+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
17 гыйнвар 2022, 09:25

Гүзәл Уразова сантехник чакырткан...

Гади генә булмаган ул, башка хезмәтләрне дә тәкъдим итә башлаган...

Гүзәл Уразова сантехник чакырткан...
Гүзәл Уразова сантехник чакырткан...
Гүзәл Уразова «бер сәгатькә ир» чакырткан. Чынлап түгел, инстадуслары өчен кызыклы видео төшергән.

Видеода "сантехник" ролен Гүзәлнең ире Илдар уйный. Ул бер минутта кран торбасын борып кына куя да 2500 сум акча сорый. Аннары ул «бер сәгатькә ир» хезмәтен тәкъдим итә - бушлай диванда ятарга, каз һәм бәлеш ашарга риза булуы турында әйтә. Ә Гүзәл исә торбаны борган өчен акча гына түләргә була.

Гүзәл Уразова бу хезмәтнең нидән гыйбрәт булуын аңламавын да әйткән.

 «Миңа җибәр син аны, минем янда ятып торсын әле, бушлай», — дип язган берәү. «Калсын әйдә, диванда "мин — бәлеш, син — бәлеш" дип, бергәләп җырлап ятарсыз», "Әй килешеп тора инде Илдарга "муж на час", — диючеләр дә бар.

Фото: tatar-lnform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: