

- Хәерле көн, кадерле кунаклар! Бүген бирегә килүчеләрне сәламлим һәм рәхмәт белдерәсем килә. Евгения Николаевнага Башкортстан тарихы белән шулкадәр илһамланган, бүгенге күргәзмә символы булган өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Әлбәттә, безнең республикада булган бар нәрсәнең дә башка рәссамнар, сәнгать эшлеклеләре, Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда күрүен бик телибез. Һәм республикадан читтә иҗат итүчеләр илһам алсын, - дип сәламләде "Бәхет территориясе" хәйрия фондының попечительләр советы рәисе, Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова.
Башкортстан беренче булып безнең брендка багышланган проектны кабул итә. Күргәзмәне ачуда Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов катнашты.
Проект авторы - Русиянең танылган рәссамы, Русия сәнгать академиясенең почетлы әгъзасы, Русия рәссамнары иҗади берлеге әгъзасы, Русия Почет ордены кавалеры, сәнгать магистры Евгения Васильева (EVA). Аның әсәрләре Пьер Карден (Франция), Татарстан Республикасы сынлы сәнгать дәүләт музее, Гибеллин шәһәренең заманча сәнгать музее (Италия), Кальтаджирон шәһәренең Епархиаль музее (Италия), Ибраһим Кодры фонды (Швейцария) җыеннарында, шулай ук дөньяның төрле илләренең шәхси коллекцияләрендә бар.
Тантаналы шартларда картиналар авторы Евгения Васильева һәм Башкортстан Милли музее генеральный директоры Альбина Ярмуллина Милли музее фондына 10 картинаны тапшыру турындагы килешүгә кул куйдылар.
Фото: "Башинформ"