+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 февраль 2022, 06:11

“Мәдәни мирас елы” “МИРАС” галереясыннан башланды

Быелгы Русия халыкларының мәдәни мирасы елы халык сәнгатен популярлаштыруга һәм мәдәни традицияләрне саклап калуга юнәлтелгән. Шуңа күрә этносларның үзенчәлеген чагылдыручы чаралар быел аеруча күп булыр, дип көтелә. Нефтекамада аларның иң беренчесе үтте дә инде, “Мирас” картиналар галереясында тематик елны ачу чарасы узды.

“Мәдәни мирас елы” “МИРАС” галереясыннан башланды“Мәдәни мирас елы” “МИРАС” галереясыннан башланды
“Мәдәни мирас елы” “МИРАС” галереясыннан башланды
Тамашачыларга һәм мөхтәрәм кунакларга урыс, башкорт, татар һәм мари телләрендә бай концерт программасы тәкъдим ителде.
— Нефтекама – республиканың иң күп милләтле шәһәрләренең берсе, бездә 50дән артык милләт вәкилләре яши. Милләтләр никадәр күбрәк булса, безнең тарихи мәдәниятебез дә шулкадәр бай, — диде шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Эльдар Вәлидов.
Бу көнне картиналар галереясында Яр Чаллы шәһәре рәссамы Ирек Массаровның күргәзмәсе ачылды. Аның эшләренең төп темасы — Русия халыкларының көнкүреше. Картиналар тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас