югары бәя бирүе күп нәрсә турында сөйли.
Әмма шигърият сөючеләргә аның икенче китабын тагын 21 ел (!) көтәргә туры килә. Кыскача гына әйткәндә, яшь шагыйрь “кара исемлек”кә эләгә. Ул тагын нинди исемлек, анда кемнәр кергән? Бу сорауга җавап эзләгәндә Ногман Мусин истәлекләренә мөрәҗәгать иттем. Башкорт әдәбиятының булачак данлыклы әдибе, халык язучысы ул заманда китап нәшриятында эш башлап кына тора. Аңа тәүге эш итеп бик гадел һәм объектив әдәбият белгече, фән докторы Гыйлемдар Рамазановның “Әдәбият офыклары” дигән мәкаләләр җыентыгын нәшер итүне тапшыралар. Яшь мөхәррир дә, олы галим дә китапның чыгуын куанып һәм түземсезләнеп көтә.
“Куанычыбыз иртәрәк булган, — дип яза Ногман Сөләйман улы. — Бу зур булмаган китап авторга да, миңа да олы мәшәкатьләр, борчылулар алып килде. Китапның сигнал данәсе килгәч, мине нәшрият директоры чакыртып алды да: “Тәүге коймагың пешеп җитмәгән булып чыкты бит, — диде гадәтенчә мәгънәле елмаеп, — китапның менә бу ике битен ертып ташларга туры килә. “Ни өчен?” — дим һич ни аңламыйча. “Белемле, тәҗрибәле кеше дә инде сез, — ди директор тел төбе саклап. — Шулай кирәк”.
Нигә шулай кирәк, кем ертырга кушкан, аларын аңлатып тормады. Яшь шагыйрьләр турында язылган мәкаләдәге астына кызыл белән сызылган берничә фамилиягә күрсәтеп: “Менә шушы исемнәр китапта чыгарга тиеш түгел”, — диде.
Кара мөһер басылган бу исемнәр әдәбият сөючеләргә менә дигән шигырьләре, эфирда, сәхнәләрдә яңгыраган җырлары белән яхшы таныш Рәшит Назаров, әдәбиятка үз тавышлары, салмак адымнары белән килгән Хәсән Назаров һәм Самат Габидуллин, балалар өчен шигырьләр язучы Кадыйр Әлибаев иде... Соңыннан алар дүртесе дә күренекле шагыйрь булып китте. Бүлектәге бөтен кешене полиграфкомбинатка алып барып, көн буе теге ике битне ертып утырдык...”
Шагыйрь, журналист-публицист, тәрҗемәче Хәсән Назарның “Шоңкар чөям” дигән икенче китабы — 1992, “Заман заңы” дигәне 1995 елда чыга. Аның 2000 елда нәшер ителгән “Асманга ашу” (“күккә ашу” дигәнне аңлата) китабына кереш сүз итеп бирелгән мәкаләсендә Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми түбәндәгеләрне яза:
“Байтак еллар элек үзенең барлыгы турында, Рәшит Назаровлар белән бергә, Хәсән Назар да белдергән иде... Белдерүе дә башкаларныкы сыман гадәти, агымдагы хәл сыман булмады. Тәүге шигырьләрендә үк “миндә шагыйрьлек бар” дип кычкырып торды, әмма бу “кычкыру” безнең чынбарлыкта кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә купкан төрле шау-шу, шигырьләреннән бигрәк шигырь язучының нинди булуы алдан йөргәнгә күрә, хәтта тәүге китабына берничә каләмдәшенең әйбәт бәя биреп язган мәкаләләрен дә “онытып”, үзе дә мәртәбәләр юллап, күренеп йөрүне гадәт итмәгәнгә, шагыйрьнең тавышын ишетмәмешкә салыштылар. Янә килеп, бу замандагы тормыш та, язмыш та, холкы да тайпылдырып киткәндер. Үзе әйткәнчә:
Зурлыкларга ашсам, әйтәчәкләр:
“Безнең заттан, безнең токымнан!”
Күздән төшсәм әгәр, күрәчәкләр
Тик үземнән генә, холкымнан.
Яки менә тагын дүрт кенә шигъри юл:
Аралаучы бәхетсезлекләрдән,
Аеручы яки бәхеттән
Күп нәрсәләр миндә табигатьтән,
Күп нәрсәләр миндә мохиттән.
Мохит, аннан да бигрәк эреле-ваклы “тәхет”— һәр түрә үзенә тел тидергәнне, хәтта дөреслекне дә күтәрми. Баш иеп бармаганны, кыерсытылганны язык та, казык та сагалый, Бахус та алдый. Ә моңа азмы кеше дучар ителде! Шул сәбәпле имгәтелгән талантлар, аптырап калган, югалган затлар кояшсыз җирдә шыткан, күтәрелә алмаган яки, ачык җирдә булса, күренү белән кырау суккан үсентеләрне хәтерләтмимени? Хәсән Назар, шөкер, ниндидер дәрәҗәдәге шушы касафатларның барысын да ерып чыга алды.
Хәсән Назар иҗаты турында башкорт әдәбиятының тагын өч күренекле вәкиленең сүзләрен искә төшерү артык булмас дип уйлыйм.
Хәсән Назарның югарыда телгә алып үтелгән дүрт шигъри җыентыгыннан тыш, ХХI гасырга чыккач “Гомер һәм дәвер”, “Артылыштан — артылышка”, “Язмышны язам” дигән китаплары нәшер ителде. Автор аларда үз милләтенең бүгенгесе, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, әдәп-әхлак турында фикер йөртә. Аның шигырь-ләре татар, урыс, төрек һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Казанда татар телендә зур күләмле шигъри җыентыгы басылып чыкты, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин аңа бик тәфсилле кереш мәкалә язды.
Гайса Хөсәенов,
Башкортстанның халык язучысы, әдәбият галиме: “Хәсән Назар шигъриятнең серләрен, аешын тирән төшенеп, үз-үзенә дә, каләмдәшләре иҗатына да югары идея-эстетик дәрәҗәдә таләпчән карый. Поэзия хакындагы ялкынлы мәкаләләре, публицистикасы, башкорт журналистикасындагы хезмәте белән дә каләмдәшләренә үрнәк булырлык акыл иясе, сүз остасы ул”.
Равил Бикбаев,
Башкортстанның халык шагыйре, әдәбият галиме: “Халыкчанлык һәм гади камиллек, милләтебезнең яшәү һәм фикерләү рәвеше белән табигый бәйләнеш Хәсән Назарның тәүге китабындагы шигырьләреннән үк мәгълүм. Шагыйрь классик традицияләргә тугры кала. Илһам чишмәсенең башы башкорт халык иҗатының хәзинәләренә барып тоташа”.
Рәшит Солтангәрәев,
Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, прозаик һәм публицист: “Еллар үтү белән заман җилгәргече, заман иләге матур кәгазьләрдән калын-калын китап итеп чыгарылган шигырьләрне җилгәрер, иләр. Кибәкләр җилгәргечтән очып китеп, ваклары иләктән аска төшәр, ә чын, эре бөртекләр калыр. Хәсән Назар язган күп шигырьләр җилгәргечтән очмас, иләк астына коелмас, бер заман башкорт шигъриятен җыеп барлаганда үз урынын алыр һәм күңелләрне биләп торыр”.
Фәрит Фаткуллин.