+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 февраль 2022, 06:14

Китаплар иле – илһам чыганагы

Алсу Әхмәтова җитәкләгән Дүртөйле шәһәр китапханәсе елдан-ел яңа җиңүләре һәм казанышлары белән дан ала.Дүртөйле шәһәр китапханәсе – яшен-картын үзенә тартып торучы могҗизалы урын. Биредә нинди генә фәһемле, кызыклы чаралар үткәрелми! Аларда катнашсаң, җаныңа дәрт, илһам алып, якты тәэссоратларга чорналып кайтасың. Республика, ил күләмендәге бихисап иҗади бәйгеләрдә күркәм җиңүләр яулаган китапханәнең эшчәнлеге белән зур оештыру сәләтенә ия, үз һөнәренә мөкиббән Алсу Әхмәтова җитәкчелек итә.

Китаплар иле – илһам чыганагыКитаплар иле – илһам чыганагы
Китаплар иле – илһам чыганагы
— Кечкенәдән китапханәче булырга хыялландым, — ди Алсу Әбүзәр кызы. — Монда, әлбәттә, әниемнең өлеше зур. Ул яшьлегендә колхозда авыр эшләрдә йөреп, бик нык авырып, берничә операция кичергән кеше иде, арытаба физик эш ярамагач, ул авыл клубына мөдир итеп тәгаенләнде. Ә клубта зур китапханә дә бар иде. Кичләрен әнием янына барып, аңа ярдәмләшкәндә, китапханәче һөнәренә гашыйк булдым да инде. Авылдашларга китап бирү, гәзит-журналларны тегеп урнаштыру белән кинәнеп шөгыльләндем. Яңа китапларны су урынына “эчә” идем. Гаиләбез җыр-моң ярата, әниебез дә, апам да, мин дә авыл хорында җырлый идек, мин мәктәп елларында клубыбызның бию ансамбле составында тирә-як авылларга, район үзәгенә гастрольләргә дә йөрдем.
Алсу Әхмәтова — Дүртөйле районының Тәкәрлек авылы кызы. Мәктәптән соң ул Уфа китапханәчеләр техникумына укырга керә. Арытаба, эшли башлагач, читтән торып белем алып, әлеге юнәлештәге югары уку йорты дипломына да ия була. Хәзер инде Алсу Әбүзәр кызы утыз елдан артык китапханә челтәрендә хезмәт сала, эшемне бик яратам, үземне башка урында күз алдына да китерә алмыйм, ди.
Алсу Әбүзәр кызы 2004 елда “Башкортстан Республикасының иң яхшы китапханәчесе” бәйгесендә икенче урын яуласа, аның җитәкчелегендә Дүртөйле шәһәр китапханәсе коллективы 2012 елда сайлаучыларның хокукый белемен арттыру юнәлешендә эшләү буенча “Иң яхшы китапханә” исеменә лаек була. Арытаба “Башкортстан Республикасының иң яхшы китапханәсе-2013” республика бәйгесендә “Китапханә-музей” номинациясендә җиңү яулый, 2014 елда — Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 95 ел тулуга багышланган төбәкара конкурс-фестиваль — “Беренче Мостай укулары”нда — икенче дәрәҗә лауреат дипломын ала. Кыскасы, Алсу Әхмәтова үзе дә, ул җитәкләгән коллектив та ел саен төрле бәйгеләрдә җиңеп кенә тора.
— Китапханә эшчәнлеге күпкырлы, — ди Алсу Әбүзәр кызы. — Без балалар бакчалары, мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Үсеп килүче буында китапларга сөю уяту өчен даими рәвештә мавыктыргыч чаралар үткәрәбез. Балалар һәм үсмерләр өчен китапханәдә берничә клуб эшли, шулай ук курчак театрыбыз бар. Ел саен беренче сыйныфка укырга керүче балалар өчен зурлап “Китап бәйрәме” оештырабыз. Бу чарада катнашкан кызлар һәм малайлар арытаба даими укучыларыбызга әйләнеп китә.
Әхлак тәрбиясе эшчәнлегебезнең төп юнәлеше. Әлеге максатта танылган мәгърифәтче, укытучы, Дүртөйленең данлы шәхесләренең берсе Вил Казый­хановның “Әхлак дәресләре”нә нигезләнеп, урындагы телевидение белән берлектә фәһемле һәм кызыклы тапшырулар әзерлибез. Аларда, әлбәттә, мәктәп укучылары да чыгыш ясый. “Нәрсә яхшы, нәрсә яман?” дигән темага шигырьләр укыла, “түгәрәк өстәл” артында фикер алышу үткәрелә.
Шәһәр китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы, яман гадәтләрнең нинди фаҗигаләргә китерүен аңлатуга юнәтелгән чаралар да еш уза.
Безнең өчен узган елның иң чагу вакыйгаларының берсе – Дүртөйле шәһәр китапханәсенең З. Вәлиди исемендәге Милли китапханә, “Хәзинә” хәйрия һәм милли программалар үзәге”, әйткәндәй, аның җитәкчесе Ләлә Мәкъминова һәр башлангычта минем зур ярдәмчем, берлектә “Тату илһам чишмәләре” халыкара әдәби нәфис сүз һәм фотосәнгать конкурсын оештыру булды. Башкортстанда бу бәйге икенче тапкыр үтте. Аның беренчесе Уфада узган иде. Былтыр исә җиңүчеләрне Дүртөйле шәһәренең Мәдәният сараена җыйдык. Бәйгегә килгән әдәбият һәм фото сәнгате өлкәсендәге эшләрне республикабыз һәм Мәскәү шагыйрьләре, язучылары, рәссамнары бәяләде.
Бәйге онлайн форматта узды. Анда әдәби һәм фото сәнгате өлкәсенә караган 800дән артык эш килде. Бәйгедә 12 яшьтән 35 яшькә кадәр урыс, татар һәм башкорт телләрендә иҗат итүче каләм тибрә­түчеләр һәм фото төшерүчеләр катнашты. Башкортстанның 22 районыннан, күрше Татарстан Республикасыннан һәм Казахстаннан яшьләр аеруча актив булды. Бәйге Республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе тарафыннан яклау тапты һәм хәзер ел саен оештырылачак.
Шәһәр китапханәсе балалар, үсмерләр һәм яшьләр өчен генә түгел, өлкән буын вәкилләре өчен дә фәһемле чаралар үткәрә. Биредә “Ахирәтләр”, “Әңгәмәдәш” клублары озак еллар уңышлы эшли. Каләм тибрәтүче талантлы шәхесләр белән очрашулар, китапларның исем туйлары уздырыла. Табиблар, косметологлар, диетологлар чакырып, “Матурлык һәм сәламәтлек дәресләре” оештырыла.
— Безнең фондта 35 меңнән артык китап бар, укучыларыбыз саны елдан-ел арта, — ди әңгәмәдәшем. — Быел да без алар игътибарына берсеннән-берсе мавыктыргыч чаралар тәкъдим итәчәкбез.
Яраткан эше турында илһамланып сөйли ул, коллективыбыз бик тату, бердәм, уңышларыбызның төп сере шунда, ди.
Һөнәрендә мактаулы хезмәткәр булса, гаиләсендә үрнәкле әни, бар яклап килгән тормыш иптәше ул. Ире Айрат Рәфит улы белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Халык арасында абруйлылар.
Гомерен китаплар дөньясына, кешеләр күңеленә изгелек орлыклары салуга багышлаган Алсу Әхмәтовага киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Фото: А.Әхмәтова архивыннан
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас