+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 гыйнвар 2022, 05:16

Фирүзә Париж күренми, кайда ул?

Үзенчәлекле җырчы, талантлы актриса булып танылган, инде чит өлкәләргә дә чакырыла башлган Башкортстанның атказанган артисты илдән чыгып киткән.

Фирүзә Париж күренми, кайда ул?Фирүзә Париж күренми, кайда ул?
Фирүзә Париж күренми, кайда ул?

Хәзер ул Еропада, Польшаның Краков шәһәрендә яши. Анда ул әтисе - башкорт, әнисе украин милләтеннән булган Людмила Солтанованың шәхси кунакханәсендә ресепшнда эшли. Анда барганына алты ай булган. Ул бик тырышып поляк телен өйрәнә, андагы милләттәшләрен җыеп, мили бәйрәмнәр оештырырга җыена икән.

- Шунда ук яшим, берүземә бер бүлмә бирде. Бу илдә эш күп. Краков — туристлар шәһәре. Адым саен кунакханә, кибетләр. Хезмәт хакы да әйбәт. Мисал өчен, Русиядә чама белән 20 мең сум хезмәт хакы билгеләнгән вазыйфаны башкарган өчен монда 60 мең сум тирәсе түлиләр. Яшәү дә бик кыйммәткә төшми. Краков — IT өлкәсендә эшләүчеләр оясы. Монда күп илдән шушы һөнәр ияләре агыла. Танышларым әйтүенчә, алар 600әр мең сум алып эшли.
Хөкүмәт халыкны кайгырта дияр идем. Монда балалар бакчасы, мәктәпләр бушлай, уку йортына ремонт өчен акча җыю юк. Һәр балага 18 яше тулганчы ай саен 500 злот (безнеңчә 10 мең сумга якын) күләмендә пособие бирелә. Моңа өстәп, башка пособиеләр дә бар. Өч балалы поляк хатыннары бөтенләй эшләми, дәүләт аларны тулысынча тәэмин итә. Алимент ягыннан да законнар кырыс, бездәге кебек качып йөрү юк. Аерылышучылар аз. Дөрес, монда бик күпләр соң гаилә кора. Аякка баскач кына, аңлы рәвештә өйләнешәләр, - дип сөйләгән ул "Ирек мәйданы" гәзите хәбәрчесенә.

Җаны теләгән - елан ите ашаган. Әйдә, Европаларны да матурлап йөрсен әле яраткан җырчыбыз. Бәлки Париж үзе көтәдер безнең Фирүзәне...

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас