+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәдәният һәм сәнгать
1 февраль 2022, 13:00
"Нур"лылар Казанга барачак
24-27 февральдә Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Уфаның "Нур" татар театры гастрольләре узачак.
"Нур"лылар Казанга барачак
Казанда театр үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк. Алар арасында Зифа Кадыйрова повесте буенча "Фатыйма" драмасы. Бу спектакльне узган сезонның иң уңышлы премьераларының берсе дип санарга була (режиссеры - Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин).
Илгиз Зәйниевның "Хыял йорты" дигән җиңел музыкаль комедиясе – беренче татар реалити-тамашасында катнашучылар турында. Спектакльне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев куйган.
Мөдәрис Багаев пьесасы буенча "Бер мәл шәһәрдә" музыкаль комедиясенең режиссеры Илдар Вәлиев. Спектакльнең премьерасы узган сезонда булды.
"Көлмәгез, мин үләм" комедиясен Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча Азат Җиһаншин куйган.
Гастрольләр туры татар драматургиясе классикасы, Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" пьесасы белән тәмамланачак. Режиссеры - Азат Җиһаншин.
Ике театрның алмаш гастрольләре - матур традиция. Әмма пандемия берникадәр вакытка үз төзәтмәләрен кертте. Уфада камаллыларны узган елның ноябрь аенда көткәннәр иде, тик эпидемиологик хәл аркасында аларга гастрольләрне бер елга күчерергә туры килде. Г. Камал исемендәге татар академия театры Уфага 2022 елның көзендә килергә планлаштыра.
Фото:
https://www.bashinform.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"