+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 февраль 2022, 05:20

“Җиз кыңгырау моңнарында үткәннең тавышлары”

Легендар җырның композиторы Вәсил Хәбисламов Әнгам Атнабаев исемендәге премиягә тәкъдим ителде.

“Җиз кыңгырау моңнарында үткәннең тавышлары”“Җиз кыңгырау моңнарында үткәннең тавышлары”
“Җиз кыңгырау моңнарында үткәннең тавышлары”

Әнгам абый Атнабаев шундый вакыйга сөйләгән иде.
Бервакыт бер төркем Башкортстан шагыйрьләре Зианчура районында халык белән очрашып йөри. Бер төпкел авылда чыгыш ясагач, соң гына район үзәгенә кунакханәгә кайтырга чыгалар. Шактый барганнан соң, машиналары ватылып, туктыйлар. Суык машинада күпме туңып утырасың, шагыйрьләр юлны җәяүләп дәвам итәргә була. Өметләре – якындагы авылга барып җитеп, берәр җылы өйгә кунарга урнашу.

Төнге караңгылыкта күпме ара үткәнне чамалау кыен. Ниһаять, алда авыл шәүләсе пәйда була. Шагыйрьләр авыл читендәге беренче өйгә ишек кага. Өйдә ут алына. Хуҗа кешенең бас тавышы яңгырый:
– Кем йөри, бимазалап, бу заманда?
Рафаэль Сафин сөйли башлый:
– Без шагыйрьләр. Халык белән очрашып йөрибез. Машинабыз ватылды. Кундырып чыгарсагыз иде!
Хуҗа сорый:
– Шагыйрьнең исеме бармы?
– Бар, мин Рафаэль Сафин.
– Белмим андый шагыйрьне!
Югалып калган Рафаэль Сафинны читкә этәреп, Муса Сираҗи телгә килә:
– Мин, Муса Сираҗи да бар!
Хуҗаның көр тавышы Сираҗины туктата.
– Ишеткәнем дә юк!
Сөмсере коелган ике шагыйрьнең күзләре Атнабайга текәлә.
Тик Атнабай үзе белән таныштырырга ашыкмый әле. Хуҗаның үзенә сорау бирә.
– Абзый, син җырлар яратасыңмы?
Хуҗа шаркылдап көлеп җибәрә:
– Үлеп яратам! Нәрсә, җырлап күрсәтәсеңме әллә?
– Юк, җырларга маһир­лы­гым юк, ә менә җырлар язарга осталыгым бар, – ди Атнабай.
– Я, нинди җырларың бар инде синең? – дип сорый хуҗа мыскыллы тавыш белән.
– “Җиз кыңгырау” җырын ишеткәнең бармы?
– Ә-ә-ә! Әнгам Атнабаев була­сыңмыни син! – дип шатланып кычкырып җибәрә абзый. Шалтырап ишек келә­сенең төшкәне ишетелә.
Урап-урап карлар күмә
кышның озын юлларын,
дип җырлый-җырлый хуҗа кеше юлчыларны җылы өенә алып керә.
“Җиз кыңгырау моңнары” җырының язылуы үзе бер мавыктыргыч тарих. Аны да Әнгам абыйның үзеннән ишеткән идем.
1968 елның кышында Илеш районында башкорт әдәбияты һәм сәнгате көннәре бара. Чарада катнашучылар арасында Әнгам Атнабаев, ул вакытта инде “Раушаниям, бәгърем”, “Зимфи­рәкәй”, “Арышларым” кебек популяр җырлар авторы Вәсил Хәбисламов һәм шушы җырлар белән халык мәхәббәтен яулап өлгергән җырчы Илфак Смаков та була.
Кунакларны авылдан-авылга урыннарында биеп торган тулпарлар җигелгән чаналарда йөртәләр. Шулай, чираттагы авылга барган кошовкада Әнгам Атнабаев һәм Вәсил Хәбисламов бергә туры киләләр. Күз ачкысыз буран котыра. Дугага тагылган кыңгыраулар чыңлавы, чана табаннары чыжылдавы, тайлар тоягыннан атылып, дөп-дөп килеп төшкән кар кисәкләре шагыйрьне дә, композиторны да әкияти бер дөньяга алып китәләр. Шундый сихри мизгелдә җилдергән чакта Әнгам Атнабаев толыбы эченнән шигъри юллар агыла:
Урап-урап карлар күмә
кышның озын юлларын.
Чың-чың итә, җил тузгыта
җиз кыңгырау моңнарын.

Җиз кыңгырау. Көмеш моңнар.
Уйлата синең хакта,
Синең хактагы уйларым
Яшьлеккә алып кайта –
Уйлата синең хакта.

Җиз кыңгырау моңнарында
үткәннең тавышлары.
Очрашулар, кавышулар,
аерылу сагышлары –
үткәннең тавышлары.
Шигырь укылып бетүгә Вәсил Хәбисламов толыбы эченнән әле генә яңгыраган сүзләр белән җыр яңгырый.
Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын,
Кая алып бара икән
Кышкы озын юлларым?

Җиз кыңгырау тагып кына,
Атларда чабып кына,
Килер идем яшьлегемнән
Тик сине алып кына.
Аллаһы Тәгаләнең бер үк җирдә, бер мизгелдә ике иҗат кешесенә Галиҗанәп Илһам җибәрү могҗизасы берәр кабатландымы икән? Юктыр!
Очрашу буласы авылга барып җитү белән композитор, Илфак Смаковны тотып алып, яңа туган җырны өйрәнә­ләр. Вәсил Хәбисламов баянда уйнап, “Җиз кыңгырау”ны халыкка тәкъдим дә итәләр. Җырны көчле алкышлар белән бәһалыйлар.
“Бүген иң еш яңгыраган татар җыры” дигән темага сорашу үт­кәрелсә, “Җиз кыңгырау моңнары”, һичшиксез, беренче урынны яулар иде. Җырны үзешчән башкаручылар да җырлый. Һөнәри җырчылар исә аны классик әсәр дәрәҗәсенә күтәрде. Ул хөкүмәт дәрәҗәсендә үткәрелгән бәйрәмнәрнең бизәге генә түгел, ә чын-чынлап халык җыры! Җиз кыңгырау моңнарында безнең яшьле­гебезнең чыңы, сагышы, үткәнебезнең тавышы.
Бу җыр төрки дөньясында өч исемне мәңгеләштерде – шагыйрь Әнгам Атнабаевны, композитор Вәсил Хәбис­ламовны һәм җырчы Илфак Смаковны.
Халыкныкына әверелгән “Җиз кыңгырау моңнары” җырының көен тудыручы композитор Вәсил Хәбисламов Тәтешле районы хәкимиятенең Әнгам Атнабаев исемендәге бүләгенә күптән лаек кеше!

Алик Локманов,
композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас