Яшь, яраткан җырчыбыз янә социаль челтәрләрдә кайгылы хәбәр җиткерде: аның 36 яшьлек бертуган абыйсы вафат булган. “Юлда кайтып барам. Әле генә бик авыр хәбәр җиткерделәр. Дуслар, бертуган абыем вафат… Ковид… Аңа нибары 36 яшь иде…Һәм бүген бертуган сеңлемә 20 яшь тулды. Бүләк безгә. Исән бул иң мөһиме, сеңлем” - дип язган җырчы.
Шунда ук комментарийларда җырчыны төрлечә юатырга тырышып хәбәрләр килә башлаган.
Бу заман зәхмәте тагын күпме корбан сорар? Яп-яшь, типсә тимер өзәрлек ир-егетләрне дә алып китә бит ул.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Фото: sahne.ru