+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 гыйнвар 2022, 09:30

Безнекеләр дисеннәр!

Хезмәттәшебез, “Кызыл таң” гәзите журналисты Гөлнара Гыйлемханова Әнгам Атнабаев исемендәге мәртәбәле премиягә тәкъдим ителде.

Безнекеләр дисеннәр!Безнекеләр дисеннәр!
Безнекеләр дисеннәр!


Гөлнара Гыйлемханова “Кызыл таң” гәзите редакциясенә 2007 елда өлгергән журналист буларак эшкә килде. Казан дәүләт университе­ты­ның журналистика факультетын тәмамлап, ул инде озак еллар Краснокама район гәзитендә эшләгән, тәҗрибә туплаган, каләмен чарлаган белгеч иде. Мөхәррир урынбасары вазыйфасын калдырып, республика гәзитендә Краснокама, Яңавыл, Тәтешле, Калтасы районнары, Нефтекама, Агыйдел шәһәр­ләре буенча үз хәбәрче булып эшли башлады ул. Гәзит укучы аның үткер каләмен тиз үз итте, аналитик, фәлсәфи, кайчак усал һәм тәнкыйть мәкаләләрен көтеп ала башлады. Һәр нәр­сәгә үз фикере, үз карашы булган һәм аны кыю җиткерүче журналист итеп танытты үзен Гөл­нара Рәшит кызы. Аның үзе яктырткан район һәм шәһәр хаки­миятләре­нең, шулай ук төрле министр­лыклар­ның, Дәүләт җыелышы-Корыл­тайның, “Бердәм Русия” пар­тия­сенең күпсан­лы
Мактау грамоталары белән бүләкләнүе очраклы гына түгел. “Кызыл таң”да эшләгән дәвердә ул гәзитнең лауреаты булды, “ЛедиЖур” Бөтен­русия конкурсында җиңеп, Мәскәүгә Матбугат балына чакырылды.

Гөлнара Рәшит кызы якташы, заманында безнең коллективта хезмәт салган Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атна­баевның эшен лаеклы дәвам итә, дип әйтергә дә тулы нигез бар. Әнгам Атнабаев кебек үк, туган ягын, үз авылын бик ярата ул. Шулай ук без Гөлна­раны алдагы көнгә, киләчәккә йөз тотып эшләүче журналист буларак беләбез. Хәзер “Атайсал” программасы турында бик күп сөйли­ләр, һәм журналистлар бу теманы еш яктырта. Гөлнара Гыйлемханова исә бу эшне күпкә иртәрәк башлаган һәм бүгенге көнгә кадәр дәвам итүче кеше — туган авылында бик күп изге эшләр башкарды ул. Без Гөлнара­ның моннан берничә ел элек туган авылында шәҗәрә бәйрәме — “Гамил җыены” үткәрүен хәтерлибез. Бүгенге көндә әлеге эшне дәвам итеп, ул Тәтешле районының шәрәфле шәхесе, республикада танылган партия эшлеклесе Надим Гамиловның исемен мәңгеләш­терү өстендә эшли.
Шулай ук аның “Помним поименно” — “Һәрберсе хәтердә” проекты игътибарга һәм тирән ихтирамга лаек. Әле “сугыш чоры балалары” статусы рәсми танылу алганчы ук, Гөлнараның бу юнә­­леш­тә зур эзләнү эшләре алып ба­руы, районнарда сугыш чоры бала­ла­ры­ның исемлеген тергезүе хөрмәткә лаек. Узган елда исә Гөлнара Рәшит кызы “Краснокама районының Алтын китабы”н әзерләп нәшер итте. Хә­зер бу эшне башка районнар да күтәреп алды.
Күптән түгел илебездә беренче тапкыр Әтиләр көне билгеләп үтелде. Гөлнара Рәшит кызы әтиләрнең абруен, гаиләдәге статусын күтәрү буенча күп еллар актив эшләп килә. Аның “Әтисе баласы” проекты ярдәмендә күпме талантлы әтиләр һәм балалар: спортчылар, музыкантлар, кул остала­ры хөрмәт казанды. Бу да Гөлнара­ның җәмгыять үсеше максатларын һәм бурычларын төптән аңлаган, заман сулышын тоеп яшәгән, иң мөһим, иң кирәк­ле темаларны алга сөргән, җитлеккән журналист булуын дәлилли.
Гөлнара Рәшит кызы журналист эше белән генә беркайчан да чиклән­мәде. Ул район һәм шәһәрнең иҗади тормышында актив катнаша, “Кызыл таң” республика гәзите белән берлектә яңадан-яңа проектлар тәкъдим итә. Данлыклы якташыбыз Роберт Миңнул­лин белән республи­кабызның төньяк-көнбатыш районнары буйлап үткән “Миңнуллинлы маршрут” та “Кызыл таң” гәзите тарихында матур истәлек булып калды. Шулай ук без Гөлнара Гыйлемханованы йөзәр гармунчыны бергә җыеп “Кызыл таң” гәзите исеме астында “Гармун бәйрә­ме”н оештыручы буларак та, Ә. Атна­баевның иҗат кичәләрен үткәрүче буларак та белә­без. Шулай итеп, Гөлнара гәзит-журнал битләре аша гына түгел, сәхнә аша да гәзит укучыларны тәр­бияли, халыкны мәдәни агартуга, традиция­лә­ребезне саклауга зур өлеш кертә. Үткән яз Гөлнара Гыйлемханова Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе белән бер­лектә Нефтекамада гөрләтеп “Бәлеш­фест” бәйрә­мен үткәрде һәм тагы бер тапкыр шәһәр халкының сөюен яулады.
Билгеләп үтүебезчә, Гөлнара Гыйлемханова Әнгам Атна­баев­ның иҗади мирасын саклау һәм киңкатлам халыкка җиткерү юнәле­шен­дә күп эш башкара. Аның “Знай наших!” — “Без-не­келәр дисен­нәр! — “What are we like!” проекты ша­гыйрь­ләрнең, шул исәп­тән Ә. Атна­баевның иҗатына аудио, видеоконтент булдыруга юнәл­телгән. Проектның кыйммәте шунда: ул балалар катнашлыгында тормышка ашырыла. Шушы көннәрдә журналист социаль челтәр­ләрдә “Atnabai: without borders! — Атнабай: без границ!” “Атнабай: чикләр юк!” дигән халыкара флешмоб игълан итте.
Гөлнара Рәшит кызы – гәзит укучылар тарафыннан танылган һәм яраткан журналист, бу турыда, аның мәкалә­ләре басылып чыккач, редакциягә күпсанлы шалтыратулар да сөйли. Ул үзен җаваплы, сәләтле, иҗади белгеч буларак танытты. Киң күңелле, кешелекле, кечелекле хезмәттәшебез коллективта зур хөрмәткә ия.
“Кызыл таң” гәзите коллективы Тәтешле районы Юрмиязбаш авылында туып үскән хезмәттәшебез Гөлнара Рәшит кызы Гыйлемханованы Әнгам Атнабаев исемендәге иҗади премиягә, һичшиксез, лаек дип саный.

“Кызыл таң” гәзите коллективы.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас