Ул Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында Ольга партиясен башкарачак. Спектакльләр 2022 елның 25 һәм 28 сентябренә, шулай ук 1, 6, 9, 11, 14 октябренә планлаштырылган.
"Кадерле дуслар, мин үземнең Америка дебюты турында белдерүемә бик шат. Бу проектны зур дулкынлану белән кабул итәм, һәм минем өчен Сан-Франциско операсының йөз еллык юбилее сезонында катнашу зур мәртәбә", - дип язган Айгөл социаль челтәрләрдә.
Спектальне куюга халыкара катнашучылар составы җәлеп ителгән. Дирижеры - Василис Христопулос, режиссеры - Канададан Роберт Карсен. Татьяна - Евгения Муравьева, Онегин - Гордон Битнер, Ленский ролендә Иван Леро Джонсон чыгыш ясаячак.
Фото: Башинформ.