Экспозиция театр тормышының ретроспективасы булып тора.
Музейга килүчеләр узган еллардагы иң танылган спектакльләрдән һәм әле күптән түгел генә куелган әсәрләрдән курчакларны, шулай ук афишалар, актерларның фотосурәтләрен, тарихи хроника һәм башкалардан торган күргәзмә карый алачак. 90 ел эчендә курчак театрының бай архивы тупланган һәм барлык теләүчеләр дә бу тарихка кагыла ала.
«Без сезгә 90 ел әкиятләр бүләк итәбез» күргәзмәсен театрның баш рәссамы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Андрей Волков әзерләгән. Аның исәбендә шәһәрнең төрле күргәзмә мәйданчыкларында уңышлы узган проектлар бик күп.
Күргәзмә 28 февральгә кадәр эшләячәк.
Фото: bashculture.ru