+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәдәният һәм сәнгать
21 февраль 2022, 10:10
Туган телләр чәчәк атсын!
Бүген Республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов Башкортстанда Русия халыкларының мәдәни мирас елына һәм Туган телләр көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәрү турында чыгыш ясады.
Туган телләр чәчәк атсын!
- Бүген Русия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Евразия халыкларының эпик мирасы» күргәзмәсе ачылды. Аны без ел саен 21 февралдә үткәрелгән Халыкара туган телләр көненә багышладык. Эпидемиологик хәл аркасында күп кенә чаралар онлайн үтте.
Социаль челтәрләрдә Рәми Гариповның шигырьләрен яттан сөйләү флешмобы башланды. Шулай ук, "Минем Рәми" проекты Башкортстан "Юлдаш" телевидениесендә старт алды. Төбәктә Башкорт википедиячеләре форумы оештырылды. Бүген кич Конгресс-Холлда - "Урал батыр" эпосын өйрәнү буенча төбәкара конференция, ә республика мәктәпләрендә тематик ачык дәресләр үтә.
Башкортстанда 77 уникаль үрнәкне туплаган матди булмаган мәдәни мирас объектлары реестырын нык кына тулыландырырга уйлыйбыз. Республикабызның тәүгеләрдән булып шушы өлкәне җайга салу өчен норматив акт кабул итүен, бүген бу параметрлар Федерация Советы дәрәҗәсендә каралуын билгеләп үтәргә кирәк, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов үзенең чыгышында.
Фото:
https://milliard.tatar
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"