+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 февраль 2022, 10:40

«Минем Рәми» конкурсында катнашыгыз!

«Минем Рәми» төбәкара шигърият конкурсы Башкортстан Башлыгының 2020 елның 17 гыйнварында «Рәми Ягафәр улы Гариповның тууына 90 ел тулуны бәйрәм итү турында»гы указына ярашлы уздырыла.

«Минем Рәми» конкурсында катнашыгыз!«Минем Рәми» конкурсында катнашыгыз!
«Минем Рәми» конкурсында катнашыгыз!


Конкурста 6-12 һәм 12-17 яшь категорияләрендәге балалар һәм 18 яшьтән өлкәннәр катнаша ала. Рәми Гариповның шигырьләрен ялгыз укыган профессионаллардан һәм һәвәскәрләрдән видеороликлар кабул итә. Эшләрне башкорт һәм урыс телләрендә җибәрергә мөмкин.
Конкурс 2022 елның 12 февраленнән декабрьгә кадәр өч этапта уздырыла: беренче этап - 12 февральдән 12 апрельгә кадәр конкурс эшләрен кабул итү, икенче этап - 26 августан 25 сентябргә кадәр телевизион конкурс һәм өченче этап - финал.
Конкурста катнашучылар (балалар) 2022 елның 12 апреленә кадәр «Бәйләнештә» социаль челтәрендә «Минем Рәми - 90» төркеменең видеоязмалар альбомына сылтама буенча конкурс эшен сала: http://vk.com/video/playlist/-210455279_2 . Видеоязманың аңлатмасында исем-шәрифләрен, яшәгән урынын, катнашучының яшен язу кирәк. Салынган эшнең сылтамасын тутырылган заявка белән ramigaripov90@mail.ru электрон адресына «Р. Гарипов – 90. Дети» дигән тамга белән җибәрергә кирәк. Шулай ук, катнашучыларга эшләрен үз сәхифәләренә салып, #МинемРәми90 хештегы белән бастыру мөһим.
Конкурста катнашкан өлкәннәр өчен шулай ук 2022 елның 12 апреленә кадәр «Бәйләнештә» социаль челтәрендә «Минем Рәми - 90» төркеменең видеоязмалар альбомына сылтама буенча конкурс эшен салырга кирәк: http://vk.com/video/playlist/-210455279_1 . Видеоязманың аңлатмасында исем-шәрифен, яшәгән урынын, катнашучының яшен язу кирәк. Салынган эшнең сылтамасын тутырылган заявка белән ramigaripov90@mail.ru электрон адресына «Р. Гарипов – 90. Взрослые» дигән тамга белән җибәрергә кирәк. Шулай ук, катнашучыларга эшләрен үз сәхифәләренә салып, #МинемРәми90 хештегы белән бастыру мөһим.
Конкурста катнашучылар үзләренең шәхси мәглүматларын: фамилиясен, исемен, атасының исемен, туган елын һәм яшәү урынын, почта адресын, электрон адресын, һөнәре турындагы мәгълүматны эшкәртүгә ризалыгын бирә. 6-17 яшьлек катнашучыларның эшләрен, балаларның шәхси мәгълүматын файдалануга ризалыгын ата-ана җибәрә. Конкурс эшләрен бәһалаганда аларның положениега туры килүе, видеоролик өчен сайланган шигырьнең әдәби дәрәҗәсе, укучының актерлык осталыгы, текстны аңлау, үзенчәлекле сөйләү критерийларына игътибар бүленәчәк.
Конкурсны оештыручылар - Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды, Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья башкортлары корылтае, Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге, дәүләт унитар телерадиотапшырулар предприятиесе.

Фото: smi.org


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас