+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 февраль 2022, 04:55

Халыкка әйтер сүзләре бар

Көнтүгеш авылының “Әманәт” фольклор ансамблен чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр.Балтач районының Көнтүгеш авыл мәдәният йорты каршында уңышлы эшләп килүче “Әманәт” фольклор ансамбле районда гына түгел, аннан читтә дә матур чыгышлары белән үзен танытты.

Халыкка әйтер сүзләре барХалыкка әйтер сүзләре бар
Халыкка әйтер сүзләре бар

— Ансамбль 2012 елның март аенда оештырылды. Мөнә­җәтләр һәм җырлар өйрәнәбез. Ансамбль­нең максаты — халык иҗаты кыйммәтләрен үсеп килүче буынга җиткерү, — ди ансамбльнең җитәкчесе Асия Мостафина.
Асия Минислам кызы — 37 ел авыл мәдәният учагын гөрләткән кеше. Бик күп чараларда җиңүләр яулаган “Әманәт” БСТ каналындагы “Сә­ләм” программасында чыгыш ясады.
— Авылыбызда соңгы елларда күзәтелгән уңай үзгәрешләр кәе­фебезне күтәрде, иҗат сөйгән замандашларым белән дәртләнеп һәм чәмләнеп эшлибез, — ди Асия Мос­тафина.
“Әманәт” ансамбле 12 кешене берләштерә. Мөнәҗәт­челәр булып башлаган төркем, халкы­бызның бай хәзи­нәсен, гореф-гадәтләрен өй­рәнеп, аларны сәхнәләштереп, халык алдына чыгарып, яшь буынга җиткерә.
— Үзебезнең авылда гына түгел, район һәм республикабызның бик күп төбәкләрендә чыгышлар ясап, әйтер сүзебезне халыкка җиткерергә тырышабыз. Әлбәттә, ансамбльнең йөзек кашы булган апаларның роле зур безнең казанышларда. Районда үткән чараларда актив катнашабыз. Республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдән дә читтә калмыйбыз, — дип, төркем җитәкчесе уңышлары турында горурланып сөйли.
Ансамбль әгъзалары — 60 яшьтән узган апалар. Республикада узган “Мин яратам сине, тормыш” фестиваль-бәйгесендә менә инде ничәнче ел рәттән катнашып, бүләкле урыннар яулап киләләр. Анда йола-уен, мөнәҗәт, фольклор биюләре тәкъдим итә алар. Шулай ук Шаран районында узган республика шәҗәрә бәйрәмендә, “Кушнаренко таңнары”, Краснокамада “Ата-бабалар авазы” бәйгеләрендә приз­лы урыннар яуладылар.
“Кәккүк чәе”, “Бизәкле тастымалым”, “Шәлләр бәйләрбез әле”, “Кымызчылар”, ”Буза”, “Әйдә, килен, биеп кал” кебек фольклор биюләре, “Балан бүкәнләү”, “Каз өмәсе”, “Су буенда” кебек уен-йолалар, “Рәх­мәтеңнән ташлама”, “Эх, нишләп бу көн”, “Йөрәктә һаман яра”, “Манара”, “Сигез оҗмах ачкычы” кебек мөнә­җәтләр аларның репертуарында төп урынны алган.
Озак еллар төрле өлкәләрдә эшләп, хаклы ялга чыккан, кайчандыр бирегә килен булып төшеп, бер-берсе белән туганлашып, чын мәгънәсендә, авылда гореф-гадәт­ләрне саклап, үсеп килүче буынга җиткерүче апаларга тик уңышлар гына телисе килә.
Репертуарны баетып, яңартып барган мөнәҗәтчеләрнең һәр чыгышын тамашачы көтеп ала, алкышларга күмә.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы,
Көнтүгеш авылы.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас