+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 февраль 2022, 09:00

"Мирас" һәркайда алкышларга күмелә

6-12 февральдә «Мирас» җыр һәм бию ансамбле Оманның Маскате шәһәрендә Корольнең опера театры үткәргән Халыкара музыка фестивалендә катнашты.

"Мирас" һәркайда алкышларга күмелә"Мирас" һәркайда алкышларга күмелә
"Мирас" һәркайда алкышларга күмелә


Чарага Коста-Рика, Польша, Башкортстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Оманнан музыкаль һәм бию коллективлары чакырылган иде.

Маскате опера театры Оманның мәдәни үзәге булып тора. Фестиваль Көнчыгышның бер могҗизасы булган әлеге театр территориясендә узды. Ул - Кабус бән Сәиднең идарә итү ренессансы символы, илнең мәдәни байлыгы өчен булдырылган. Әйтергә кирәк, бирегә дөньякүләм опера сәнгате йолдызлары чакырыла.

«Мирас» фестиваль чыгышлары кысаларында тамашачыларга Башкортстан Республикасының традицион мәдәниятен тәкъдим итте һәм ансамбль репертуарыннан иң яхшы хореографик һәм музыкаль композицияләрен күрсәтте. Гастрольләрдә бу коллектив һәрвакыт Башкортстан мәдәниятен популярлаштырырга тырыша, чит ил кешеләрен халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыра. Фестивальне оештыручылар һәм тамашачылар тарафыннан Уфа артистлары көчле алкышларга күмелде һәм җылы сүзләр ишетте.

Чыгышлардан тыш, артистлар Солтан Кабус мәчетендә, Иске Маскаттагы Солтан сараенда, Оман Милли музеенда һәм шәһәрнең башка истәлекле урыннарында булды. Фестиваль азагында «Мирас» җыр һәм бию ансамбле артистлары һәм оештыручылар бүләкләр белән алмаштылар һәм яңа очрашуларга, алга таба хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.

Фото: Башинформ.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас