38 яшьлек җырчы Максим июнь аенда коронавирус белән каты авырган иде. Ул озак вакыт дәваханәдә ятты. Комада булды, әмма табиблар тырышлыгы белән исән калды.
Хәзер җырчы реабилитация уза, сәламәтлеген ныгыта. Әмма аның сәхнәгә кайтуы хакында сүз булырга мөмкин түгел.
Әлеге вакытта ул барлык буш вакытын гаиләсе белән үткәрә.
"Комсомолка" басмасы хәбәр итүенчә, табиблар Максимга үпкәләр трансплантациясе ясарга киңәш иткән.
"Аның үпкә тукымалары бик аз күләмдә калган. Күп кенә өлеше һава алалмый. Табиблар аңа үпкә күчереп утыртырга киңәш итә, чөнки таркалган тукымаларны инде тергезеп булмый", - дигән җырчының танышы "Комсомолка"га.
Фото: woman.ru сайтыннан.