+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
5 февраль 2022, 14:00

Башкорт дәүләт курчак театрына - 90 яшь

Әмма юбилей датасын театр коллективы үз сәхнәсендә каршы алмый.

Башкорт дәүләт курчак театрына - 90 яшьБашкорт дәүләт курчак театрына - 90 яшь
Башкорт дәүләт курчак театрына - 90 яшь
Февральдә театр реконструкциягә ябылды. Коллектив бу көнне бик озак көтте. Курчак театры бинасы 1976 елның ноябрендә ачыла, шул вакыттан бирле бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелми.

- Юбилей датасына без искиткеч бүләк алдык, коллектив исеменнән зур рәхмәт әйтәсе килә, - ди Башкорт дәүләт курчак театры директоры Альберт Имаметдинов. - Безнең коллективның бай тарихы бар. Без -Русиянең беренче милли курчак театры. Бүген бик иҗади команда формалашкан, ул традицияләрне саклый, яшь артистлар җәлеп ителә. Бүген репертуарда 50дән артык спектакль бар, без актив рәвештә социаль эш алып барабыз. Реконструкциядән соң безнең иҗади проектларны тормышка ашыру өчен күбрәк мөмкинлекләр барлыкка киләчәк.

Объектны реконструкцияләү буенча проект-смета документациясе тулы күләмдә эшләнгән, дәүләт экспертизасы бәяләмәсе алынган. Театрны реконструкцияләүне Башкортостан бюджеты һәм федераль бюджет акчалары исәбенә финанслау планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның февралендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия мәдәният министры Ольга Любимова белән очрашты. Ул чакта ул Уфаның мәдәни объектларын реконструкцияләүгә һәм ремонтлауга финанслау перспективалары турында фикер алышты.

Реконструкциядән соң театр һәм аның янәшәсендәге территория балалар һәм аларның ата-аналарын җәлеп итү үзәгенә әйләнәчәк, бу урын Балалар иҗаты һәм үсеше үзәгенә әйләнәчәк. Объектны 2023 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Театрда 135 урынга исәпләнгән кече тамаша залы, шулай ук 40 урынлык балалар кафесы, музей, уен бүлмәсе, балалар һәм уен студияләре барлыкка киләчәк. Гомумән алганда, театр биналарының гомум мәйданы 6,5 мең квадрат метрга кадәр артачак.

Әлегә Курчак театры спектакльләрен кечкенә тамашачылар Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының кече залында һәм Уфа балалар филармониясе сәхнәсендә күрә ала.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас