+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 февраль 2022, 10:57

Ул безнең күңелдә мәңге яшәячәк!

Бүген Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел. Аның исемен йөртүче 1нче Башкорт республика гимназия-интернатында шагыйрьне искә алдылар. Анда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов һәм башка рәсми вәкилләр, Рәми Гариповның балалары һәм оныклары катнашты.

Ул безнең күңелдә мәңге яшәячәк!Ул безнең күңелдә мәңге яшәячәк!
Ул безнең күңелдә мәңге яшәячәк!
Гимназия мәйданында Рәми Гариповның шигырьләре гимназия укучылары башкаруында яңгырады.

- Бүген Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, 1950 елда гимназия-интернатны тәмамлаган күренекле шәхес Рәми Ягафәр улы Гариповның тууына 90 ел тула. Чыннан да, Рәми Гарипов исемен йөртү – безнең гимназия өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Безнең төп бурычларыбызның берсе - үз Ватанын һәм телен яратучы белемле кешеләр тәрбияләү, - дип ассызыклады гимназия директоры Илнур Салихов.

Җыелган кунаклар алдында Премьер-министр урынбасары Азат Бадранов та чыгыш ясады.

- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сезне бу зур бәйрәм белән котлыйм. Рәми Гариповның иҗади һәм тормыш юлы безнең өчен үрнәк булып тора. Ул Башкортстан поэзиясен сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрде, шуңа күрә без аның исемен күтәрергә, аның шигырьләрен белергә тиеш. Бүген, мәсәлән, Рәми Гариповның шигырьләре Русия актерлары укуында яңгырады. Быел Рәми Гарипов истәлегенә багышланган масштаблы проектларны тормышка ашырабыз. Гөлнара Рәмиева белән шагыйрьнең архивын санлаштыру турында да сөйләштек. Быел Зәйнәп Биишева исемендәге "Китап" нәшриятында Рәми Гариповның биш китабы басылачак, - диде Азат Бадранов.

- Бүген - Рәми көне, һәм бу ел аның темасы билгесе астында уза. Хәтта гасырлар буена да без көн саен Рәми иҗаты белән яшибез, - дип билгеләп үтте Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас