+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 февраль 2022, 05:10

Әйт шундый сүз: очкын чәчрәп торсын...

Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Салават Әбүзәрнең 55 яше уңаеннан.

Әйт шундый сүз: очкын чәчрәп торсын...Әйт шундый сүз: очкын чәчрәп торсын...
Әйт шундый сүз: очкын чәчрәп торсын...


90нчы еллар башы. Хәзерге “Башкортостан” дәүләт концерт залында Башкортстан Язучылар берлеге оештырган “Шигырь бәйгесе” шаулап-гөрләп бара. Сәхнәгә бер-бер артлы шагыйрьләр күтәрелә, үзләренең акыл һәм тойгы тулы шигырьләрен сөйли, сүзләр түгел, халык күңеленә шигъри моң агыла, йөрәкләрне кагып үтә. Ап-ак чәчле олы агайлар мәйдан тота, исемнәре танылган ир уртасы сүз осталары бәйгене тагын дәртләндереп җибәрә, сәнгать осталары аларның сүзләренә язылган заманча җырлары белән иркен залда давыл куптара. Ниһаять, йөрәк дөпелдәве һәр колакка ишетелер, баскан урынында уйнап торган ярсу Парнасларга ияр салган яшьләр бәйге тота.

Исеме гәзит-журнал битләрендә сирәкләп күренә башлаган яшь шагыйрь, БДУ студенты, кыюсыз гына сәхнә уртасында кала, халык тып-тын: нәрсә әйтер икән бу “яшь шагыйрь” дигәннәре? Уйланып, ерак бер ноктага төбәлгән егет салмак, әмма көйле бер тавыш белән сөйли башлый:
“...Сөюемне минем беләсең килсә,
Эт күзенә кара:
Эт күзендә минем сөюем...”
Мәхәббәт лирикасы дип аталыр бу шигырь көтелмәгәнлек, парадокска корылганга күрә, шигырь сөючеләр беразга тын калды, күрәсең, образлы сюжетка корулы шигъри әсәрне яңадан уйдан үткәрде һәм бераздан зал алкышларга күмелде. Шигъри пафостан һәм “сүз әйтүнең бәсе бетеп барган заманда, аксакаллар телле көе телсез йөргәндә”, Акмулла, Бабичлар кебек җимерек телле поэтик юллардан шигырь сөючеләр әсәрләнде кебек! “Шигырь бәйгесе”ндә беренче урын яулаган яшь шагыйрь Салават Әбүзәрне партиянең Күмертау райкомы исеменнән котларга күтәрелүем, форсаттан файдаланып, үземнең “Шигырь-тулпар” исемле әсәремне укуым кичәгедәй күз алдымда... Вакыт дигәнең Салаватның оран булып яңгырар шигъри юлларын һич кенә дә хәтердән җуя алмас кебек: “Әйт шундый сүз: очкын чәчрәп торсын, ул сүзеңнән утлар кабынсыннар!”
Рәсми мәгълүматларда шагыйрь турында, гадәттә, шундый сүзләр язалар: “Салават Нәзир улы Әбүзәров 1967 елның 29 гыйнварында Гафури районының Ташасты авылында туган. Имәндәш урта мәктәбен тамамлагач, чик буе гаскәрләре сафында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Хезмәттән кайткач, Гафури районының “Йолдыз” гәзитендә бер ел тәрҗемәче булып эшли. БДУның башкорт филологиясе факультетында белем ала. Университеттан соң туган авылында балалар укыта. “Йәшлек”, “Башкортостан” гәзитләре, “Агизел” журналының әдәбият бүлекләрендә эшли. “Җиремә җыр”, “Тугызынчы вал”, “Җиһан җимеше”, “Гамәл дәфтәре-2” кебек шигъри китаплары дөнья күрә. 1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, республиканың Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты”. Шагыйрьнең тулырак биографиясе, гамәл дәфтәре, язмышы, уйлану-сызланулары аның шигъри әсәрләрендә, барлык иҗатында ята булыр. Аның шигъри автобиографиясенә мөрәҗәгать итик. “Башкорт шигърияте антологиясе”ндә (2001) Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев болай дип язган: “Шигърият үзенең образлы асылына ныграк игътибар итә башлады... Фикер иреге, халыкның тарихи хәтеренең яңаруы, милли үзаңның күтәрелүе яшьләр шигъриятенә кыюлык, илһам да өстәде”. Халык шагыйре зур өметләр баглаган яшьләр арасында Салават Әбүзәрнең дә исеме әйтелгән.
Салават Әбүзәр иҗаты турында шул ук Равил Бикбаев әдипнең “Гамәл дәфтәре”ндә дөнья күргән “Арымасын илһам толпары” исемле иҗади портретында Салават Әбүзәр иҗатын югары бәһалады. “Салават Әбүзәр кебек шагыйрьләр турында сөйләгәндә: “Без аның өйрәнчек чагын, башлап язучы булганын күрми дә калдык”, – дип еш әйтәләр. Һәм дөрес әйтәләр. Чын талантлар әдәбиятка, гадәттә, өлгергән рәссам булып килеп керә”. Хак сүзләр. Салаватның танылу яулаган тәүге шигырьләре нәкъ шуны раслый:
Көн буена эленеп торып,
Кояш кызарып пеште.
Пеште дә һәм тау артына
Өзелеп барып төште.
Төн пәрдәсе япты җирне –
Адашып югалмады.
Гашыйклар чыкты урамга
Эзләп шушы алманы.
Иҗатчылар меңәр еллар буе мәхәббәтне данлый, соклана, нинди генә нәзакәтле “Аһ!”лар әйтелмәгән, ә менә сигез генә юлда гадәти табигать күренешләрен сурәтләү аша шул бөек тойгыны ачып кара әле! Сөю-мәхәббәтне һәркем үзенчә кичерә, кемдер аны шигырьдә су буе телмәр белән аңлатып азаплана, үзенчә ачыш эзли. Салават Әбүзәр исә бу тәңгәлдә көтелмәгән образлар, символлар кулланып, кабатланмас поэтик үрнәкләр тудыра: “Сөю диңгезендә тугызынчы вал?”... “Син – капитан, йөрәк – корабың?...” Диңгез өчен барысы да тигез, / Мөмкин түгел аны отуы. / Я ул сине ярга алып бара, / Я мәңгегә мөмкин йотуы”. Укучыбыз шагыйрь бары тик күңел лирикасы белән генә мавыга икән дип уйлап куймасын. Салават яңа гасыр башында шул ук шигъри образ-символлар ярдәмендә гражданлык поэзиясенә караган шигырьләр иҗат итте, ил-халкыбызның аяусыз язмышын ачып салды. Мәсәлән, “Теләнче” шигыренә игътибар итик:
Базар капкасы төбендә,
Алдына салып кулын,
Хәерче карчык утыра:
“Ходай хакына, улым!..”
...Күреп торам күзләреңнән,
Язмышың бик кайгылы.
Тик нәрсәсен бирсен шагыйрь –
Җыр гына бар байлыгы.
Шуңа күрә гаҗәпләнмә,
Ил базарга кергәндә.
Бер көн килеп шагыйрьләр дә
Урын алса эргәңдә.
Шулай да шагыйрьнең иҗат башындагы поэзиясенең төп лейтмотивы, минемчә, ир-ат язмышына, ватан, халык булмышына бәйле иде. Аеруча, бу багланышта “ир-ат” төшенчәсе төп урынны биләде. Шундый эчтәлекле күпсанлы шигырьләр, “Ир канаты”, “Әтисезлек” кебек поэмаларда шагыйрь үзе һәм халкы язмышын аңа гына хас шигъри образлылык аша ача алды. Билгеле булуынча, “ир-ат” төшенчәсе мәдәниятебездә киң таралган традицион күренеш. Башкорт халык җыры әнә ни ди: “Ераклардан, ай, күренә агарып, Ирәндеккәй тавының ак ташы. Кая гына да бармый, ниләр күрми ир-егеткәй белән ат башы”. (Татар телчесе, мәшһүр профессор Мирфатыйх ага Зәкиев әтисенең, тау башына менеп, “Азамат”ны җырларга яратуын шәхсән үземә сөйләгәне булды. Җыр тирә-якка яңгырап торган). Галимов Сәләмнең “Шоңкар” поэмасында шундый юллар бар: “Әйтче, бурыл, ә соң яшәү өчен кайсы сукмак белән баралар?” Образ мәкальләребездә дә бик киң кулланыла: “Андызлы җирдә ат үлмәс, атлы җирдә ир үлмәс”. Традицион образга Салават Әбүзәр нинди җан өрде соң? Безнеңчә, “ир-ат” берлеген драматик вакыйгалар, бик көчле образлылык чаралары ярдәмендә, новаторларча дәвам итә алды, үзенең поэтик асылын, кирәк икән, үз шәхси язмышын чагылдырды. “Ир канаты” исемле поэмадагы юлларга карыйк: “Ат биреп тор әле, абзый...” / Мохтаҗлык иде атка. / Никадәр тапкыр мин ат сорап, / Йөредем бала чакта. / Дәрәҗәсен белеп, көлеп, / Эре чиртә агабыз: / “Хатынны, әнә, алыгыз, Атымны сорамагыз” /. И, балачак... Әти дә юк, / Әти булмагач – ат та. / (Әле дә йөрәк теленә, / Уйласам, шушы хакта /)”. Поэманың лирик герое, Шаһит картның бердәнбер атын екканда, тетрәндергеч драматик вакыйганың шаһиты була: “Ат күзе дә яшькә тулган иде, / Тойдым аның еш-еш сулаганын./ Шул чакта мин тәүге тапкыр күрдем / Ат белән ир бергә чакта елаганын/”. Финал: “Ә азактан, атна үткәч, бугай,/ Кырлар буйлап, тотып йөгәнен,/ Еш күргәннәр икән Шаһит картның / Һаман да ат эзләп йөргәнен. / Тәмам йомылды карт үз-үзенә,/ Кермәс булды кеше өйләренә. / Һәм мәңгегә киткән диләр аны,/ Башын салган килеш ияренә.../”. Һай, Салават! Һай, телеңә, поэтик фикереңә, иҗади ачышыңа! “Шоңкар” поэмасының бу заманча үсеш-яңгырашы түгелме соң?!
Шагыйрьнең “Әтисезлек” поэмасы авыр, атсыз балачакны һәм ачы шәхси язмышны гына түгел, милләт булмышын, кеше бәгырьсезлеген поэтик образлылык ярдәмендә чагылдыруга кайтып кала, бәндәләрнең кире сыйфатларын фашлауда оран булып яңгырый:
...Хәтерлимен, бәхилләшеп әти
Соңгы тапкыр миңа күз ачты.
Күзләрендә аның белән бергә
Балачагым елап хушлашты.
Китә алар.
Тышта буран улый.
(Онытылмас мәле гомернең).
Мин аларны коткарырга теләп,
Яланаяк чыгып йөгердем...
Лирик герой үз язмышыннан бигрәк, ил, милләт язмышы белән яна, сызлана. Иң яманы – милләтнең әтисез калуы! “...Фаҗигаләр башы ләкин шунда: / Кала икән милләт атасыз! / Эй, бу халкым! Үги бала ише.../ Күпме җәфа...Ләкин эндәшми, / Үги әти каеш белән түгел, / Күсәк тотып аны дөмбәсли.../ Караңгы төн./ Тышта буран улый.../ Имин торсын илем, эй, Аллам! / Төшләремдә күреп балачакны: / “Әти!..Әти!..”, – дип уянам /”. Әнә шулай, чын ир-ат үз фаҗигасеннән бигрәк ил язмышы өчен яна, сызлана. Шагыйрь булмышы шулдыр. Равил Бикбаевча әйткәндә, “Атлы азамат Салават Әбүзәрнең арымасын илһам тулпары!”
Салават Әбүзәрнең туган районында укытучы булып эшләгән дәверендә, 30 яше белән котлап, халык шагыйре Мостай Кәрим “Зур талантыңны сакла!” дип телеграмма суккан, диләр. Үзенә хәбәр иткәч, авылдашлар мине шаярта дип уйлап, котлау сәламнәрен почтадан барып алмаган дигәнрәк мәзәгрәк сүзләр йөри. Ә очрашкач: “Сиңа туган көнең белән телеграмма суккан идем, алдыңмы?” – дип сорый икән. Мондый игътибардан уңай­сызланган Салаватның җавабы: “Мостай абый, бездә почта начар эшли, алмадым!..” Утыз яшьлек укытучыга Мостай кадәр Мостай котлау сәламнәре күндергәч, шагыйре кем була соң?! Җавап әзер: мөгаен, сәләтле әдиптер, талантлы сүз остасыдыр. Әйе, Салават Әбүзәргә табигатьме, халкы акылымы, яисә Ходай үземе, чынлап та, олы талант, дөньяны күзәтә белү, табигать серләрен аңлау, тою, кешеләрнең эчке дөньясын, үз хис-тойгыларын, гомумиләштерүләрен ачык поэтик образлар ярдәмендә укучысына җиткерә белү сәләте биргән. Аның хикмәте, минемчә, әйтәсе шигъри фикерен турыдан-туры түгел, ә ниндидер әйләнә-тирәдәге, тормыштагы башка күренешләргә таянып, шигъри образлар аша укучы күңеленә җиткерә белү осталыгы белән аңлатыла. Мондый күренешне әдәбият белгече Ким Әхмәтҗанов тормыш – образ – сүз мөнәсәбәте дип атады. Һ. Такташ юкка гына: “Шагыйрь – ул элек шигырьне үзенең тормышында тудырырга тиеш. Тормышы төрле гакыллы-гакылсыз вакыйгаларга ярлы булган кеше шагыйрь була алмый”, димәгән. (Салаватның балачактан әтисез, атсыз үсүе, авыл тормышы, кешеләр язмышын күзәтә, авыл аксакалларының тапкыр телен күңеленә сеңдереп йөрүләре гади бер малайдан шагыйрь әвәләмәгәнме?!) Шагыйрьнең байтак кына әсәрләрен өйрәнә килә бер уртак күренешне билгеләдек. Минемчә, Салават Әбүзәр иҗатының төп поэтик сыйфатын, художестволы фикерләү үзенчәлеген чагылдырыр феномен булып, авторның шагыйранә ялганга корылган образлар системасы тора. Әйе, бу күренеш аның тәүге әсәрләреннән үк күзәтелә килә. Мондый поэтик образлылык башлыча Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ иҗатында киң таралган. Галимнәр мондый күренешне янә шартлылык күренеше белән дә аңлата. Аллегория – читләтеп әйтү, метафоралар – бер нәрсә яки күренешкә охшаш булган башка күренеш­ләрнең сыйфатын күчерү нәкъ әнә шул шартлылыкны тудыра да инде.
Остазым Тимергали Килмөхәммәтов Ирек Кинҗәбулатов шигърияте турында болай дип язды: “Бу иҗатның шагыйранә тылсым сере, барысыннан элек, җирдәге, тормыштагы көндәлек күренеш һәм гади әйберләрне шигырь итеп яңгырата алуда... Сүз мәгънәсен көтелмәгәнчә ачу (сүз уйнату) поэтик образлылыкта бик еш кулланыла”. Бу күренеш Салават Әбүзәр иҗатына да ят түгел.
Шул рәвешле сүз уйнату кыю шигъри фикер тудыра, уйланмас җирдән уйландыра. Күче­релмә образ әдипнең бихисап шигырьләренең поэтик нигезен билгели, мәсәлән: “Лабиринт”, “Гол”, “Сыр”, “Пешка”, “Океан”, “Диоген”, “Закон”, “Мат” һ.б. Күренүенчә, бу атамалар гади күренешләр кебек, әмма шагыйрь ул әйберләрнең артында көтелмәгән уй-фикерләр ятуын чамалый, образлы эчтәлек, менә дигән форма, кинаяле төртмә тел укучыны уйландыра, хисләндерә, “йөрәге туң булма­ган­нарның ул җырлардан күңеле нурлана”. Кайбер поэтик үрнәкләргә күз салыйк: “...Түбәндә – аяк астында / җемелдәп утлар яна. / Һәм ары-бире үткәләп, / йөриләр лилипутлар. Ә колакны җилләр түгел,/ иркәли сөю җыры... / Бүген ярым: “Сөям!”, – диде, / Мин – сөю Гулливеры” (“Гулливер”). “Төптән уйлап караганда, / адәм гомере – шахмат./ Кайгы, бәхет янәшә генә – / кара шакмак, ак шакмак.../ Ләкин гомер – такта түгел, / Юллары чокыр, кыя. / Патшага да, пешкага да / Әҗәл килеп мат куя/” (“Мат”) “Бер минутка эләктемме әллә, /Эләктемме Бермудка?! Мин югалттым үз-үземне,/ Юк булдым бер минутта./ Галимнәр дә төшенмәс сер – / Түгел бит бу ми эше./ Бөтен булмышымны йотты/ “Мәхәббәт өчпочмагы”/” (“Сер”). Тәү карамакка шагыйрь тормыштагы гади күренешләр, әйберләр турында сөйли кебек, әмма шагыйранә ялган артында без чынбарлыкка, дөньяви проблемаларга, кеше мөнәсәбәтләренә юлыгабыз. Образлы тел белән әйткәндә, әдипнең кыеш атып, туры тидерүенә шаһит булабыз. Чын шигърият менә шулай ярала, авторның хис-тойгылары, уй-фикерләре укучы күңеленә шул рәвешле сарыла. Мондый югары зәвыклы шигърият, аның эстетикасы укучыны битараф калдырмый, шигъри юллар йөрәкләргә уелып кала. Шуның ачык мисалына менә дигән поэтик үрнәк:
Моң тулгагы тотмый күңел,
Йөрәгем минем кысыр.
Назга сусаган җанымны
Яры – ялгызлык кочар.
Гүя, йөрәк түлсез калды,
Йөккә узалмый һаман.
...Астан гына көлемсери
Аборт ясаган заман.
Күренүенчә, Салават Әбүзәр иҗаты медальнең ике ягы төсле. Бер ягында аның ниндидер уйдырма дөнья (шартлылык), ә икенче ягында әдипнең әйтәсе төп фикере, чынбарлыкның үзе, әмма ул шагыйрь хыялында, аң һәм күңелендә чагылган әдәби эстетик дөнья булып гамәлләшә. Кыскасы, авторның иҗатын интеллектуаль шигърият дип тә атарга тулы хокукыбыз бар кебек, чөнки автор поэтик образлары аша хисләндереп кенә калмый, кырыс чынбарлыкны чагылдырып, уелып китәрдәй тирән уйларга сала. Чын шигъриятнең илаһи көче, кодрәте дә нәкъ шунда бит.
Халык язучысы, күренекле телче һәм әдәбиятчы Суфиян Поварисов поэтик образлылыкны бербөтен күренеш дип өйрәнде. Аныңча, бу система “идея – образ, сүз – образ, хис-тойгы – образ” кебек күренеш­ләрдән ярала. Бу буыннарның һәрберсе мөһим, үзаллы, һәркайсының әсәр тукымасында роле бар. Без Салават Әбүзәр иҗатындагы бу бәйләнешләрнең “сүз – образ” дигәненә тукталмакчыбыз, әмма “сүз” астында телнең төрле сүз формаларын, сурәтләү чараларын күз уңында тотмакчыбыз. Иң әүвәле шагыйрьнең үзен тыңлыйк: “Җан ачкычы – серле сүзне /йөрәгемнән табамын”. Менә шул сүз, кеше телмәрен шигырь итүче серле сүз шагыйрьнең йөрәгеннән килә, шунсыз зур шигърият булмыйдыр. Сүзне һәркем сөйли, йөрәк сүзен әйтеп кара син! Йөрәк сүзләреннән әсәр тукыла да инде. Менә ни ди шагыйрь:
Төннәр буе җигеп илһам атын
Ак кәгазьне сөрәм.
Кара буразналар ятып кала,
Каләм – үткен төрән.
Фикерләрем – орлык...
Шагыйрьләр дә
Бер сабанчы икән.
Басуыма кинәт нидер тама...
Нинди тамчы икән?
Әллә болыт, әллә күңел тулып,
Сугаралар кырны.
Аруымны онытып, карап торам
Шытып килгән җырны.
Йөрәк сүзен әйтү – ат сабаны белән җир сөрүгә тиң димиме әдип? Чыннан да, сүз-образ табу ансат эш түгел, миңа калса, ул Ходай катнашлыгындагы аң эшчәнлеге, хисләр бураны нәтиҗәсе. Шулай булмаса, шушы рәвешле образлы фикер әйтеп булыр идеме? Каләмдәше Рәис Түләккә багышланган бер шигырендә Салават абый болай ди: “Атның сайраганын ишеткән юк, / Сандугачтан җирне сөрдермиләр.../ Сайрап сөрдең, чөнки без яшибез / Сандугачны җигәр заманнарда /”. Һай, афәрин, Салават! Үзеңә һәм сүзеңә салават! Бу юлларга аңлатма кирәкми, бары тетрәнергә, йөрәксенергә һәм сызланырга гына кирәктер, чөнки әнә нинди сандугачлардан бу заманыбыз җир сөрдергән (әлбәттә, читләтелгән мәгънәдә аңлау кирәк)!.. Шуңа күрә Салават Әбүзәрнең шигърияте мине үзенең сүз байлыгы, халыкчан шигъри телмәре белән җәлеп итә, сурәтләү чаралары байлыгы белән сокландыра. Озакка сузмый, шуларны, артык киңәеп китмичә, барлап чыгыйк. Шунсыз шигъри анализның һиммәте – кыйммәте юк.
Афористик стильдәге шигърият канатлы сүзләрдән башка булалмыйдыр, аларны шагыйрь үзе иркенләп иҗат итә, башкаларны кабатлап азапланмый. Ни дисәң дә, үз тапканың кадерлерәк. Салаватның афоризмнары: “Эше төймә зурлык, / сүзе – дөя/”; “Мактанырлык бер сәбәп бар: / Алдау буенча – алда/”; “Берәү күтәрелә – берәү күп бәрелә/, “Сөюемнән корыч богау ясадым мин / бәхетсез итеп гомеремне/”; “Җаны моңның – йөрәге таш булмый/”; “Гомер юлы ярыш бит ул, /Ә судья берәү – Аллаһ”.
Салават Әбүзәр иҗатының тагын бер үзенчәлекле күренеше – парадокс, ягъни көтелмәгәнлек алымының киң кулланылуы. Аның сәбәбе тагын шул: автор поэтик образларны еш кына предмет-әйбер, күре­неш­ләрнең үзара мөнәсәбәтенә бәйләп иҗат итә. Көтелмәгәнлекнең классик үрнәкләрен шул ук Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Ирек Кин­җәбулатов, Рәис Түләк кебек сүз осталары иҗатында очратабыз. Көтелмәгәнлек Салават Әбүзәр иҗатының да үзенчәлекле ягы. Мисаллар: “Юлга чыксак, яңгыр коя, / Я кар өя. / Болай барсак, күп көттермәс / Авария” (сүз гадәти авария турында түгел.
Салават иҗаты янә шуның белән билгеләнә: язучы шигъри образлылыкны тормыштагы капма-каршылыклы күренешләрдән дә тотып ала белә, ә бу чынбарлыкның, философиянең төп кануннарының берсе. Мисалларга игътибар итик: “Салкын чакта, бозга сыендым мин, / Янып барганымда ут алдым/”; “Бар гомерем буталыштан тора, / Ләкин шуны ачык беләмен:/ Кеше көлгәндә, еламам мин, / Кеше елаганда, көлмәмен/”; “Эшең, кешем, ваграк та булыр,/ Тик максатың вак булмасын/”; “Шулай булды безнең сөю: /Мин – сүнәмен, син – янасың /”; “Әй, бу хатын-кызда булган ирлек – /Ирне хатын-кыздай итәрлек/”; “Елмайдың да китеп бардың /Ап-ак карлардан атлап. /Кайнарлыгың кагылудан, /Таш тәрәзә калды чатнап”. Күренүенчә, тормыштагы капма-каршылыклы күренешләр һәм аларның аерылмас берлеге авторга искитмәле күркәм образлар, тирән мәгънәле шигырьләр иҗат итүгә булышлык итми калмаган. Бу да осталык билгесе.
Салават Әбүзәр шигырьләренең җөе дә, сүтеге дә юктыр. Шуңа да остазы Равил Бикбаев әнә нәрсә ди: “Салават Әбүзәр үзенең йөрәген сызландырган, зиһенен нурландырган уй-кичерешләрен еллар буенча тылсымлы иҗат йомгагына урады һәм урый. Яңадан-яңа буыннар бу йомгакны сүтеп, шагыйрьнең әсәрләрен укып, аның йөрәк серләрен белер, әсәрләрендә шигъриятебезнең ачык бизәген күрә һәм күрер”. Өстәп шуны әйтергә кала: Салават Әбүзәр соңгы елларда үзен менә дигән прозаик һәм драматург итеп тә танытты. Мәсәлән, аның “Хыялый” драмасы зур уңыш белән Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрында, Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт театрларында бара. Драматик вакыйгаларга нигез­ләнгән күпсанлы хикәяләре белән укучысын шатландырып тора. Шушы арада “Агизел” журналында “Әсир” повесте дөнья күрде. Болар барысы да әдәбиятыбызда киң колачлы, төрле жанрларны бердәй үк художестволы үзләштергән сүз остасы барлыгы турында сөйли. Димәк, язучы халкыбызның эстетик дәрәҗәсен үстерүдә, туган телебезне саклап, аны киләчәк буыннарга җиткерүдә бәһалап бетмәслек илаһи эшләр башкара. Шагыйрьнең борчылу-сызланулары да нәкъ шушы кыйм­мәтләргә бәйле:
Сүз әйтүнең бәсе бетеп бара,
Аксакаллар телле көе телсез.
Яши торгач, тыеп телебезне,
Торып калуыбыз бар бит илсез.
Шөкер, Салават Әбүзәр кебек сүз осталарыбыз, иҗатчыларыбыз барда илебез дә, телебез дә имин булыр. Бу дөньяви кыйммәт­ләргә укучыбыз гына битараф кала күрмәсен иде! Калмас. Чөнки әдәбиятыбызда Салаватларыбыз бар.

Фәнзил Санъяров,
филология фәннәре кандидаты,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар, Язучылар берлекләре әгъзасы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас