Дөньядагы иң зур шәһәрләрнең берсе, 16 миллион кеше яшәүче Истанбулның бер очыннан икенчесенә барып җитү өчен 150 чакрым ара үтәргә кирәк, диләр. Тарихтан билгеле булуынча, Истанбулга безнең эрага кадәр 657 елда Фракия патшасы Бизас нигез сала һәм ул “Бизантион” дип атала. Безнең эраның IV гасырында Рим империясе таркалганнан соң император Константин бу шәһәрне үзгәртеп төзи һәм рәсми рәвештә аны “Яңа Рим” дип игълан итә. Тик шәһәр бу атама белән түгел, ә Константинополь булып тарихка керә. 1000 еллап Византия башкаласы булган шәһәр ХV гасыр уртасында госманлы төрекләр тарафыннан яулап алына һәм аларның куәтле империясенең башкаласына әверелә. Истанбулны ике өлешкә бүлеп, Кара һәм Мәрмәр диңгезләрне тоташтырган Босфор бугазы уза. Шәһәрнең Европадагы өлеше, үз чиратында, Алтын Мөгез бухтасы белән ике өлешкә бүленә. Истанбул – стратегик әһәмиятле диңгез порты, Төркиянең эре сәүдә-сәнәгать һәм мәдәният үзәге.
Төркия – тaтaрлaр өчeн, элeк-элeктән бeрдәнбeр мөстәкыйль төрки дәүләт булaрaк, aлaргa төрлe юнәлeштә тaяныч булгaн: икe aрaдa сәүдә эшләрe гөрләгән, xaлык Истaнбул aшa xaҗгa йөргән. Укыргa, бeлeм туплaргa килүчeләрнe, сәфәр кылучылaрны үз кoчaгынa сыeндыргaн шәһәр ул – Истaнбул.
Бу борынгы шәһәр хәзер дөньяның иң заманча һәм иң зур мегаполисы исәпләнә. Аның халыкара аэропортлары көн саен йөзләрчә очкычларны кабул итә. Шәһәрнең көнчыгыш өлешендә Сәбиха Гөкчән исемендәге аэропорт урнашкан. Мәскәүдән безне бирегә алып килгән очкыч шушы һава гаванена төште.
Сәбиха Гөкчән (төр. Sabiha Gökçen) Төркиядә беренче хатын-кыз очучы һәм хәрби очучы-истребитель булган. Ул — Төркия Республикасын төзегән Ататөрекнең (Төркиянең хәрби һәм дәүләт эшлеклесе Мостафа Кемал) тәрбиягә алып үстергән сигез кызының берсе.
...Истанбулда бөек шагыйребез Тукай һәйкәле барлыгын белгәнгә күрә, шәһәрнең башка бай тарихлы урыннарын караганга кадәр, иң тәүдә Тукайны барып күрү теләге Уфада чакта ук күңелемне биләгән иде. Ниһаять, 3,5 мең чакрым юл үтеп, борынгы шәһәр уртасындагы илаһи паркта сихри фонтаннар шавын “тыңлап утыручы” Тукаебыз һәйкәле каршына килеп бастым...
2012 елның 31 маенда Истанбул шәһәренең Әюп районында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу милли матбугатта зур вакыйга буларак яктыртылган иде. Паркка татар шагыйре исемен бирү турындагы карарны Истанбул мэриясе кабул иткән булган. Үткән елда әлеге район инфраструктурасына кайбер үзгәрешләр кертелү сәбәпле, Габдулла Тукай ял паркы да, шагыйрьнең һәйкәле дә төзекләндерелгән.
“Күптән түгел ял паркын кабаттан ачуда татарлар Президенты да катнашты”, — диде безгә парк хезмәткәрләре.
Истанбул шәһәренең ул чактагы мэры Кадыйр Топбаш һәйкәлне ачканда: “Габдулла Тукай исемен йөртүче паркның Истанбулда ачылуы мине бик сөендерә. Истанбулны Истанбул иткән Халич ярында урнашкан бу паркка Габдулла Тукай исеме бирелүе зур әһәмияткә ия.Тукай — төрки халыкларның күңеленә тәхет корган бөек шәхес. Аның исеме халкыбыз мәдәниятендә билгеле эз калдырачак. Бу парк ике милләт арасында мәхәббәт күпере ролен уйнаячак. Госманлы дәүләте белән Казан төрекләре арасындагы багланышлар гасырлар буе дәвам иткән. Татарлар үстереп биргән Исмәгыйль Гаспралы, Йосыф Акчура, Садри Максуди Арсал, Гаяз Исхакый кебек затлар Төркия тарихында иң әһәмиятле исемнәр булды. Алар безнең фикри тормышыбызга зур файда китерде, бүген дуслык, туганлык символы булып хезмәт итәләр. Мәдәни багланышларыбызның иң көчлесе исә — бөек шагыйрь Габдулла Тукай!” — дип сөйләгән.
“Безнең мирас” журналында татар һәм төрек әдәбиятлары багланышлары турындагы язмада шундый юллар бар: ”Төрек шигырьләрендә Тукаебызның үлемсез иҗаты еш кына апрель яңгыры белән чагыштырыла. Чыннан да, Сания Ишыкай “Апрель яңгыры”нда язганча: “Татар шагыйренең шигърияте ләйсән яңгыр кебек саф, төрки дөньяда мәхәббәт яулаган милли “әдәби символ, баш таҗдыр”.
“Танылган төрек әдәбиятчысы Фуад Көпрелезадә 1915 елда язган мәкаләсендә Тукайны “милли вөҗдан”, “зирәк, гүзәл әхлаклы милләтпәрвәр”, “милли хисләрне күтәрүче милли шагыйрь”, “милләтебезнең бөеге”, татар “милли Яңарышының беренче карлыгачы”, төрекләрнең (ягъни төрки халыкларның) “алгарыш һәм гуманизм юлына басуларын исбатлаучы” шагыйрь дип атады (чыганак: Ганиева Р. К. “Шагыйрьнең рухи дөньясы”).
Бүген дә Төркиядә Тукай иҗатына игътибар зур: аның әсәрләрен тәрҗемәдә укыйлар, төрек әдәбияты белән чагыштырып өйрәнәләр, диссертацияләр язалар, төрки халыкларның уртак бөек шагыйре, дип, укучыга тәкъдим итәләр. Төрек язучысы, тәрҗемәче, мөгаллим Фатих Кутлу: “Габдулла Тукайны мин Ходайның татар милләтенә бик зур рәхмәте, бүләге дип саныйм”, — диде.
“Г. Тукай иҗатына Шәрык әдәбиятының һәм иҗтимагый фикеренең тәэсире зур булган кебек, тугандаш төрки халыклар да аңа татар халкының олуг шагыйре, үзләре өчен бөек үрнәк буларак карый. Г. Тукай төрки халыкларның эстетик фикерен якынайтуда, чыннан да, тиңе булмаган урын яулаган. Аны, хаклы рәвештә, барлык төрки кавемнәр үз итә, үзләренең сүз сәнгатьләренең табигый бер үрнәге буларак бәялиләр”, — дип яздылар Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты галимнәре Нияз Сабирҗанов һәм Гүзәл Мамина.
Әйе, өч империянең башкаласы булган борынгы шәһәрнең атаклы районында, кабатланмас табигатьле мәшһүр Босфор култыгындагы парк-ның Тукай исеме белән аталуы – һәркайсыбызның горурлыгы. Үксез балачаклы мәшһүр шагыйрь иҗатының бәхетле киләчәге бу парк һәм һәйкәл. Шушы паркта кулына каләм тотып утыручы Тукай (һәйкәле) бирегә килүчеләргә тирән тарихлы татар халкының барлыгын, аның төрки кавемнәр өчен үрнәкле әдәби мираслы икәнлеген исбатлап торачак...
Әйткәндәй, Төркия башкаласы Әнкара шәһәрендә дә Габдулла Тукайга һәйкәл бар. Ул Әнкараның Габдулла Тукай исемендәге урамында 2011 елның 26 маенда ачылган. Шулай ук шагыйрьнең тууына 125 ел тулуны билгеләгәндә Төркиянең Тарсус шәһәрендәге бульварларның берсенә дә Габдулла Тукай исеме бирелгән.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Уфа — Истанбул — Уфа.