+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 февраль 2022, 08:00

Мифлар һәм эпослар – халыкның рухи программасы

Бүген Русия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Евразия халыкларының эпик мирасы» күргәзмәсе ачылды.

Мифлар һәм эпослар – халыкның рухи программасыМифлар һәм эпослар – халыкның рухи программасы
Мифлар һәм эпослар – халыкның рухи программасы


Күргәзмәне ачу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, «Башкортстан халыклары ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина катнаштылар.
Азат Бадранов үзенең чыгышында тантанага җыелучыларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Хөкүмәт исеменнән Туган телләр көне белән котлады.
Күргәзмә белән З. Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк басмалар мөдире бүлеге Флүр Сибәгатов таныштырды.
Беренче тапкыр бер күргәзмәдә Башкортстанның Милли музее, М.В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее, Пермь туган якны өйрәнү музее, З. Вәлиди исемендәге Милли китапханә, Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең фәнни архивы, "Урал" халык сәнгате галереясе, "Агыйдел" башкорт сәнгать һөнәрләре, Республика халык иҗаты үзәге куйган матди һәм рухи мәдәният тупланмалары экспонатлары күрсәтелә.

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас