+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 гыйнвар 2022, 07:25

«Без – Русия» программасы зур ярдәм күрсәтә

Башкортстанның атказанган артисты, Ш. Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Линар Дәүләтбаев җитәкчелегендәге Республика халык уен кораллары милли оркестры Русия Мәдәният министрлыгының «Без – Русия» федераль программасында катнаша.

«Без – Русия» программасы зур ярдәм күрсәтә«Без – Русия» программасы зур ярдәм күрсәтә
«Без – Русия» программасы зур ярдәм күрсәтә

Масштаблы программага бөтен илдән 35 алдынгы милли коллектив кергән. Безнең республикадан зур гастрольләрдә шулай ук Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре, «Мирас» фольклор җыр һәм бию ансамбльләре дә катнашачак.
Проектның географиясе Калининградтан - Камчаткага, Дербенттан Чукоткага кадәр, ә концертлар өлкәннәр һәм балалар аудиторияләре өчен билгеләнгән.
«Без – Русия» программасы ярдәмендә театр коллективларының «зур гастрольләре» белән бергә Русия тамашачылары илебез иҗат коллективларының иң яхшы концерт программалары белән дә танышачак.

Фото:https://culture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас