1988 елның җәендә Чаллы шәһәренә Башкортстанның һәм Татарстанның үзешчән композиторлары фестиваленә барган идек. Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар язган җырларны башкарырга Резида Әминева белән мине чакырдылар. Республикабыздан анда тагын танылган җырлар авторлары Алик Локманов, Вәсил Хәбисламов, Мөфтәдин Гыйләҗев һәм аның хәләл җефете, җырчы Фәрзәнә ханым, виртуоз кубызчы Роберт Заһретдинов та катнашты.
Ике көн барган фестивальнең программасы бик бай иде. Татарстан үзешчәннәре белән таныштык, җырларын репертуарыбызга алдык. Чаллы шәһәре Мәдәният сараенда, “КамАЗ” заводы цехларында, сабантуйларда бергәләшеп чыгышлар ясадык. Бөтен урында да безне ихлас кабул иттеләр, җыр-моңнарыбыздан канәгать калдылар.
Чаллыда яшәгән композитор Ринат Гобәйдуллиннан алган — “Торналар да китә инде”, “Авылымда каз өмәсе”, Түбән Кама егете Фәһим Шәеховтан алган “Кайтчы, яшьлек”, “Таңнарында син бар кебек” җырларын концертларда әле һаман башкарам, Башкортстан радиосыннан да алар тапшырылып тора.
Әлмәттән җырчы һәм композитор Зиннур Сафиуллин белән иҗади дуслыгыбыз әле дә дәвам итә. Кыйгы районының Дүшәмбикә авылында туган шагыйрә Резеда Вәлиева сүзләренә ул язган “Туган як моңнары” җырын фестиваль вакытында Чаллы сабантуенда тәү тапкыр башкарган идем. Үземә дә, тамашачыларыма да бик ошады ул.
Татарстанның Әлмәт районы Мәмәт авылында 1962 елның гыйнварында туган улларына Сания һәм Габделбарый Сафиуллиннар “нур сибүче” дигәнне аңлатучы Зиннур исеме кушалар. Моңга тартылган улын әтисе кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәтә, үсә төшкәч, баян алып бирә. Тумыштан сәләтле малай аны да бик тиз үзләштерә. Авылдагы концертларда, башка чараларда катнаша. “Артист булыр”, — ди авылдашлары аның талантына сокланып. Шулай ук спорт белән дә актив шөгыльләнә, төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый.
Артистлык киләчәге юрасалар да, урта мәктәпне тәмамлагач, Зиннур Әлмәт физик культура һәм спорт техникумына укырга керә. Монда да үзешчән сәнгать түгәрәкләренә ихлас йөри. Казахстанда армия хезмәтен үтеп кайткач, укуын тәмамлап, район мәгариф бүлегендә эшли башлый. Ләкин озак эшләми ул анда. Хезмәт юлын хәвефле, әмма героик тармакта дәвам итәргә була — 1986 елда Әлмәтнең янгын сүндерү бүлегенә урнаша. Хәләл җефете Нәсимә белән тәүдә янгын сүндерү депосының бәләкәй генә бүлмәсендә яшиләр. Уллары Илназ белән Илнар туа. Тора-бара фатирлы да булалар.
Бүгенге көндә Зиннур шәһәр янындагы үз йортында яши. Уллары икесе дә Казанда төпләнгән. Илназ Сафиуллин җырчы буларак танылды. Аның чыгышларын телевидениедән еш күрсәтәләр. Илнар — шәхси эшкуар.
Зиннур беркайчан да җырдан-моңнан аерылмый. Янгын сүндерү депосында эшләгәндә концертларда катнаша. Үзенең киң диапазонлы, табигатьтән бирелгән моңлы, бәрхет тавышы белән тамашачыларның күңелен яулый. Җырлар яза башлый. “Ак каен” дигән концерт студиясе оештырып, Татарстан буйлап гастрольләргә чыга. Ул иҗат иткән “Талларым”, “Көнбагыш”, “Бәхет төне”, “Ак каен” җырлары халык арасында тиз арада популярлык яулый.
Зиннур Сафиуллин, белемен арытаба үстерү ниятеннән Алабуга мәдәният училищесының режиссерлык бүлеген читтән торып тәмамлый. 1999 елда аны Татарстан үзешчән композиторлар иҗади берләшмәсенең көньяк-көнчыгыш төбәге буенча җитәкче итеп сайлыйлар. Аның җырларын Татарстан һәм Башкортстанның бик күп профессиональ һәм үзешчән артистлары башкара. Җырларында халыкчан моң да, заманча ритмнар да бар. Бер генә җырында да автор үзен кабатламый, башкаларга иярми. Үз моңы, үз стиле белән аерылып тора. Шуңа да аның җырларын Венера Ганиева, Равил Харисов, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова, Асаф Вәлиев, Габделфәт Сафин, Зөһрә Шәрифуллина, ИлСаф, Нәфкать Нигъмәтуллин, Фәдис Ганиев, Венер Абдуллин һәм башка бик күп танылган җырчылар үз репертуарларына алган.
“Ничә җыр яздың?” — дип сораган идем. “Эш санда түгел, иң мөһиме, аларны җырчылар теләп ала, җырлый, халык арасында таралып, популяр булып китәләр”, — диде композитор.
Мин композиторның “Шомырт чәчәкләре”, “Мәхәббәтем калды адашып”, “Сагыну”, “Розалар”, “Син генә”, “Уфа таңнары” һәм башка җырларын Башкортстан радиосына яздырдым, сәхнәләрдән җырлыйм. Тыңлаучыларым бик яхшы кабул итә.
Зиннур Габделбарый улы янгын сүндерү депосының гади хезмәткәреннән бүлек командиры дәрәҗәсенә күтәрелгән. Намуслы хезмәте бик күп медальләр белән бәһаланган. Композитор һәм җырчы буларак иҗади эшчәнлеге өчен мактау грамоталары, тармак министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” билгесе, 2008 елда “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән.
Бүгенге көндә дә ул яңа җырлар иҗат итә. Җыр-моң чишмәсе саекмасын, аксын да аксын әле.
Харис Шәрипов,
җырчы, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.