+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 Февраля 2022, 15:05

Мидхәт Әбделманов гимннары

Сәнгать дөньясында иҗат кешеләренең вакыт киңлеге нисбәтендә үз өлкәсендә киң танылу алуына мисаллар күп. Һөнәри биеклеккә кемнәрдер бик яшьли күтәрелсә, бәгъзе берәүләргә моның өчен Ходай тарафыннан бирелгән гомер агышы да җитмәве ихтимал. Агымдагы елның март азагында 80 яшьлек тормыш үрен каршылаучы Мидхәт Әбделманов иҗади бәхеткә, гадәти күзлектән караганда, соңлабрак, олыгайган чагында гына иреште. Гомумән, иҗатка гомеренең алтынчы дистәсен ваклаганда гына килүен исәпкә алганда, “Мидхәт Әбделманов феномены” турында да җирлекле сүз алып барырга мөмкин.

Мидхәт Әбделманов гимннарыМидхәт Әбделманов гимннары
Мидхәт Әбделманов гимннары

Зур хезмәт юлы үтеп, лаеклы ялга әзерләнгәндә күпләрнең әдәби иҗатка бирелеп китүе табигый. Ә менә Мидхәт аганың әдәбият һәм сәнгать дөнья­сында иҗади үсешен күзәтеп баручы сыйфатында аның атылган йолдыздай якты эз калдыруының шаһиты булырга туры килде. Благовар районы үзәге Языково Мәдәният сараенда 2007 елның язында җыр-моң һәм шигъри сүз остасының чираттагы иҗади юбилеена һәм 65 яшенә багышланган бәйрәм чарасының зур уңыш белән үткәнен яхшы хәтерлим. Данлыклы якташны олылап оештырылган чаралар, аның туган ягы белән генә чикләнеп калмыйча, республика, Уфа дәрәҗәсенә чыкты, аннан соң инде илебезнең татар дөньясы күләменә күтәрелде. 2014 елның көзендә Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филар­мониясендә Мидхәт Әбделманов җырларын башкаручыларның зур концерты оештырылды, анда Баш­кортстанның һәм Татарстанның киң билгеле сәхнә йолдызлары катнашты. “Дуслык күпере” дип исемләнгән әдәби-мәдәни чара, милләтара татулыкның күркәм чагылышы буларак, тугандаш ике республикада якты эз калдырды.
Гомумән, үзе язган сүзләргә көйләр чыгаручы үзенчәлекле авторның ачышларга бай иҗатының соңгы чорда да сәнгать сөючеләрнең игътибары үзәгендә булуын билгеләп үтик. Бу уңайдан 2017 елда Уфаның “Башкортостан” концерт залында Мидхәт Әбделмановның 75 яшьлек юбилеена багышланган тантаналарны мисал итеп күрсәтү дә җитә. Соңгы чаралардан исә 2020 елның март башында Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Әбделманов җитәкчелегендәге “Милли аваз” ансамбле концертын билгеләү урынлы. Елдан-ел танылу алучы иҗади коллективның репертуарында өстенлекне, табигый, маэстроның җырлары алды.
Мидхәт Әбделмановның иҗатын тишерүчеләр үзенчәлекле авторның җыр сәнгатендә уңышының серен гадилектә күрә. Бу җәһәттән янә шундый үзенчәлеккә игътибар итик: аның җырлары, зур сәхнәләрдә башкарылу белән бергә, тамашачылар арасында да үзгә әйләнеп, халыклашып китә. Ә моны шуннан төсмерләргә мөмкин – сүзләре дә, көе дә күңелгә ятыш җырлар төрле чараларда, шул исәптән, гади халыкның мәхәббәте күрсәткече булган табыннарда да яңгырый башлый.
Мидхәт аганың иҗат стиленә киңколачлылык хас, дип әйтәбез. Нәрсәдә чагыла соң бу? Аның җырлары киң аудиториягә исәпләнгән, алар яшьләрне дә, өлкән буын вәкилләрен дә бердәй җәлеп итә, чөнки тәүге төркем өчен заманча ритм алымнары отышлы кулланылса, өлкәннәрне авторның яшәү тәҗрибәсе биек­легеннән чыгып тудырган моңлы образлары әсәрләндерә. Мәдәни ихтыяҗны менә шулай тоемлап, җыр тукымасын һәр буынга хас бизәкләргә төреп бирү нәтиҗәсендә җырлар да халыкка якынлаша.
Утыз елга якын иҗат гомерендә Мидхәт Әбделманов тарафыннан сүзләре һәм көйләре белән берлектә бер йөзгә якын җыр иҗат ителгән. Алар “Соң булса да, уң булсын...” (2010 ел) һәм “Җырга юл еракмы?” (2014) китапларында басылып чыкты, шунда ук ноталар да бирелде. Моннан тыш, иң популяр дип танылганнары күренекле җырчылар башкаруында видео һәм аудио тасмаларда клиплар сыйфатында дөнья күрде.
Тематикасы буенча авторның әдәби-музыкаль мирасы хәзер дә бай, иң мөһиме – ул даими тулыланып тора. Бу җәһәттән шуны билгелик: эзләнүчән авторның соңгы ун елдагы иҗатында яңа юнәлешләр дә төс­мерләнде. Атап әйткәндә, иҗат мәйданын киңәйтү максатында үзен музыкаль сәнгатьнең төрле жанрларында сынап карый башлады ул. Шушы максатта теге яки бу өлкәгә багышланган гимннар иҗат итүгә алынуы көтелмәгәнрәк килеп чыкты, әлбәттә. Грек теленнән “гимн” тәгъбире “тантаналы җыр” мәгънәсен бирә, музыкаль әсәр буларак, дәүләт яки социаль бердәмлек символы рәвешендә кулланыла. Төрки телле әдәбиятта, поэтик жанр буларак, “мәдхия” лирикасы билгеле, ул мактау алымнарын күпертеп куллануга корылган.
Әдәби иҗатка тәнкыйди реализм йогынтысында килеп, кырыс тормыш чынбарлыгы шартларында тәрбия­ләнгән шагыйрь Мидхәт Әбдел­мановны бу юнәлештәге иҗатка нәрсә этәрә соң? Әдәби алымнар кулланып, матурлыкны югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрү омтылышыдыр, әлбәттә. 2000 еллар башында күп кенә предприятие һәм оешмалар үзләрен күрсәтү, шулай ук хезмәтләрен рекламалау максатында җырлар яздыра башлады. Данлыклы “Красноусол” шифаханәсе җитәкчелеге шундый үтенеч белән Мидхәт Әбделмановка мөрәҗәгать итә.
— Санаторий директоры Фаяз Мәҗитов белән 90нчы еллар азагыннан бирле яхшы танышбыз, — дип искә ала Мидхәт ага. Бу шифаханәдә дә берничә тапкыр ял иткәнем булды. Шуңа да Красноусол санаторие турында җыр тиз туды, дип әйтергә мөмкин. Сүзләренең килешле, көе-моңы заманча рухта булуын да билгеләр идем. Санаторий коллективы күңеленә дә хуш килде әсәрем, аны биредәге үзешчән “Шифа” җыр ансамбле (мәдәни җитәкчесе — Кәбир Монасыйпов) тиз арада өйрәнеп тә алды. Санаторий турында төшерелгән музыкаль клипта да бик отышлы кулланылды җыр, аннары, танылу яулау белән, шифаханәнең рәсми гимнына әверелде. Гомумән, түбәндәге юллар һәркемне бүген дә шифаханәгә тартып тора:
Красноусол – шифа иле,
мактап туярлык түгел.
Күңелләрне җәлеп итә
шифалы зәңгәр күгең!
Беренче уңышлы тәҗрибә авторны иҗатка янә дә дәртләндереп җибәрә, нәтиҗәдә, Башкортстанның данлыклы шифаханәләренә багышланган яңа җырлар туа. Алар арасында иң уңышлылар исәбендә хәзерге чорда да “Янгантауга дан”, “Талкас”, “Танып” җырлары йөри. Бу урында сизгер күңелле шагыйрьнең туган як та­бигатенең матурлыгын барлык тулылыгы белән тотып алуына сокланмый мөмкин түгел. Баймак районындагы шул атамадагы күл буенда урнашкан “Талкас” шифаханәсе, әйләнә-тирә матурлыгы белән бергә, үзенә дәвалауда табигый чыганакларның киң кулланылуы белән дә җәлеп итә. “Янгантау” санаторие дә бай тарихка ия, шифалы суы һәм сихәтле парлары белән ул Русия күләмендә танылу алды. Шуңа да авторның “Шифалы да син, данлыклы да син, Янгантау!” дип мәдхия җырлавы тормышның үзеннән алынган. Әлеге шифаханәләр гимннары зур сәхнәгә Башкортстан һәм Татарстанда киң билгеле җырчы Рөстәм Асаев башкаруында чыгып, югары дәрәҗәдә танылу алды, әлбәттә. Әмма, кызганычка каршы, шифаханәләр җитәкчелеге әлеге мөмкинлекне санаторийга ял итүчеләрне җәлеп итү максатында тиешенчә файдаланмый, безнеңчә.
Ни хәл итәсең, югарыда телгә алынган бер китабына исемне “Җырга юл еракмы?” дип куйганда автор нәкъ шундыйрак хәл-вакыйгалар килеп туасын да күздә тоткандыр. Ләкин кү­ңелнең түреннән чыккан җырга һичбер нәрсә киртә була алмый, халыкка юлны барыбер яра ул. Моны Мидхәт Әбделмановның туган төбәгенә багышлап язган “Благовар” гимнының язмышы да раслый. Күптән билгеле: иҗат кешесе өчен туган төбәге – илһам чыганагы, иҗат үрләренә дә аны туган як табигате дәртләндерә. Мидхәт аганың җырларында туган як мо­тивларының өстенлеге дә шуннан, әлбәттә. Туып-үскән Яңыш авылына багышлап берничә җыр язуы да әлеге фикергә куәт.
2009 елда Благовар район Советы карары белән районның рәсми гимнын булдыру максатында иҗади конкурс игълан ителде. Туган төбәк җырчысы буларак, Мидхәт аганың да анда катнашырга теләк белдерүе табигый. Иҗади бәйгегә Рөстәм Асаев башкаруында “Благовар” җыры тәкъдим ителә. Әмма бюрократик киртәләр нәтиҗәсендә, конкурс комиссиясе таләпләре тулысынча үтәлсә дә, җырны рәсми рәвештә Благовар районы гимны итеп тану гына шактый сузылды. Ниһаять, 2021 елда гаделлек тантана итеп, өметләр акланды: Благовар район Советының махсус карары белән “Благовар” җыры район гимны статусына ия булып, тантаналы чараларда рәсми рәвештә башкарыла башлады.
Әйе, ватанпәрвәрлек рухы Мидхәт Әбделманов иҗатының чагу билге­ләренең берсе булып кала. “Башкортстан” җырында, мәсәлән, туган якка сөю хисләре барлык тулылыгында калку шигъри образлар белән чагылдырыла, автор аны “ил күгенең балкыган йолдызы” сыйфатында күрә, биредә “тугандаш милләтләр дан яулый хезмәттә”, шуңа да “җырымда да син, Башкортстаным”, дип ассызыклый.
Ил күләмендәге вакыйгалар агышы да шагыйрь игътибарыннан читтә калмый. Билгеле булуынча, 2013 елда Казанда дөньякүләм спорт бәйрәме — Универсиада үтте. Ил тормышындагы бу истәлекле вакыйга Мидхәт Әбделманов иҗатында шул исемдәге җырда чагылыш тапты. Татарстан АССРы оештырылуның 100 еллыгын исә “Ватаным Татарстан” җыры белән билгеләде. Хор коллективлары, шулай ук ялгыз җырчыларга исәпләнгән (“Универсиада”ны беренче булып Рөстәм Асаев башкарды) бу җырларда халыклар дуслыгы данлана, кешелек кыйммәтләренә мәдхия яңгырый.
Шагыйрь-композиторның иҗатына күзәтү ясаганда кайбер авторлар аның җырларының атамаларын респуб­ликаның географик картасына тиңли. “Акбирде”, “Бакалы”, “ Яңыш”, “Стәрле вальсы”, “Таңатар авылы”, “Ямакай” кебек гимн сыйфатларына ия бу җырларда һәр төбәк кабатланмас сыйфатлары белән ачыла.
Мидхәт Әбделманов иҗат иткән җыр-гимннарны янә бер төркемгә бүлеп тә карарга була. Аңа “Юлдаш” һәм “Шәрык” радиоканалларына, “Өмет” гәзитенә багышланган җыр­ларны кертеп булыр иде. Республика тормышында күренекле урын тоткан бу иҗади коллективларга мөнәсәбәтен шигьри юллар аша белдереп, милләткә хезмәткә зур көч салучыларны бай тойгылы җырлар белән дәртләндерә автор.
Мәкалә герое бер җырын гади генә итеп “Күңелең киң булса” дип исем­ләгән. Анда әлеге сыйфатка ия булган кешегә карата шундый төп нәтиҗә дә ясала:
Күңеле киң, теләге изге булса,
Кешенең йөзенә кояш нуры ята.
Мидхәт аганың үзенә дә турыдан-туры кагыла бу юллар.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас