+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 Февраля 2022, 07:45

“Янып сүнде күпме якты утлар!..”

Шагыйрь һәм драматург Рафаэль Сафинның тууына — 90 ел.  

“Янып сүнде күпме якты утлар!..”“Янып сүнде күпме якты утлар!..”
“Янып сүнде күпме якты утлар!..”

1932 елның 16 февралендә Кыйгы районының Еланлы авылында колхозчы гаиләсендә туып-үскән, бәләкәйдән үк гармунда уйнаган үсмер, тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлагач, 1947 елда Уфага килеп, музыка училищесына укырга керә. 1952 елда шунда махсус һөнәри белем алып чыккач, Мәскәүдәге Әдәбият институтында дүрт ел укый. 1957-61 елларда — “Совет Башкортостаны” гәзитенең, тагын 12 ел “Агизел” журналының мәдәният, поэзия һәм сәнгать бүлекләренә җитәкчелек итә, 1974-83 елларда Язучылар берлеге рәисе урынбасары, 90нчы еллар башында Башкорт дәүләт академия драма театрының әдәби бүлек мөдире булып эшли.
Рафаэль Сафинның тәүге шигырьләре республика гәзитләрендә 1950 елда басыла. 1956 елда чыккан “Тормыш кушуы” дигән беренче җыентыгын әдәби тәнкыйть һәм шигърият сөючеләр яратып каршылый, шул исемдәге поэмасы аеруча уңай бәя ала. 1960 елда – шагыйрьнең “Мин белмимен тыныч сөюне”, тагын бер елдан Мәскәүнең “Молодая гвардия” нәшриятында “Весна на Юрюзани” дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьгә әле бу вакытта 30 яшь тә булмый.
Еракта калган ул заманнарның яшь шагыйре Рафаэль Сафин турында сүз барганда аның ике каләмдәше, фикердәше Әнгам Атнабаев һәм Марат Кәримовны телгә алмау мөмкин түгел. Алтмышынчы елларда Ә. Атнабаев “Кызыл таң” гәзите редакциясендә әдәби түгәрәк алып бара. Анда дуслары Марат белән Рафаэль бик актив катнашып киләләр. Кемнең кем булуына карамастан, өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә әсәрләре тикшерелә. Түгәрәкнең, үз казанында гына кайнамыйча, иҗади утырышларга Мостай Кәрим, Сәгыйть Агиш, Гайнан Әмири, Әкрам Вәли, Динис Исламов кебек зур язучыларны да чакыруы каләм тибрәтүче яшьләрне аеруча җәлеп итә. Монда күбрәк университет, институтлар студентлары агыла. Булачак шагыйрьләр Равил Бикбаев, Әхмәт Гайсин, Муса Сираҗетдинов даими йөри. Әнгам, Марат, Рафаэльне иҗатлары гына түгел, шигырьләрен яттан тәэсирле итеп сөйләүләре, үзләрен тыңлаучылар белән дустанә тотулары, залдагы халыкны тын да алдырмыйча үз авызларына каратып тота белүләре дә берләштерә.
Татарстанның халык шагыйре Хәсән Туфан 16 ел гомерен сөргендә уздырып, 1958 елда исеме акланып, әдәбиятка кире кайткач, яшь шагыйрьләрдән Татарстанда Илдар Юзеев белән Шәүкәт Галиевны бертуган энекәшләре кебек якын күрсә, Башкортстаннан Әнгам Атнабаев, Марат Кәримов, Рафаэль Сафин шундый ук дус энекәшләре була. Уфага еш килә, килгән саен шушы яшьләр белән очрашмый калмый. Яңа ел белән котлап, “И, изге дә малайлар сез, Әнгам, Марат, Рафаэль!” дип башланган шигырь дә язып җибәрә.
Рафаэль Сафин үзен сәләтле драматург итеп тә танытты. Аның “Янбикә”, “Тилекәй”, “Газизәкәй балдыз”, “Кыр казлары” дигән пьесалары Башкорт дәүләт академия драма театры һәм башка кайбер театрлар сәхнәләрендә барды. Шагыйрь һәм драматург каты авырудан соң 70 яшендә вафат булды.
Сезнең игътибарга, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, Рафаэль Сафинның алтмышынчы елларда язылган берничә шигырен тәкъдим итәбез.

Сабакташларыма
Дускайларым! Карагызчы күккә,
күктә ничек йолдыз атыла!
Күрегезче, әнә: яна-яна,
бер-берсенә алар тартыла.

Җиһанның шул изге сәгатендә
гыйбрәт алып йолдыз халкыннан,
бер утырып, әйдә, сөйләшикче,
бер тутырып, әйдә күтәрикче
бергә үткән гомер хакына.

Бәйләгәннән бирле язмыш безне
үзгәрделәр ничек дөньялар!
Янып сүнде күпме якты утлар,
ташып, кайтты күпме елгалар!

Айга менде адәм. Падишаһлар
егылдылар алтын тәхеттән.
Аһ, үзгәрдек без дә! Ярдан ашып,
ургылып та агар мәл үткән.

Үткән, үткән! Күптән вакыт җиткән
үзебезгә борылып карарга:
кемнәр идек, инде кемнәр булып
килеп бастык көзге ярларга?

Бишектәге бишкә төрләнә, дип
әйтмәгәннәр бит ул тиктәскә.
Бишкә генә түгел, йөз дә бишкә
төрләнгән дә булды, иптәшләр.

Берәүләрнең йөзен дан бизәсә,
берәүләрне өтте көнчеллек.
Данына да, көнчеллегенә дә
карый алдык, шөкер, без көлеп.

Атлансак та сабыр акыл белән
иҗатның бер сабыр атына,
күңелләрдә әле, күңелләрдә
йолдыз уйный, йолдыз атыла.

Исермәдек уңыш шәрабыннан,
искермәдек иске алдында,
курыкмадык “иске” булудан да
“Долой иске!” дигән табында.

Вәгъдәләргә тугры булалмасак,
сөйгән ярлар, бәлки, ярлыкар,
тугры калдык әмма дуслык белән
күңел падишаһы — намуска.

Торсын, әйдә, сүнмәс йолдыз булып,
намус торсын дуслык сагында.
Бер утырып, әйдә, сөйләшикче
бергә үткән гомер хакында.

Очрашуның якты минутлары
гомер эңгерләрен яктыртсын.
Атыласы йолдыз һавалардан
тустакларга безнең атылсын!
Кайтыгыз!
Кайтыгыз!
Әнкәйләргә ешрак кайтыгыз!
Атланмагыз үтә үшән атка.
Акланмагыз: “Вакыт, һай, тыгыз!”
Кайтыгыз!
Әнкәйләргә ешрак кайтыгыз!

Бар минем дә вөҗдан каршысында
акланганым: “Вакыт, һай, тыгыз!”
Кайтыгыз!
Кайттым менә... Туган төягемдә
әйләндем мин янә сабыйга,
әниемнең изге теләкләре
биләвендә генә чагыма
кайттым менә, кайттым тагын да.

Атлап керү булды бусагамны
юкка чыкты бөтен кайгылар.
Янымда тик тугры дуслар булып,
өметләрем генә калдылар.
Инде әйтмәм: “Вакыт, һай, тыгыз...”
Кайтыгыз!
Җан көйдергеч дөнья ваклыклары
әнә инде — ята упкында.
Кемнәрнеңдер гайбәт, яласыннан
күңелемдә калган юшкыннар
әниемнең алчак карашыннан
уалып, эреп, югалып актылар.
Ә кешеләр... алар башкачарак
кыяфәттә килеп бастылар.

Кыюдыр дип уйлап йөр(е)гәнем
куркак булып чыкты,
ул бары тик язмыш кулындагы
курчак булып чыкты.
Куркактыр дип уйлап йөр(е)гәнем
батыр булып чыкты,
җир уелса, дуска күпер булып
ятар булып чыкты.
Кайтыгыз!
Әнкәйләргә ешрак кайтыгыз!
Чакыра сезне ана бүләк иткән
кешегә хас асыл затыгыз.
Асыл затыгызга кайтыгыз!
Кыр казлары
Киткән казлар кире кайта,
ә син кайтырсың микән?
Халык җыры

Өндә түгел, төштә күрдем аны:
язгы таңның сызылып атканын,
көмеш чылбыр булып, тезелешеп,
кыр казлары очып кайтканын.

Җир ямь-яшел иде, күк – зәп-зәңгәр.
Шундый якты, чуак яз иде,
җиргә, күккә — төпсез зәңгәрлеккә
бак та акылыңнан яз инде...
Шундый якты, чуак яз иде!

Кыр казлары очып килә иде
таң нурына манчып түшләрен...
Нигә әле шул төш онытылмый,
онытылганда башка төшләрем?

Кыр казлары очып килеп төште
тып-тын күл буена — таллыкка.
— Исәнмесез, казлар! — дигән идем,
— Саумы, якташ! – дигән тавышка
ышанмый да тордым... Минем алда
казлар түгел иде — солдатлар.
Түшләрендә чыңлый медальләре,
шинельләрен төреп алганнар.

— Саумы, туган! — диләр. — Безне, — диләр
онытмадымы әле якташлар?
Исләрендә микән?
Без бит, — диләр, —
яуда үлеп калган солдатлар.

Җир уянган чакта ничек итеп
йоклап ятмак кирәк кабердә!
Кыр казлары булып туган якка
кайтып төштек менә хәзер дә.

Табигатьнең уяу бер мәлендә
яз саен без шулай итәбез:
сабан сөреп киткән җиребезне,
һаман көткән әниләребезне,
балаларыбызны, хатыннарыбызны
яз саен бер күреп китәбез.
Тик үзләре генә күрми кала,
күренәбез бары төштә без.

Төштә генә безгә, төштә генә
очрашырга хокук бирелгән,
һәм бары тик казлар булып кына
кайталабыз очып без илгә...

Сездән безгә берни кирәк түгел,
тик шуңа сез колак салыгыз:
онытмагыз безне! Онытмагыз!
Ешрак безне искә алыгыз!

Кояшлы да булыр көннәрегез,
аяз күкне каплар болыт та.
Онытмагыз безне! Онытсагыз,
кайталмабыз казлар булып та.
Шулай диделәр дә югалдылар...
Ә бүген мин, бүген, таң калып,
төштә түгел, өндә карап тордым
язгы таңның сызылып атканын,
көмеш чылбыр булып, тезелешеп,
кыз казлары очып кайтканын.
Тол хатыннар һәм
аяксызлар биюе
Күргәнем бар минем
тол хатыннар биегәнен
45тә — Җиңү көнендә.
(О, ул бию! Ул давыллы бию
Күз алдымда минем бүген дә).

Чәчрәп тора алар биегәндә,
күктә түгел, залда ут-яшен.
Бии алар берчә көлә-көлә,
сыга-сыга берчә күз яшен.

Җил-яңгырда таллар,
бөгелә-сыгыла,
чайкалыша елга ярында.
Таллар кебек бөгелә-сыгыла бии
тол хатыннар бәйрәм залында.

Күңелләре — ярты-йорты бәхет,
ятим язмыш өчен тулышкан;
бии алар арып егылганчы,
ләгънәт укып канлы сугышка...

Күргәнем бар минем
аяксызлар биегәнен
45тә — Җиңү көнендә.
(О, ул бию! Ашкынулы бию
күз алдымнан китми бүген дә).

Матур баса белми алар, ләкин,
күр, аларда күпме ут яна!
Йөзләрендә — шатлык, күзләрендә
әле булса нәфрәт саклана.

Ышанмыймын: өзелеп калган аяк
Онытыладыр җайлап, дигәнгә.
Йөрәк тетри, тук-тук сугылганда
агач аяк агач идәнгә.

Тук-тук, гүя, алар искәртәләр
фаҗигасен үткән сугышның.
Тук-тук, гүя, шулай раслый алар
җиңә бару көчен тормышның.

Күргәнем бар... Чыгып киткәнем бар
авыр сулап бәйрәм залыннан.
Ах, күрмәсәм иде шул биюне,
ах, күрмәсәм иде яңадан!

Сәхифәне Фәрит ФАТКУЛЛИН әзерләде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас