Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен үткән ел тынгысыз, мәшәкатьле һәм, шул ук вакытта, нәтиҗәле булды. Елның соңгы ае гына да зур ике вакыйга белән хәтердә калды: беренчесе театрның 30 еллык юбилее булса, икенчесе драматург Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” музыкаль драмасын сәхнәгә чыгару булды. Театр коллективының алтмыштан артык хезмәткәренә, шул исәптән егермеләп актёрга мактаулы исемнәр, төрле дәрәҗәле бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырылган кичәдән соң, спектакль театрның данын тагын да күтәрергә, алган бүләкләрне дә акларга тиеш иде. “Галиябану” спектакле “Нур” сәхнәсендә соңгы тапкыр унсигез ел элек, 2004 елда Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әбелхәер Сафиуллин тарафыннан куелган булса, бүген ул Башкортстанның халык артисты, Ш. Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин тарафыннан сәхнәләштерелде. Ике көн рәттән ике төркем артистлар башкаруындагы премьерадан алынган тәэссоратлар белән бүлешү, театрның тугры тамашачысы буларак, фикеремне җиткерү теләге кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
Премьерага мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов һәм башка мәртәбәле кунакларның килүе спектакльгә игътибарның зур булуын күрсәтә. “Галиябану”ның сәхнәгә кайтуы Башкортстанның мәдәни тормышында әһәмиятле бер вакыйга булып бәяләнергә хаклы, минемчә.
Спектакльнең режиссеры классик әсәрне яңа укылышта, заманча театр сәнгатенең таләпләренә туры китереп әзерләгән. Бу пәрдә ачылуның беренче минутларыннан ук сизелде: спектакльдә катнашучы персонажлар сәхнәдә музыкаль шкатулка эчендә яшәүче геройлар кыяфәтендә пәйда булды. Хәрәкәттә катып калган геройларның сәхнә күчәрендә салмак кына көй уңаена әйләнүе үткәндәге бер тарихны сөйләргә әзерләнү кебек кабул ителде. Драманың язылу вакытын, андагы күренешләрнең бер гасырдан артык элек булганлыгын искә төшерсәк, вакыйга әкияти-символик мәгънә ала башлый. Ягъни вакыйгаларның бүгенге көндә шул рәвешле булуы шикле, тик сез аңардан фәһем алырга, эчке мәгънәсен төшенергә тиешсез, диелә сыман.
Әдәбияттан азмы-күпме хәбәрдар кеше өчен “Галиябану”ның эчтәлеге таныш. Егерме биш яшьлек Мирхәйдәр Фәйзигә 1916 елда “Сәгадәтбану” дигән пьеса язу уе килә. Ул Казан ягы авылларындагы туганнарында кунак булганда халыкның яшәү рәвешенә, уен-такмакларына, җыр-биюләренә, гадәт-йолаларына аерым игътибар итә һәм тупланган материалны яңа пьесасына нигез итеп ала. Әсәр “Галиябану” дип аталып, 1917 елның 19 мартында Ырынбурда “Ширкәт” труппасы тарафыннан сәхнәгә чыгарыла һәм уңыш казана.
Төп конфликт урта хәлле крестьян Бәдри һәм аның хатыны Галимәбануның унҗиде яшьлек кызлары Галиябануны кияүгә бирергә җыену тирәсендә тупланган. Авылның егерме биш яшьлек бай егете Исмәгыйльнең нинди генә юллар белән булса да Галиябануга өйләнү теләге чынбарлыкта каршылыкка очрый. Кызның Исмәгыйльне яратмавы, шулай ук үзенең дә кызга карата хисләре булмау аны борчымый. Галиябануның – гармунчы егет Хәлилне, ә егетнең кызны яратып йөрүе бәрелешнең төп сәбәбе булып тора. Кыз яучылаган кияүнең кем икәнлеге төгәл билгеле булмау, кыз һәм булачак кияү арасындагы мөнәсәбәтләрнең асылы ачылып бетмәү Бәдри һәм хатыны Галимәбануның күпчелек эш-гамәлләрен, теләк-омтылышларын аклый, тамашачыны киеренкелектә тота, вакыйгалар үстерелешен тәэмин итә.
Бәдри ролен башкаручылар – Башкортстанның халык артисты Мәхмүт Фатыйхов (беренче көн) һәм Эльмир Хәйретдинов (икенче көн) баласын бәхетле итәр өчен барлык көчен, мөмкинлекләрен кулланучы ата образын төрле яклап ачарга тырыштылар. Мәхмүт Фатыйхов тарафыннан геройның характерын даими үзгәрештә бирү югары осталык белән башкарылды. Эльмир Хәйретдиновның Бәдрие исә басынкырак, олпатрак кебек күренде: тавыш-интонация, мимика, хәрәкәтләр барысы да урынлы, уйланылган иде. Бәдри характерын ачуда хатыны Галимәбануның да – Башкортстанның атказанган артисты Резида Зарипова (беренче көн), Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина (икенче көн) – тәэсире көчле булды.
Ә шулай да пьесаның йөзек кашлары – Хәлил белән Галиябану. Талантлы актер Вилдан Мисбаховның оста итеп гармунда уйнавы, моңлы җырлавы да, килеш-килбәтендәге сөйкемлелек, тыйнаклык драматург күзаллаган Хәлилгә тәңгәл килгән, күрәсең. Үз сүзендә торучы, саф мәхәббәтнең хисләрендә янучы егет язмышы спектакльдә фаҗигале тәмамлана. Премьераның ике көнендә дә алыштыргысыз булып калган, ике очракта да бертигез уйнаган актерның киләчәге өметле.
Пьесада Галиябану үзенең матур эчке дөньясы, җыр иҗат итәргә сәләтле, шигъри телле булуы белән аерылып тора, аңа “... төсен, буен, акылын, фигылен, белемен, җитезлеген, үткерлеген Ходай “мә сиңа!” дип биргән. Әти-әнисе, кичке уенга җыелучы яшьләр, ахирәтләре тарафыннан бирелгән бәя Галиябануны барлык яктан камил кеше итеп күрсәтә. Мәхәббәте хакына әти-әнисенең теләгенә каршы чыгарлык тәвәккәл, Исмәгыйль белән бәйле вакыйгаларда туры сүзле, Хәлилгә мөнәсәбәттә намуслы һәм эчкерсез булуы ачыклана. Галиябану – драманың иң хисле, иң моңлы, иң романтик герое. Әлеге рольдә уйнаучы артистлар Гөлназ Биктимерова һәм Чулпан Раянова, берсе – җырлау осталыгы, ихласлыгы, икенчесе драматик характер тудыруы маһирлыгы белән аерылып тора.
Ике яшь йөрәкнең арасына кара козгын булып, мин-минлеге ташып торган бай егет Исмәгыйль килеп керә. Ул Галиябануга кызны яратканы өчен түгел, ә үзенең башкалардан өстен булуын исбат итәр өчен генә өйләнмәкче. “Матурлыгы белән бөтен тирәдә дан тоткан кызның, миннән узып, башкага китүе, ул ни дигән хурлык!” дигән сүзләрендә дә, кызның күңел торышына, эчке матурлыгына түгел, тышкы кыяфәтенә кызыгу, үзенең башкаларны куркытып торучы икәнлеген исбатлау ята. ”Исмәгыйль отылды” дигән сүзне ишетмәү өчен башланган алыш Хәлилне атып үтерү белән тәмамлана. Үз сүзенең өстен чыкмавын хурлык, җиңелү итеп кабул иткән, үзеннән башка беркемне дә яратмаган, хөрмәт итмәгән Исмәгыйльгә карата тамашачыда нәфрәт тойгысы уяна. Исмәгыйльнең дорфа, көнчел, гарьчел, үчле икәнлеге Бәдри, Галимәбану, Галиябану, Хәлил белән булган аралашу-сөйләшүләрендә, геройның монологларында, эш-гамәлләрендә дә ачык күренә.
Ике көндәге Исмәгыйль дә шәп килеп чыккан, диясе килә! Башкортстанның атказанган артисты Альберт Шәрәфетдинов башкаруындагы Исмәгыйль образы үзенең кырыслыгы, йөз кыяфәте, хәрәкәтләре тамашачыны сискәндерерлек салкынлык сирпеп торуы белән аерылса, Марат Хәсәнов башкаруындагы Исмәгыйльнең хәйләкәрлек, мәкерлелек кебек сыйфатлары өскә калкып чыкты.
Исмәгыйль образын режиссер Азат Җиһаншин тулыландырып, яңача, кинаяле фикер белән баетып тәкъдим итә.
М. Фәйзи пьесасының һәр күренешендә дә ул ялгызы булса, бу спектакльдә Исмәгыйль һәрвакыт диярлек үзенең ике иптәше (Башкортстанның атказанган артистлары Айрат Фатыйхов һәм Айнур Баянов), куштаннары белән йөри. Бу – режиссерның әсәрне яңа укылышта тәкъдим итүдәге табышы, дип бәяләр идем. Ирексездән, бүре үз өерендә көчле, дигән аллегория күз алдына килә. Явызлык, кешелексезлек, нәфесне тыя алмау әсәр иҗат ителгән чорда сирәк күренеш булса (ялгыз Исмәгыйль рәвешендә), хәзер инде ул җәмгыятьтә тирән тамыр җәйгән яман чир буларак яши (Исмәгыйль һәм аның куштаннары образында).
Пьесада Исмәгыйль вакыйгалар ахырында үз гаебен танып, кылган гамәленә үкенеп, суд хөкеменә бирелүен әйтсә, тәкъдим ителгән спектакльдә гаеплене билгеләү билгесез булып кала (спектакльгә старшина образы кертелмәгән). Режиссер тәкъдим иткән вариантта Исмәгыйль җинаять урыныннан үз яраннары белән җиңүче кыяфәтендә чыгып китә. Кеше фикерләвенең катлаулануы, заман тамашачысының әзер җаваптан бигрәк үз фантазиясен җигәргә сәләтле булуы, аңардан тәм табуы режиссерны бу адымга этәргәндер, күрәсең. Бу уңайдан, алга китеп, шуны да әйтик: спектакльдә драматург тәкъдим иткән беренче бүлектәге бирнә сайлау вакыйгасын кыскарту, икенче бүлектәге өченче күренешне (хатын һәм көтүче арасындагы диалог), старшина белән бәйле бишенче күренешне төшереп калдыру тамашаның эчтәлегенә, төп идеясенә һич тә хилафлык китерми. Пьесадагы материалны кыскарту-яңарту классик язучы стилен тулысынча саклаган рәвештә, кайбер мизансценаларның яңгырашын көчәйтү максатыннан, спектакльнең темпо-ритмик корылышын көйләү җәһәтеннән чыгып башкарылган, минемчә.
Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираеваның спектакльдә катнашуы — үзе бер вакыйга! Аңа 60 еллык сәхнә тормышында ничәмә тапкырлар яучы карчык ролен уйнарга туры килде икән? Бу очракта да актриса үз амплуасында калды, берчә хәйләкәр, берчә кешелекле димче Бәдига карчык образы тормышчан, ышандыргыч килеп чыкты.
Спектакльнең беренче көнендә Башкортстанның атказанган артисты Айсылу Гомәрова башкаруындагы Бәдига карчык образы үзенең чаялыгы, үткерлеге белән аерыла. Бәдига карчык, Бәдри һәм Галимәбану катнашлыгындагы сәхнә күренеше бу көнне тамашачыны бертуктаусыз көләргә мәҗбүр итте: хуҗаларның, карчыкка ярарга тырышып, аны йомшак урынга утыртуы, Бәдринең яучыга чамалап кына акча бирүе, биргән акча белән канәгать булмаганлыктан, яучының култык астына мендәр булса да кыстырып алып кайтып китәргә маташуы кебек шаян-көлкеле күренешләр берсен-берсе тулыландырып килде. Гомумән, спектакль драматург М. Фәйзи тарафыннан да халыкчан юморга бай әсәр буларак тәкъдим ителә (Бәдри белән Галимәбануның диалоглары, хат уку күренеше һ.б.) Көлкеле эффект тудыручы Бәдри (Мәхмүт Фатыйхов) һәм Гыймади (Альберт Шәйхетдинов) арасындагы эпизодик күренеш тә геройларның физик каршылыгына (кыска-озын, бәләкәй-зур) корылганлыктан, чагу һәм истә калырлык килеп чыкты. Гомумән, спектакльдәге юмор, эчке ирония драматик хәлләрне, чарасызлыкны, көчле эмоциональ тәэсирне, фаҗигалелекне һәм ахырдагы трагик пафосны оештырырга ярдәм итә.
Авыл яшьләрен уйнаган бер төркем актерлар арасында да үз характеры, харизмасы белән аерылып торган тәҗрибәле артистлар белән янәшә яшьләрнең булуы да шатлыклы күренеш. Алардан Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәм-мәдиева, актерлар Руслан Хисаметдинов, Лилия Таҗетдинова, Фәнил Гайзетдинов, Айдар Хөснетдинов исемнәрен телгә алу белән генә чикләнәбез. Егермедән артык персонаж катнашкан спектакльдәге һәр образга тукталу әлегә кирәкмәс.
Вакыт һәм урын аралыгын бирү максатыннан куелган декорацияләрнең сәхнәдә артык күп булмавы хәзерге театр сәнгатенең минимализмга омтылуыннан килә, күрәсең. Сәхнәдә вакыйгалар барган урын буларак су буе, йорт, өй каршындагы бакча кебек шартлы бүленешләр соңгы техник казанышлар ярдәмендә, кирәк чакта гына сәхнәгә чыгарылучы биек басма, кое, таган, тәрәзә, мендәрләр куелган сандык, келәм белән чикләнгән. Гомумән, ярымтүгәрәк рәвешендәге биек басма сәхнәдәге вертикаль топосны (проекцияне) тулыландыра. Бер яктан, ул Хәлил белән Галиябану хисләренең югарылыгына ишарә кебек кабул ителсә (яшьләр күп очракта шул басмада очраша, серләшә, бер-берсенә хисләрен аңлата), Исмәгыйльнең басманың югары ноктасында туктап торуы үзен башкалардан өстен кую белән тәңгәлләшә.
Шуны да аерым билгеләргә кирәк: сәхнәнең гомум бизәлеше заманча һәм милли бизәкләр белән чуарланган. Сәхнә киемендәге яшел-сары төсләр киселеше, милли колористикага хас булган чагу төсләрнең мендәр-япмаларда гына күренеп китүе, арткы фондагы бизәкләр белән тыгызланган түгәрәк рәвешендәге сурәт, мәңгелек яшәеш хәрәкәтенә ишарә ясаган хәлдә дә, ятрак булып күренә.
Тамашачы игътибарын җәлеп итәрлек тагын бер сыйфат – сәхнә киемнәренең килешле, матур, чор атмосферасына туры килеп тегелүе. Күлмәк-яулыклар, казаки-камзуллар, читек-чүәкләр, беләзек-хаситәләр эстетика кануннарына гына түгел, ә милли кием традицияләренә тугры калып хәстәрләнелгән.
“Нур” татар дәүләт театры тарихында тагын бер истәлекле вакыйга – театрның үз инструменталь оркестры булдырылу. Тамаша буена сәхнәдәге күренешләрне Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев җитәкчелегендә уйнаучы оркестрның тере тавышы бизәде. Оркестрга беренче профессиональ актриса, Уфада беренче татар труппасы төзүче Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исеме бирелү дә аерым бер мәгънәгә ия. Болар барысы да театр директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллинның тырышлыгы нәтиҗәсе дип бәяләнергә хаклы. Соңгы елларда репертуар сайлау да театр житәкчелегенең игътибарлы уйланылган иҗат сәясәте дип кабул ителә, шул ук вакытта бербөтен тукыма булып үрелгән классик әсәрләр янына яңа авторларны да җәлеп итү, заманча проблемаларны күтәрү театр офыкларын тагын да киңәйтергә мөмкинлек тудырыр иде. Шулай ук сәхнә бизәлеше кебек мәсьәләләргә аерым игътибар юнәлтелә башлады. Бу уңайдан да төс-балкышларга саграк килү, миллилекнең асылын саклап калу өстенлек алсын иде. Сәхнәдән тыш та актёрларны халык арасында таныту (“Җомга очрашулары” проекты, алып баручысы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнур Усманова-Заһидуллина), киләчәктә театр өчен яшь актерлар әзерләү, төрле яшьтәге тамашачыларны җәлеп итү буенча да эшләр алып барыла.
Йөз елдан артык элек язылган драманың тарту көче нәрсәдә соң, дип сорарсыз. Беренчедән, үз вакытында беренче музыкаль драма булган әсәр бүген дә эмоциональ яңгырашын югалтмаган. Галиябану үзе иҗат иткән дип тәкъдим ителгән җыр пьесага романтик пафос бирә. Күп очракта Хәлил белән Галиябану бер-берсенә хисләрен җыр аша аңлаталар, яшьләрнең кичке уеннары да җырсыз үтми. Хәтта Исмәгыйль образы да, үз характерына туры китерелеп, мәгънәсез һәм тупас яңгыраган җыр белән тулыландырыла. Финалда Галиябану тарафыннан башкарылган җыр фаҗигалелекне тагын да көчәйтә. Җыр – вакыйгаларны бер җепкә җыеп торучы үзәк.
Икенчедән, драманың мәңгелек темаларның берсенә – мәхәббәткә багышлануы. Кешелек дөньясы нинди генә чорларны үтсә дә, һәрвакыт саф мәхәббәткә дан җырлаган, аның барлыгына ышанган. Мәхәббәт – Илаһи көч тарафыннан бирелгән олы бүләк дип кабул ителгән. Шәрык әдәбиятында Йосыф-Зөләйха, Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә мәхәббәтләрен тасвирлаган әсәрләр традициясен дәвам итеп, драматург үз заманы өчен актуаль булган социаль тигезсезлек, кеше ирке, иҗтимагый каршылыклар кебек сыйфатларны калкытып куя, сентименталь, трагик пафосларның синтезына омтыла.
Заман тамашачысы өчен әсәр үткәндә калган фаҗигале вакыйга, гыйбрәтле бер тарих кебек кабул ителә. Тик күңелдә сорау арты сорау туа: хәзерге көндә мәхәббәт һәм явызлык, намус һәм кешелексезлек бәрелешендә кем җиңәр иде икән? Бүгенге шартларда геройлар үз принципларына тугры калыр идеме икән? Кызларына бәхетле тормыш теләгән Бәдри белән Галимәбану байлыкка кызыгып, кемгә биргәннәрен дә абайламастан, никахка риза булырлар иде микән, әллә бу мәсьәләне кыз иркендә калдырырлар идеме? Мәхәббәте юлында котылгысыз киртә ятканын күргән Хәлил, шулкадәр үк үҗәт, үз сүзен үтәүче булып калыр идеме, авылда “дөнья тоткасы” булган Исмәгыйль Галиябануга байлыгын, вакытын әрәм итеп торыр идеме икән? Ә иң борчыганы — бүгенге Галиябану үз мәхәббәте өчен ХХ гасыр башындагы Галиябану кебек көрәшер идеме? Әллә саф, самими мәхәббәт артындагы очны-очка ялгап яшәгән киләчәктән куркып, җитеш һәм тук тормышны сайлар идеме? Һичьюгы, заман хатын-кызына хас булганча, акчаны үзем дә эшләп таба алам, дип, гаилә мәшәкатьләренә батмыйча, үзе өчен генә яшәүне кулай күрер идеме?.. Кыскасы, болар — заман тамашачысын борчырга тиеш сораулардыр.
Театр, югары сәнгать чарасы буларак, тамашачыны рухи биеклеккә күтәрергә, этик-әхлакый нормалар кысаларында тәрбияләргә, матурлыкны кабул итәргә өйрәтергә тиеш! Хәлил-Галиябану-Исмәгыйль мәхәббәт өчпочмагының чишелеше фаҗигале тәмамланса да, тамашачы театр залыннан җирдә мәхәббәтнең, гаделлек, кешелеклелек сыйфатларының барлыгына инанып, күңелен чистартып чыккандыр, рухын сафландырып, тормышка карашларын аныклап, яңа көнен яши башлагандыр, дип инанасы килә. Безнең чорда да Галиябанулар бардыр бит әле?!
Альбина ХӘЛИУЛЛИНА,
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы,
Ф. Кәрим премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты,
М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты.