Нефтекама шәһәрендә Башкортстанның Мәдәният, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары, “Бөтендөнья башкортлары корылтае”, Республика халык иҗаты үзәге үткәргән “Үрнәкле башкорт гаиләсе-2022” республика конкурсының зона туры үтте.
Конкурс башкорт халкының мәдәниятен, туган телен, гореф-гадәтләрен саклаучы һәм үстерүче үрнәкле гаиләләрне ачыклау, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, җәмгыятьтә гаилә статусын күтәрү, әхлакый-эстетик мәдәният формалаштыру, башкорт фольклорын саклау һәм үстерү, башкорт гаиләләренең иҗтимагый һәм социаль активлыгына ярдәм итү, туган телне, этник мәдәниятне, рухи традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә.
Бәйгенең беренче туры муниципалитетларда узды, зона турына җиңүче гаиләләр үз эшләрен җибәрде, ә инде март аенда Стәрлетамак шәһәрендә республика туры узачак.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының дәүләт гаилә сәясәтен координацияләү бүлеге начальнигы Илдар Хөсәенов җитәкләгән жюри составына мәдәният белгечләре, режиссерлар, җәмәгать эшлеклеләре керде. Республиканың төньяк-көнбатыш шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Пермь краеннан тәкъдим ителгән 11 эш өч номинациядә бәяләнде: “Гаилә һөнәре”, “Гаилә иҗаты”, “Гаилә кыйммәтләре”. Һәр эш бик күп критерийлар буенча җентекләп бәяләнде, нәтиҗәдә “Үрнәкле башкорт гаиләсе-2022” ачык республика конкурсының зона турында Илеш районыннан Шәрәфетдиновлар гаиләсе — “Гаилә һөнәре”, Краснокамадан Шәрифуллиннар гаиләсе — “Гаилә иҗаты”, Нефтекамадан Шәрәфетдиновлар гаиләсе — “Гаилә кыйммәтләре” номинацияләрендә җиңүче булдылар.
“Гаилә иҗаты” номинациясендә җиңеп чыккан Шәрифуллиннар урындагы тамашачыларга яхшы таныш. Зөлфия һәм Юнир Шәрифуллиннар озак еллар Нефтекама дәүләт филармониясенең данлыклы “Түңгәвер” бию ансамблендә бии, моннан тыш, Юнир Мотыйгулла улы озак еллар Яңа Каенлык авылында “Энҗе” бию ансамблен җитәкли. Биредә эшләү дәверендә ул бик күп биюләр салды, укучыларга һөнәри яктан үсәргә ярдәм итте. Юнир Шәрифуллин җитәкләгән ансамбль район күләмендә үткән чараларда актив катнашып кына калмый, ә аларның бизәге булып тора.
Зөлфия Әхәт кызы белән Юнир Мотыйгулла улы кызлары Лилияне тәрбияли, конкурс узган көнне алар зур шатлык кичерде — гаиләдә икенче сабыйлары туды.
Нефтекама шәһәреннән бәйгедә Элиза һәм Дим Шәрәфетдиновлар гаиләсе катнашты. Элиза Данил кызы Башкорт гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, Дим Рәис улы автосервиста хезмәт сала. Тату гаиләдә өч ул үсә: Марсель һәм игезәкләр Данир, Данис. Шәрәфетдиновларның видеоэше М. Кәримнең “Озын-озак балачак” повесте белән бәйле иде. Исегездә булса, Кара Йомагол сабые туар алдыннан бик нык дулкынлана һәм ихатада аркан үрә. Кечкенә Кендеккә ул әлеге аркан белән канатлы Акбузатны йөгәнләргә, ә инде ат ярдәмендә җирдәге барлык явыз көчләрне җиңәргә мөмкин булуы турында сөйли. Шәрәфетдиновлар гаиләсендә дә бу легендага ышаналар һәм малайларны менә шундый китаплар, әкиятләр, халык риваятьләре ярдәмендә тәрбияләргә тырышалар.
— Өч малай, булачак гаилә башлыклары, булачак әтиләр үсә бит, шуңа да аларга дөрес тәрбия бирергә кирәк! Мостай Кәримне укысаң, анда һәр сорауга җавап бар, — ди гаилә башлыгы Дим. Хак сүзләр!
Ә Илеш районыннан килгән видеоязма Илмира һәм Айнур Шәрәфетдиновларның булдыклы, талантлы гаиләсе турында. Алар төрле уен коралларында да уйный, җырлар да иҗат итә, театр тормышында да катнаша. Өстәвенә, төрле уенчыклар тегә, бизәнгечләр ясый. Гаиләдә өч бала тәрбияләнә, алар да әти-әнисе үрнәгендә иҗатка, сәнгатькә, матурлыкка тартылып үсә.
Жюрины шулай ук Пермь краеннан Туйгилдиннар һәм Адиловлар гаиләләре сөендерде. Чит төбәктә туган телне саклап калу авыррак булса да, бу гаиләләр балаларын милли рухта тәрбияли, туган телләрендә яхшы сөйләшә, гореф-гадәтләрне белә һәм хөрмәт итә, моның өчен аларга зур рәхмәт!
“Оясында ни күрсә — очканында шул булыр” дигән мәкаль юкка гына әйтелмәгән. Чыннан да, бала гаиләдә яшәргә өйрәнә һәм шул “багаж” белән арытаба бара. Әти-әнисе янында ул яхшылыкка, матурлыкка никадәр күбрәк өйрәнсә, үзе дә дөньяга шулкадәр күбрәк яхшылык һәм матурлык таратачак.
Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.