Мәгълүм булуынча, быел якташыбыз, совет дипломаты Кәрим Хәкимовның тууына 130 ел тула.
Кәрим Хәкимов – Советлар Союзы белән гарәп-фарсы илләре арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыручы дипломат. Ул — Согуд Гарәбстанында, Йәмәндә яшь Совет дәүләтенең беренче генераль консулы һәм тулы хокуклы вәкиле буларак дөньяга танылган шәхес.
Согуд Гарәбстанының яңа дәүләтен тергезүдә турыдан-туры катнашып, ул вакытта хакимлек итүче Абдел Азиз ибн Согудның дусты була һәм Гарәп ярымутравында яшәүче гади кешеләрнең ышанычын яулый.
Оста дипломат булуы аркасында Кәрим Хәкимовны “Кызыл паша” дип йөртәләр.
Гарәп илләре белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру барышында Кәрим Хәкимов анда СССРдан тормыш өчен кирәкле товарлар китерүне һәм азык-төлек белән тәэмин итүне, шулай ук халыкка медицина ярдәме күрсәтүне оештыра. Мөселман гаиләсендә тәрбияләнгән элекке профессиональ революционер, кызыл командир һәм Совет властен оештыручы буларак, Кәрим Хәкимов үзенең шәхси абруе һәм сөйкемлелеге белән гарәпләр арасында Совет дәүләтенең уңай образын формалаштыруга ярдәм итә.
1937 елның 27 октябрендә ул шпионажда һәм контрреволюцион оешмада катнашуда гаепләнә. 1938 елның 10 гыйнварында атып үтерелә.
“Кызыл паша”ны үтерү Согуд Гарәбстаны Корольлегенең идарә итүче династиясе әгъзаларына авыр тәэсир итә: бу ил белән СССР арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр Кәрим Хәкимовны чакыртып алган 1938 елда өзелә һәм Советлар Союзында коммунистлар корылышы җимерелгәч кенә яңадан тергезелә.
Советлар Союзы, Русия киңлекләрен генә түгел, гарәп дөньясын да таң калдырган “Кызыл паша”ны халкыбызга кайтаручы булып мәшһүр драматург Нәҗип Асанбаев тора.
1982 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Нәҗип Асанбаев пьесасы буенча режиссер Лек Вәлиев куйган “Кызыл паша” спектакленең премьерасы була. Төп герой – партия һәм дәүләт эшлеклесе, кызыл командир, Согуд Гарәбстанында һәм Якын Көнчыгышның башка илләрендә СССРның беренче вәкаләтле вәкиле булган Кәрим Хәкимов ролен Әхтәм Абушахманов башкара. Башкортстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты Әхтәм Абушахмановка шушы уңайдан берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Әхтәм Әхәтович, артистлар билгеләвенчә, һәр роль аны башкаручының холкында үз эзен калдыра. Сезнең белән дә шулай булдымы? Кәрим Хәки-мов ролен башкару Сезнең тормышка үзгәрешләр керттеме?
– Кәрим Хәкимовның тормыш юлы, яшәү рәвеше, белем дәрәҗәсе күпләргә үрнәк булырлык. Шуның өчен дә аның образы миңа да үрнәк булып торды һәм тора. Әйе, спектакль җәмәгатьчелектә зур кызыксыну тудырды. Төп рольне башкаручы буларак – мин, пьесаның авторы, куючы режиссер Салават Юлаев исемендәге республика дәүләт премиясенә лаек булдык. Әлбәттә, мондый уңышлардан соң, барлык көчеңне биреп эшләргә, моңа лаек икәнлегеңне исбатларга да кирәк.
– Кәрим Хәкимов роле нәкъ Сезгә тапшырылачагы кайчан билгеле булды?
– Нәҗип Асанбаев “Кызыл паша” пьесасын язганчы ук миңа Кәрим Хәкимовка багышланган бер чарада катнашырга туры килде. Шул кичәдә аның авылдашы, ерак туганы, күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римзил Вәлиев белән таныштым. Шушы вакыйгадан соң Кәрим Хәкимов белән ныклап кызыксына башладым. Ә инде Нәҗип Асанбаев “Кызыл паша” пьесасын язгач, Кәрим Хәкимов ролен уйнарга тиешмен, дип үз алдыма максат куйдым. Дөресен генә әйткәндә, мин ул рольне үзем сорап алдым һәм уйнарга да насыйп булды.
– Кәрим Хәкимов роле Сезгә җиңел бирелдеме, әллә, киресенчә, авыр булдымы?
– Роль җиңел бирелде дип, әйтә алмыйм. Әйткәндәй, һәр рольне башкарыр алдыннан аны җентекләп өйрәнәсең, өстендә эшлисең. Кәрим Хәкимов ролен башкарыр алдыннан да шулай булды. Бәхеткә, миңа якташым, укытучым Байкал Габитов белән очрашып сөйләшергә насыйп булды. Ул шул вакытта СССРның Венгриядәге Илчелеге киңәшчесе иде. Байкал Мәүләтович миңа теге яки бу очракта дипломат үзен ничек тотарга тиешлеген аңлатты. Мәсә-лән, нинди генә хәл килеп чыкса да, алар эчке кичерешләрен сиздермичә, салкын акыл белән эш итәргә тиеш. Ә бит сәхнәдә салкын акыллы кешене генә уйнап булмый. Тамашачыга хисләр дөньясы да кирәк. Менә шул урталыкны табу җиңел булмады. Озак эзләнүләрдән соң, мин аны таптым: ялгыз калганда хисләргә бирелсәм, патшалар һәм башка эшлекле очрашуларда салкын акыл белән эш итүче Кәрим Хәкимовны уйнадым.
– Кәрим Хәкимовның якыннары белән танышу бәхете тидеме?
– Әйе, аның хатыны, кызы һәм оныгы белән танышырга насыйп булды.
“Кызыл паша” спектакле белән Мәскәүгә гастрольләргә баргач булды ул. Кәрим Хәкимовның кызы Флора спектакльне карагач, безне әнисе белән очрашуга чакырды. Хәдичә ханым үзе театрга килә алмаган иде. Тәгаенләнгән вакытка берничә артист белән бергә аларның фатирына кердек. Хәдичә ханым мине күрүгә: “Иремә охшаган”, – диде дә елап җибәрде. Берничә минуттан: “Мин — дипломат хатыны. Елап торырга тиеш түгелмен!” – дип, үз-үзен кулга алды. Аннан соң инде ул Кәрим Хәкимов турында истәлекләре белән уртаклашты, аның белән булган төрле вакыйгаларны сөйләде. Хәдичә ханым әйтүенчә, Кәрим Хәкимов һәркем белән уртак тел таба белгән. Мәсәлән, берсендә алар ирле-хатынлы театрга барырга булалар. Хәдичә ханымның җыенып беткәнен ире урамга чыгып көтеп торырга була. Хатыны әзерләнеп бетеп аның янына чыкса, Кәрим Хәкимов урам себерүче белән уртак тема табып гәпләшкән чагына тап була. Икенче вакыйга Ленин белән бәйле. Ул аның белән ипле һәм үз итеп сөйләшә. Чит илдә яшәгәндә дә патша булсынмы, гади кеше булсынмы, алар белән уртак тел табып, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруга сәләтле була. Шушы очрашудан соң мин ролемне тагын да тулыландырып уйнадым, дип әйтә алам.
– Кәрим Хәкимов белән Әхтәм Абушахмановның холыкларында охшашлыклар бармы, ничек уйлыйсыз?
– Кәрим Хәкимов гадел, намуслы, кешелекле һәм кечелекле булган.
Кешеләр белән бик тиз уртак тел таба белүен дә ассызыклыйлар. Бәлки, кайбер сыйфатларыбызда охшашлыклар бардыр.
* * *
Ә менә, минемчә, Әхтәм Абушахманов белән Кәрим Хәкимовның охшашлыклары байтак. Юкка гына Әхтәм Әхәт улын егерме елдан артык республиканың театр эшлеклеләре берлеге идарәсе рәисе итеп сайламыйлардыр. Башкортстанның халык артисты һәм Русиянең атказанган артисты Әхтәм Абушахмановның театр мохитендә югары профессиональ абруе катлаулы проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә. Монда яшь актерларның профессиональ үсеше, сәхнә ветераннарының көнкүрешен җиңеләйтү, аларны театр тормышына җәлеп итү мәшәкатьләре дә бар. Ә боларның барысын да ерып чыгу өчен Кәрим Хәкимов кебек үк, Әхтәм Әхәт улы үзе дә гадел, намуслы, кешелекле һәм кечелекле кешеләр белән уртак тел табучы да.
Конкурс озайтылды
Мәдәният министрлыгы Башкортстанда туып-үскән совет дипломаты Кәрим Хәкимовка һәйкәл урнаштыру буенча иң яхшы проектка конкурсны озайту турында игълан итте.
Һәйкәлне урнаштыру урыны – башкаланың Совет һәм Тукай урамнары киселешендәге В. И. Ленин исемендәге парк.
Конкурста катнашу өчен гаризалар, проектлар, аңлатма язулары, график материаллар һәм смета-финанс исәп-хисабы авторлар тарафыннан 4 апрельгә кадәр Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 148 адресы буенча “Русиянең Рәссамнар берлеге” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсендә кабул ителә. Белешмә өчен телефон: 8 (347) 284-42-47.
Конкурс нигезләмәсе белән “Русиянең Рәссамнар берлеге” төбәк оешмасы сайтында танышырга мөмкин.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.