“Кызыл таң” гәзитенең 2022 ел 1 февраль санында басылып чыккан “Җиз кыңгырау моңнарында үткәннең тавышлары” дигән мәкаләне зур дулкынлану белән укыдым һәм композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ә. Атнабаев исемендәге премия лауреаты Алик Локманов күтәреп чыккан тәкъдимне хуплап каршыладым. Мәкалә, автор билгеләгәнчә, хатирәләрне кабат яңартып, еракта калган яшьлек елларына, бигрәк тә Илешнең тарихи үткәненә алып кайтты. Чыннан да “Җиз кыңгырау моңнары” — ул Илеш җыры, Илеш моңы. Иҗатчыларга җырны тудыруга Илеш җире, аның кар-бураннары, данлыклы Яркәй каеннары, пар атларга тагылган җиз кыңгырау чыңнары илһам биргән. Җырның тарихын төрле яклап карап буладыр.
Алтмышынчы еллар ахыры безнең районның аякка басып, игенчелек һәм терлекчелекне күтәрү өчен аеруча киеренке хезмәт белән алга сикереш ясаган чор булып билгеләнә. Ул иң элек КПСС райкомының беренче секретаре Тәлгать Лотфулла улы Рахмановның җитәкчелек роле белән бәйләнгән. Тәлгать Лотфулла улы Илешне күтәрү, социаль-икътисади үсешне тизләтү өчен барлык мөмкинлекләрне эшкә җигә белгән уникаль җитәкче булып тарихка кереп калды. Иң мөһиме, ул эшләгән кешенең хезмәтен күрергә, аны данларга кирәк дигән күзлектән чыгып эш итә иде. Тәлгать Рахманов районга язучылар, журналистлар, сәнгать әһелләрен еш кына кунакка чакырып, алар белән хезмәт коллективларында, мәдәният учакларында, мәктәпләрдә очрашулар уздыру бурычын куя иде. Әйткәндәй, халык бу олы акыл ияләрен һәрвакыт яратып, очрашуларда язучылар авызыннан чыккан акыллы сүзләрне җан азыгы итеп кабул итте. Ул елларда районга даими килеп йөргән олуг язучылар Мостай ага Кәрим, Әсгать Мирзаһитов, Нәҗип Асанбаев, Рәми Гарипов, Равил Бикбаев һәм, әлбәттә, Әнгам Атнабаев, алар белән бергә килгән җырчылар, журналистлар бүгенгедәй хәтердә саклана. Алик Локманов безнең районга очрашуга килгәнен үзе дә яхшы хәтерлидер. Бу чара бер яктан авыл кешеләрен әдәбиятка, сәнгатькә җәлеп итүне күздә тотса, икенчедән, каләм осталары Илеш җире, аның уңган хезмәт кешеләре хакында әллә күпме мәгълүмат туплап китәр һәм алар төрле гәзит-журнал битләрендә дөнья күрер иде. Әнә шул рәвешле “Җиз кыңгырау моңнары” җыры да Илеш җирендә туып, вакытында бөтен районны таң калдырды. Ул көндез язылып, кичен район Мәдәният йортында уздырылган очрашуда сәхнәдән яңгырады. Бу вакыйганың район өчен нинди зур горурлык булуы өлкән буын вәкилләре күңеленә мәңгелеккә уелган. Ул вакытларда техник мөмкинлекләр чикле булу сәбәпле, җырны яздырып алып булмый, бары тик радио һәм бик аз кешеләр ия булган телевизор экраннары аша гына ишетергә туры килә иде. Әмма җыр яңгыраган саен, зур горурлык һәм дулкынлану хисе белән кабул ителә иде. Шунысы аеруча куанычлы, җыр озын гомерле булды, ул әле дә бөтен халык җыры булып кала. Илеш халкы җырның авторлары — шагыйрь Әнгам Атнабаевка һәм композитор Вәсил Хәбисламовка, җырны беренче булып башкарган Илфак Смаковка бик рәхмәтле һәм аларны һәрвакыт үзләренеке итеп, хөрмәт белән искә ала. Әгәр мөмкин булса, андый премияне Тәтешле җирендә түгел, ә бәлки Илеш җирендә күптән бирергә кирәк иде. Кызганычка каршы, әлегә Илешнең әдәби премиясе булдырылмаган, киләчәктә булыр дигән өметтә калабыз. Әлегә исә Алик Локмановның композитор Вәсил Хәбисламовка Әнгам Атнабаев исемендәге премияне бирү турындагы фикерен тулысынча хуплыйбыз.
Гөлфинә Сәлимова,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы,
“Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе.
Илеш районы.