+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 февраль 2022, 15:15

Рәми Гариповның санлы архивы булачак

Узган шимбәдә Рәми Гариповның 90 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары старт алды.


"Радий Фәрит улы Хәбиров һәм республика Хөкүмәте быел Башкортстанның халык шагыйре иҗатын популярлаштыру буенча җитди эш планлаштырдылар.
Мәсәлән, «Китап» нәшриятында 2022 елда шагыйрь тормышына һәм иҗатына багышланган 5 китап басылачак, «Минен Рәми» дигән зур бәйге ачылачак, әдипнең балалары белән бергә Рәми Гариповның һәркем куллана алырлык санлы архивын булдырырга планлаштырабыз. Әлеге архив фондларында көндәлекләр, хатлар, тәрҗемәләр һәм, әлбәттә, шигырьләр, аларның күбесе әлегә кадәр басылмаган.

Шулай ук, милли китапханәдә гаилә архивы күргәзмәсе ачылды. Тәкъдим ителгән материаллар Рәми Гариповны эшсөяр буларак тасвирлый. Тәрҗемәләр, шигырьләр яки фольклор экспедицияләре - барысы да академик дәрәҗәдә рәсмиләштерелгән.

Рәми Гариповның көндәлекләре һәм биографиясе Томас Эдисонның атаклы цитатасын раслый: гений - талантның бер проценты, ә туксан проценты авыр хезмәт. Башкорт халкы исә Рәми Гариповны намуслылыгы һәм эчкерсезлеге өчен гомере буе яраткан.

Һәм бүген без үсеп килүче буынны үз өстебездә көндәлек хезмәткә рухландыручы һәм җиңүче фәлсәфәсе дип аталган тормышка шундый мөнәсәбәт тәрбияләүче Рәми Гариповны җәмгыятькә бирергә тиешбез", - дип язган Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә.

Тулырак https://www.facebook.com/100009815464575/posts/1642324482771385/?d=n сылтамасы белән укырга.

Фото: Башинформ.


Рәми Гариповның санлы архивы булачак
Рәми Гариповның санлы архивы булачак
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас