+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 февраль 2022, 05:29

Богомолов Аргентина Президенты булырга хыяллана

Ул хатыны Ксения Собчак белән шул илгә яшәргә чыгып китәргә мөмкин.

Богомолов Аргентина Президенты булырга хыялланаБогомолов Аргентина Президенты булырга хыяллана
Богомолов Аргентина Президенты булырга хыяллана

Театр режиссеры, театр сәнгате остасы Константин Богомолов Аргентина президенты булырга тели.

Күптән түгел режиссер үзенең тормыш иптәше Ксения Собчак белән Аргентинада булды. Исегездә булса, Ксения дә 2018 елда президент сайлауларында катнашты. Хәзер сәяси амбицияләр турында Богомолов белдерә.

"Әгәр миндә сәяси амбицияләр бар икән, димәк, Аргентина башлыгы булырга телим", — дип язган режиссер "Instagram" сәхифәсендә.

Латин Америка иленә сәфәреннән соң режиссер аны "хуҗасыз" дип саный һәм аның чәчәк атуы турында уйлана. Режиссер сүзләренә караганда, бу эшкә ул үз гомеренең киләсе 20 елын бирергә әзер.

Ксения дә бу хакта үз фикерен белдергән. Ул ире белән нинди дә булса илдә яшәргә әзер булуын әйткән.

Фото: kleo.ru сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас